Мөфтәдин Гыйләҗев: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөфтәдин Гыйләҗев latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: Русия → Россия using AWB
Юл номеры - 12: Юл номеры - 12:
|Үлү урыны =
|Үлү урыны =
|Еллар = 1970 — {{х.в.}}
|Еллар = 1970 — {{х.в.}}
|Дәүләт = {{байраклаштыру|ССРБ}}→<br/>{{байрак|Русия}} [[РФ]]
|Дәүләт = {{байраклаштыру|ССРБ}}→<br/>{{байрак|Россия}} [[РФ]]
|Һөнәрләр = [[композитор]]
|Һөнәрләр = [[композитор]]
|Моң =
|Моң =

30 окт 2020, 22:55 юрамасы

Мөфтәдин Гыйләҗев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Мөфтәдин Мөгави улы Гыйләҗев

Туу көне

1 июль 1938(1938-07-01) (85 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Түбән Аташ

Үлү көне

22 апрель 2021(2021-04-22)[1] (82 яшь)

Үлү урыны

Дүртөйле, Башкортстан, Россия[1]

Эшчәнлек еллары

1970 — х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

композитор

Кораллар

баян

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре;
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Муфтадин Гилязов

Википедиядә Гыйләҗев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Мөфтәдин Гыйләҗев, Мөфтәдин Мөгави улы Гыйләҗев (1938 елның 1 июле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Түбән Аташ) — мәдәният хезмәткәре, композитор, баянчы, татар һәм башкорт эстрадасында популяр булган җырлар авторы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). Дүртөйле районының шәрәфле ватандашы.

Тәрҗемәи хәле

1938 елның 1 июлендә Башкортстан АССР Дүртөйле районы Түбән Аташ авылында туган. Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган (1969).

1958 елданКушнаренко, 1966 елданЧакмагыш, 1975 елданИлеш районнары мәдәният йортларының баянчы-аккомпаниаторы.

19761999 елларда Дүртөйле шәһәренең мәдәният һәм техника сараеның сәнгать җитәкчесе, Дүртөйле шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге агиткултьбригадасының өлкән методисты.

Иҗаты

1960-елларда җырлар яза башлый. 400 дән артык җыр, вальс, бию көе, марш иҗат иткән. Биш җыр китабы дөнья күргән: «Сарманай» (Уфа, 1993), «Әле дә дуслар бар әле» (1993), «Күңелем моңнары» (2007) һ. б. Туган якка мәхәббәт, туган як табигатенә соклану белән сугарылган, якыннарга багышлап язылган җырлары тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. «Сарманай» (Вил Казыйханов сүзләренә), «Сагындыра туган як» (Риф Мифтахов сүзләренә), «Әрем исе, әрем тәме» (Роберт Миңнуллин сүзләренә), «Мин әнкәемне төшемдә күрдем», «Минем кадерлеләрем» (икесе дә — үз сүзләренә) һ. б. җырлары заманында хитка әверелгән.

Роберт Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева, Вил Казыйханов, Риф Мифтахов, Марсель Сәлимов, Эльверт Хәмәтшин, Уран Кинҗәбулатов, Муса Сираҗи, Венера Каһирова һ. б. шагыйрьләр сүзләренә язылган җырлары Илфак Смаков, Зәки Мәхмүтов, Фән Вәлиәхмәтов, Зөһрә Сәхәбиева, Фәнүнә Сираҗетдинова, Асия Смакова, Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Асаев һ. б. билгеле җырчыларның репертуарына кергән[2].

Мәскәү (Мәскәү кремле Съездлар сарае, ВДНХ), Казан, Петербург, Сембер, Кишинёв, Түбән Варта, Мурманск һ. б. шәһәрләрдә чыгыш ясый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1984 — БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре[3]
  • 1993 — БР атказанган сәнгать эшлеклесе[4]

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр