Иске йолалык: юрамалар арасында аерма
к clean up using AWB Тамга: кире кагылган |
|||
Юл номеры - 20: | Юл номеры - 20: | ||
*Диндәшлеклеләр |
*Диндәшлеклеләр |
||
[[Казан]] шәһәрендә Иске йолалык төп чиркәве - [[1909]] елда ачылган [[Казан Покрау чиркәве]], аның гамәлдәге |
[[Казан]] шәһәрендә Иске йолалык төп чиркәве - [[1909]] елда ачылган [[Казан Покрау чиркәве]], аның гамәлдәге яписᴋебы — Евфимий (Дубинов). |
||
== Тарих == |
== Тарих == |
||
[[1682]] елда Никон яклы |
[[1682]] елда Никон яклы яписᴋеплар [[Мәскәү]] Җыенынан соң иске йолалык тарафдарлары эзәрлекләнә башлый, аларга каршы төрле бастыру чаралары, җәзалау ысуллары да кулланыла. |
||
Күп иске йолалыклылар [[Себер]]гә, Төньяк [[Русия]]гә (Соловки) качарга мәҗбүр була, күп кеше үтерелә, Никон яклы тарафдарларына бирешмәс өчен үз-үзен яндыра, ләкин чигенми. |
Күп иске йолалыклылар [[Себер]]гә, Төньяк [[Русия]]гә (Соловки) качарга мәҗбүр була, күп кеше үтерелә, Никон яклы тарафдарларына бирешмәс өчен үз-үзен яндыра, ләкин чигенми. |
||
Юл номеры - 36: | Юл номеры - 36: | ||
== Сылтамалар == |
== Сылтамалар == |
||
* [http://www.staroobrad.ru «СОВРЕМЕННОЕ ДРЕВЛЕПРАВОСЛАВИЕ» — Портал о современном |
* [http://www.staroobrad.ru «СОВРЕМЕННОЕ ДРЕВЛЕПРАВОСЛАВИЕ» — Портал о современном старообрәдчестве всех согласий] |
||
* [http://www.archipelag.ru/ru_mir/volni/religio_voln/russian_diaspora/ Русская |
* [http://www.archipelag.ru/ru_mir/volni/religio_voln/russian_diaspora/ Русская старообрәдческая диаспора в странах дальнего зарубежья] |
||
* [http://www.pereplet.ru/text/estafiev12jun02.html |
* [http://www.pereplet.ru/text/estafiev12jun02.html yчьıpᴋ о жизни старообрәдцев в США] |
||
* [http://www.sobornik.ru Соборник. Собрание книг кириллической печати. Отсканированные страницы старопечатных книг] |
* [http://www.sobornik.ru Соборник. Собрание книг кириллической печати. Отсканированные страницы старопечатных книг] |
||
* [http://kve-rpsc.ru/ Казан-Нократ епархиясе сайты] |
* [http://kve-rpsc.ru/ Казан-Нократ епархиясе сайты] |
||
* [http://rpsc.ru/news/kazan_2015/ |
* [http://rpsc.ru/news/kazan_2015/ мәтрaн Корнилийның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы] |
||
[[Төркем:Православие]] |
[[Төркем:Православие]] |
28 окт 2020, 02:57 юрамасы
Иске йолалык яки Борынгы православие, Иске тәртип православиесе — 1650-1660 елларда патриарх Никон һәм патша Алексей Михаил улы үткәргән чиркәү реформасын кабул итмәгән рус православие чиркәвенең дини оешмалар җыелмасы.
Никон үткәргән чиркәү реформасы рус Чиркәве, юнан Чиркәве, ә беренче чиратта Константинополь Чиркәве дини тартибен бердәйләштерү максатыннан ясалган булган.
Дини реформа рус Чиркәвен аера. 1905 елның 17 апреленә кадәр Рәсәй империясендә иске йолалык тарафдарлары "таркатучылар" (раскольниклар) дип йөртелә.
1971 елда Мәскәү патриархаты үз карашын иске йолалык тарафдарларына карата йомшарта һәм аларга каршы ләгънәтләрне (анафемалар) юкка чыгара.
Ләгънәтләрне юкка чыгару Рус Православие Чиркәве һәм Иске Йолалык Православие Чиркәве арасындагы евхаристик аралашуны торгызмаган. Иске йолалык тарафдарлары тик үзен тулы мәгънәдәге православилеләр булып саныйлар, ә Мәскәү патриархатындагы Рус Чиркәвенә "читләтеп чиркәү" буларак карыйлар.
Иске йолалык бер агымы - попчычар (поповцы) Мәскәү патриархатындагы Рус Чиркәвен "икенче дәрәҗәдәге еретик" дип саный, попсызчылар (безпоповцы) Мәскәү патриархатындагы Рус Чиркәвен "беренче дәрәҗәдәге еретик" дип саный (иске йолалыкка керү өчен яңадан чукындыру кирәк).
Рәсәйнең иң зур иске йолалык берләшмәсе - Рус православие иске йолалык чиркәве, ул попчылар агымына карый.
Төп агымнар
- Попчылар
- Попсызчылар
- Диндәшлеклеләр
Казан шәһәрендә Иске йолалык төп чиркәве - 1909 елда ачылган Казан Покрау чиркәве, аның гамәлдәге яписᴋебы — Евфимий (Дубинов).
Тарих
1682 елда Никон яклы яписᴋеплар Мәскәү Җыенынан соң иске йолалык тарафдарлары эзәрлекләнә башлый, аларга каршы төрле бастыру чаралары, җәзалау ысуллары да кулланыла.
Күп иске йолалыклылар Себергә, Төньяк Русиягә (Соловки) качарга мәҗбүр була, күп кеше үтерелә, Никон яклы тарафдарларына бирешмәс өчен үз-үзен яндыра, ләкин чигенми.
Борынгы православие тарафдарлыннан күп күренекле шәхесләр, аеруча күп сәүдәгәрләр чыкканнар:
- Павел Третьяков - Третьяков галереясенә нигез салучы
- Савва Морозов — Русия күренекле эшкуары, иганәче.
Моны да карагыз
Сылтамалар
- «СОВРЕМЕННОЕ ДРЕВЛЕПРАВОСЛАВИЕ» — Портал о современном старообрәдчестве всех согласий
- Русская старообрәдческая диаспора в странах дальнего зарубежья
- yчьıpᴋ о жизни старообрәдцев в США
- Соборник. Собрание книг кириллической печати. Отсканированные страницы старопечатных книг
- Казан-Нократ епархиясе сайты
- мәтрaн Корнилийның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы