Василий Горохов (педагог): юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к clean up, replaced: Өркет → Иркутск (2) using AWB Тамга: кире кагылган |
к →Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы: clean up, replaced: урыс → рус (2) using AWB Тамга: кулдан кире кайтару |
||
Юл номеры - 35: | Юл номеры - 35: | ||
== Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы == |
== Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы == |
||
* [[1939]] «''[[Идел|Идел буе]] [[татар]]ларына карата царизмның мәктәп өлкәсендә |
* [[1939]] «''[[Идел|Идел буе]] [[татар]]ларына карата царизмның мәктәп өлкәсендә руслаштыру сәясәте''» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Фәнни хезмәттә [[патша]] хөкүмәтенең [[мәгариф]] өлкәсендә рус булмаган халыкларга карата дискриминациясе тәнкыйтьләнә. |
||
* [[1948]] «''[[XIX гасыр]]да һәм [[XX гасыр]] башында [[Идел|Идел буе]] [[татар]]лары арасында уку-укыту эшләре''» темасына докторлык диссертациясе яклый. Фәнни хезмәттә [[татар]]ларда [[мәгариф]] [[тарих]]ы анализлана. |
* [[1948]] «''[[XIX гасыр]]да һәм [[XX гасыр]] башында [[Идел|Идел буе]] [[татар]]лары арасында уку-укыту эшләре''» темасына докторлык диссертациясе яклый. Фәнни хезмәттә [[татар]]ларда [[мәгариф]] [[тарих]]ы анализлана. |
||
26 окт 2020, 15:55 өчен соңгы юрама
Василий Горохов | |
---|---|
Туган телдә исем | Василий Михаил улы Горохов |
Туган | 1 март 1891 Вятка губернасы Алабуга өязе Олы Елау авылы |
Үлгән | 7 октябрь 1960 (69 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Зур Кызыл урам, 59[1] Үзәк керәшен татар мәктәбе бинасы[2] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия→ ССРБ |
Әлма-матер | Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе, Казан укытучылар семинариясе[d] һәм Иркутск дәүләт университеты |
Һөнәре | педагог-галим |
Эш бирүче | Казан дәүләт консерваториясе |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогика фәннәре докторы[d] һәм фәннәр докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Василий Горохов (Василий Михаил улы Горóхов, рус. Василий Михайлович Горóхов) — педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт педагогия институты проректоры (1956-1960), кафедра мөдире (1952-1956), педагогика факультеты деканы (1930-1951). Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы (1948).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1891 елның 1 мартында Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзеге ТР Алабуга районы) Олы Елау авылында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Казан үзәк керәшен-татар мәктәбен, Казан укытучылар семинариясен, Иркутск университетының философия-педагогия факультетын (1922) тәмамлаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1911 Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзер Кукмара районы) Янил авылында ике класслы мәктәптә укыта.
- 1922-1930 Казан керәшен педагогия техникумында укыта.
- 1930 елдан Казан дәүләт педагогия институтында укыта: 1930-1951 педагогика факультеты деканы, 1952-1956 педагогика һәм психология кафедрасы мөдире, 1956-1960 фән эшләре буенча проректор.
- Бер үк вакытта Казан дәүләт консерваториясендә укыта.
Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1939 «Идел буе татарларына карата царизмның мәктәп өлкәсендә руслаштыру сәясәте» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Фәнни хезмәттә патша хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендә рус булмаган халыкларга карата дискриминациясе тәнкыйтьләнә.
- 1948 «XIX гасырда һәм XX гасыр башында Идел буе татарлары арасында уку-укыту эшләре» темасына докторлык диссертациясе яклый. Фәнни хезмәттә татарларда мәгариф тарихы анализлана.
Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- В.М. Горохов — Габдулла Тукайның педагогик карашларын беренчеләрдән булып өйрәнгән педагог-галим.
- Татар мәгарифенең тарихы, күренекле татар педагоглары, хатын-кыз педагогларның эшчәнлеге турында яза.
- Бала тәрбиясендә мәктәп һәм гаиләнең бергәләп эшләү мәҗбүрилеген ассызыклый.
Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Идел буе татарларына карата царизмның мәктәп өлкәсендә реакцион сәясәте. Казан, 1941.
- Хәрби чор шартларында Куралово балалар йортында хезмәт тәрбиясе бирү. Казан, 1943.
- XIX гасырда һәм XX гасыр башында Идел буе татарлары арасында уку-укыту эшләре. Казан, 1947.
- Психология һәм педагогика буенча русча-татарча терминнар сүзлеге. Казан, 1950.
- ТАССРда халык мәгарифе үсеше (автордаш). Казан, 1958.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Л. Мортазина. Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы. «Мәгариф», 2015 ел, № 7.
- Педагогическая энциклопедия. Том 1 (Баш мөхәррирләре - А.И. Каиров и Ф.Н. Петров). М, «Советская Энциклопедия», 1964.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.
- ↑ Государственный архив Республики Татарстан