Радий Хәбиров: юрамалар арасында аерма
к clean up, replaced: Русия → Россия (4) using AWB |
Рөстәм Нурыев (бәхәс | кертем) |
||
Юл номеры - 64: | Юл номеры - 64: | ||
== Гаиләсе == |
== Гаиләсе == |
||
Беренче хатыны Лариса (Лукьянова), ''юрист'', ''[[кыз]]лары'' Светлана (Кәримова), Рита (''1987-2013'').<br/> |
Беренче хатыны Лариса (Лукьянова), ''юрист'', ''[[кыз]]лары'' Светлана (Кәримова), Рита (''1987-2013'').<br/> |
||
Икенче хатыны Каринэ (Хәбирова), ''[[ул]]лары'' Фәрит. |
Икенче хатыны Каринэ (Хәбирова), ''[[ул]]лары'' Фәрит һәм Тимер (2021) <ref>[https://www.bashinform.ru/news/1550960-stalo-izvestno-kak-radiy-khabirov-nazval-svoego-syna/ Стало известно, как Радий Хабиров назвал своего сына.] [[Башинформ]]. 26 января 2021.</ref>. |
||
Милләте төгәл билгеле түгел. [[Башкортлар|Башкорт]], [[Татарлар|татар]], [[татарлар]]ның этник төркеменнән (''[[Типтәрләр|типтәр]], [[мишәрләр|мишәр]]ләрләрдән'') чыгуы мөмкин{{чыганагы}}. |
Милләте төгәл билгеле түгел. [[Башкортлар|Башкорт]], [[Татарлар|татар]], [[татарлар]]ның этник төркеменнән (''[[Типтәрләр|типтәр]], [[мишәрләр|мишәр]]ләрләрдән'') чыгуы мөмкин{{чыганагы}}. |
26 гый 2021, 17:40 юрамасы
Радий Хәбиров | |
---|---|
Башкортстан Республикасы Башлыгы | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 8 сентябре | |
Башкортстан хөкүмәте башлыгы | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 28 октябре | |
Туган | 20 март 1964 (60 яшь) Ишембай районы, БАССР |
Әни | Разия Исхаковна Хабирова[d] |
Әти | Фарит Барыевич Хабиров[d] |
Белем | Башкорт дәүләт университеты һәм Билкәнт университеты[d] |
Википедиядә Хәбиров фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Радий Хәбиров, Радий Фәрит улы Хәбиров, баш. Радий Фəрит улы Хəбиров, рус. Хабиров Радий Фаритович (1964 елның 20 марты, БАССР, Ишембай районы, Сайран) — РФ һәм БР дәүләт эшлеклесе, БР президенты администрациясе башлыгы (2003, октябрь-2008), РФ президентының эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары (2009—2016, сентябрь), БР Башлыгы (2019 елның 8 сентябреннән (2018 елның 11 октябреннән — в.в.б.)[1], Башкортстан хөкүмәте башлыгы (2019 елның 28 октябреннән)[2], юридик фәннәр кандидаты, БР атказанган юристы, классик һәм грек-рим көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат. 2нче класслы РФ дәүләт киңәшчесе (2009)[3]. Хокук гыйлеме буенча 30лап фәнни хезмәт авторы.
Тәрҗемәи хәле
1964 елның 20 мартында БАССР Ишембай районы Сайран авылында укытучылар гаиләсендә өченче бала булып туган. Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын (1998), Төркиянең Билкәнт университетында магистратура (Әнкара, 1994) тәмамлаган. БДУда «Россия Федерациясендә уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукның барлыкка килүе һәм үсеше» (рус. Становление и развитие права на благоприятную окружающую среду в Российской Федерации) темасына юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган (1998, фәнни җитәкчесе проф. Фәнис Раянов)[4]. Хәрби хезмәттә булган (1982-1984).
Хезмәт юлы
- 1981—1982 елларда Ишембай транспорт машина төзелеше заводында фрезерлаучы өйрәнчеге.
- 1989 елдан БДУ юридик факультетында: дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы ассистенты, БДУ студентларының һөнәри берлеге рәисе (1989—1992), өлкән укытучы (1994-1998), юридик факультет деканы урынбасары, доцент (1998—2002), БДУ хокук институты директоры в.б., директоры (2002—2003).
