Сәлах Атнагулов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәлах Атнагулов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
Ryanag (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кагылган
Юл номеры - 71: Юл номеры - 71:
[[Төркем:Революционерлар]]
[[Төркем:Революционерлар]]
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклеләре]]

13 сен 2020, 04:12 юрамасы

Сәлах Атнагулов
Файл:С.С.Атнагулов.jpg
Туган телдә исем Сәлахетдин Садри улы Атнагулов
Туган 1893(1893)
Уфа губернасы Бәләбәй өязе Суккул авылы
Үлгән 16 август 1937(1937-08-16)
Мәскәү
Яшәгән урын Юшков йорты[1]
Фатыйх Кәрим урамы[2]
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе[3]
Һөнәре инкыйлабчы, сәясәтче, мөхәррир
Эш бирүче «Кызыл Армия»[3], «Кызыл яу»[3], «Эшче»[3] һәм «Ватаным Татарстан»[3]
Җефет Зөһрә Сөләйман кызы Мостафина
Балалар улы Вил Мостафин, кызлары

Сәлах Атнагулов, Сәлахетдин Садри улы Атнагулов, баш. Сәләхетдин Саҙрый улы Атнағолов, рус. Атнагулов Салах Садреевич — инкыйлабчы, сәясәтче, татар телендә чыккан күп санлы газеталарның мөхәррире [4], язучы.

Тәрҗемәи хәле

1893 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Ярмәкәй районы) Суккул авылында туган. 7 яшендә авыл мәдрәсәсендә укый башлаган. 1911 елда урыс-чуаш мәктәбен тәмамлый. Шул ук елның көзендә укытучылар семинариясенә укырга керә. Соңрак Русиядә иң дәрәҗәле мөселман уку йортларының берсе булып саналган «Галия» мәдрәсәсенә керә. Мәдрәсәне тәмамлагач, үзе теләп, Тамбу губернасының бай татар авылы Әҗегә укытучы булып китә.

Октябрь инкыйлабы

1917 елгы җәйге каникул вакытында Уфа губернасында кайнап торган инкыйлаби вакыйгалар уртасында кала. Уфада татар телендә чыккан «Ирек» газетасы тирәсенә тупланган татар сул эсерларының платформасын якын күрә.

Идел-Урал штаты

1917 елның ноябрьдекабрь айларында Урал һәм Идел буе төрки-татар халкының Милли мәҗлесе эшендә катнаша. Мохтариятлы Идел-Урал штатын тормышка ашыру буенча коллегия (КУВШ) баш сәркатибе була. «Штаттагы хакимият турында» дигән резолюциягә беренче пунктны «Идел-Урал штатында хакимият милли-пропорциональ принцип буенча сайланган эшче-солдат һәм крестьян шуралары кулында булырга тиеш» дип язарга тәкъдим итә. «Корылтай» газетасында 1918 елның 17 февралендә «штатның милли-пропорциональ принцип буенча сайланган шуралар нигезендә төзелүе» игълан ителә. Милли мәҗлес катгый рәвештә канәгатьсезлек белдерә:

« Конференция чакырылганчы ук, Идел-Урал штатының Шуралар җөмһүрияте эченә керүен хәл кылып, коллегия штатның дәүләтчелек төзелеше нигезләре турында Милли мәҗлеснең карарын тамырдан боза[5] »

Ватандашлар сугышы

1918 елның язы һәм җәендә Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариаты вәкиле була. Атаман Дутовның ак казаклар фетнәсе башлану белән аны дошман тылына башкорт отрядларын көрәштән чыгарырга (нейтральләштерергә) һәм аларны шуралар ягына чыгарга үгетләү өчен җибәрәләр. Аннан соң 5нче армиянең сәяси бүлеге татар телендә чыгарган «Кызыл яу» газетасы мөхәррире булып эшли. Колчак гаскәрен тар-мар иткәннән соң, Мәскәүдә РКП (б) үзәк комитеты каршындагы шәрык халыкларының үзәк бюросында хәрби инструктор була. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе карамагына күчкәч, татар телендә чыгучы «Кызыл Армия» газетасына мөхәррир итеп билгеләнә.

ТАССР төзелү

Кулга алынуга кадәрге 6 ел эчендә фәнни-педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, Татар педагогия институтында укыта, татар әдәби теле орфографиясе буенча хезмәт яза.

Хезмәтләре

Шәрекъ хатын-кызлары һәм иҗтимагый революция. Казань, 1921; Кечкенә шахтёр. Казан, 1925; Гарантияле мәхәббәт. Казан, 1927; Татар хатыны элек һәм хәзер. Казан, 1927; Каф тавы артында. Казан, 1928; Татар әдәби теленең орфографиясе. Шушы елның 19 маенда булачак конференциягә каратыла. Казан, 1929; Әлифбадан соң уку китабы. Казан, 1935. 1 нче кис. (автордаш); Татар теле дәреслеге. Казан, 1935. 2 нче кис. (автордаш).[6]

Сәяси репрессия

1936 елда «икейөзле троцкийчылар белән элемтәдә торуы, бу фактны фирка оешмасыннан яшереп калуы һәм бу турыда аңлатма биргәндә эчкерсезлек күрсәтмәве өчен» фиркадән чыгаралар. 1936 елның 2 сентябрендә «Шураларга каршы троцкийчы милләтчеләр оешмасы әгъзасы» дип хөкемгә тартыла. 1937 елның 16 августында атып үтерелә.

Кызыклы факт

Ибраһим Сәлахов «Тайгак кичү» әсәрендә Сәлах Атнагулов язмышын да тасвирлый.

Әдәбият

  1. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991 ISBN 5-298-00652-3

Сылтамалар

Искәрмәләр