- 2003, сентябрь—2008, июль — БР президенты администрациясе җитәкчесе. «Торак һәм күчемсез милек белән махинация ясавы, декларациясендә шәхси милкен тулысынча күрсәтмәве өчен», Мортаза Рәхимов тарафыннан эшеннән бушатыла [5][6] .
- 2008, август—декабрь — РФ президенты эчке эшләр идарәсенең РФ Федераль җыены, сәяси фиркаләр һәм Иҗтимагый пулат (2014 елга кадәр) белән багланышлар департаменты директоры.
- 2009—2016, сентябрь — РФ президентының эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары. 2016 елның 19 сентябрендә әлеге вазифадан китү турында гариза яза[7][8].
- 2017—2018 — Красногорск шәһәр округы башлыгы.
- 2018 елның 11 октябреннән — БР Башлыгы вазыйфасын башкаручы.
- 2019 елның 8 сентябреннән — БР Башлыгы[9].
- 2019 елның 28 октябреннән — Башкортстан хөкүмәте башлыгы[10].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Беренче хатыны Лариса (Лукьянова), юрист, кызлары Светлана (Кәримова), Рита (1987-2013).
Икенче хатыны Каринэ (Хәбирова), уллары Фәрит һәм Тимер (2021) [11].
Милләте төгәл билгеле түгел. Башкорт, татар, татарларның этник төркеменнән (типтәр, мишәрләрләрдән) чыгуы мөмкин[чыганагы?].
Радий Хәбиров:
Мин мөселман һәм дингә ышанам. Тик шулай кызык килеп чыкты, минем өч балам да — православие динендә[12]
Эшчәнлекне бәяләү
Уңай
Тискәре
- «Абдрахман» башкорт халык җырында "Якын күргән дустан да яманы юк, Авыр чакта сиңа ят булса" сюжеты Радий Хәбиров тарафыннан Куштау шиханын юкка чыгару карарына (2018) охшаш[чыганагы?]. 2018 ел ахырында Башкортстан Хөкүмәте «Башкортстан сода компаниясе» чималын эшләү өчен кушарга дигән карар кабул итте [13]. Моннан алда Р. З. Хәмитов Башкортстан икътисадын диверсификацияләү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, барлык шиханнарны эшләнмәләренә каршы кискен сүзләр әйтте (компанияне сода алуның фәнни алымнарына стимуллаштыру күздә тотыла иде).
Сылтамалар
- «ВК» шәхси сәхифәсе
- «Фейсбук»та шәхси сәхифәсе
- Р.Ф. Хәбиров ВИПЕРСОН сайтында
- Азат Бадранов. Перемены в Башкирии. интернет-журнал «Рабкор»,14.10.2018 (рус.)
Искәрмәләр
- ↑ Азатлык радиосы
- ↑ Оперативное совещание в Правительстве Республики Башкортостан: прямая трансляция 28 октября 2019 года
- ↑ РФ президенты указы № 570 07.05.2009
- ↑ Диссертациясе турында мәгълүмат
- ↑ Радиоактивный Радий. «Трибуна Башкирии» яңалыклар порталы. 18.11.2011
- ↑ Бывшего главу администрации Рахимова исключили из «Единой России»…
- ↑ Радий Хәбиров сайлаулардан соң Дәүләт думасы кураторы вазифасыннан китә(рус.)
- ↑ Песков подтвердил уход Хабирова из Кремля
- ↑ Хабиров по результатам обработки 100% бюллетеней победил на выборах главы Башкирии. interfax-russia.ru, 09.09.2019(рус.)
- ↑ Радий Хабиров определил структуру Правительства Башкортостана. Правительство Республики Башкортостан. Официальный сайт, 28.10.2019(рус.)
- ↑ Стало известно, как Радий Хабиров назвал своего сына. Башинформ. 26 января 2021.
- ↑ О чем Радий Хабиров рассказал федеральному телеканалу. Главное. bashinform.ru, 24.10.2018(рус.)
- ↑ BSK and Radiy Khabirov agreed on the solution of commodity problems of an enterprise
- 20 март көнне туганнар
- 1964 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ишембай районында туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Юридик фәннәр кандидатлары
- Россия сәясәтчеләре
- Башкортстан сәясәтчеләре
- Башкортстанның беренче җитәкчеләре
- Башкортстанның атказанган юристлары
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- Башкортстан хөкүмәте башлыклары