Кан: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кан latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Gerakibot (бәхәс | кертем)
к робот кушты: gu:રક્ત
SieBot (бәхәс | кертем)
к робот кушты: am:ደም
Юл номеры - 17: Юл номеры - 17:


[[af:Bloed]]
[[af:Bloed]]
[[am:ደም]]
[[an:Sangre]]
[[an:Sangre]]
[[ar:دم]]
[[ar:دم]]

21 июн 2010, 12:37 юрамасы

Бармактагы ярадан чыккан капилляр каны

Кан – тәннең күзәнәкләрен кирәкле матдәләр белән тәэмин итүче һәм организмнан чүпләрне чыгаручы сыекча. Ул инфекцияләр белән көрәшә һәм зарар килгән кан күзәнәкләрен торгыза.

Тәндә кан артерияләр, веналар һәм капиллярлар буенча хәрәкәт итә. Ул күзәнәкләргә туклыклы матдәләр, кислород китерә, метаболизм калдыкларын чыгара. Кан тәннең температурасын бер дәрәҗәдә тотып торырга ярдәм итә, инфекцияләр белән көрәшә һәм зарарланган кан тамырларын тазарта.

Канның составы

Умырткалыларда кан плазма белән кан күзәнәкләреннән тора. Канның яртысыннан артыгын тәшкил итүче плазманың зур өлеше (күләм буенча 90%) судан тора. Плазма үз эченә эрегән аксымнар, глюкоза, минераль ионнар, гормоннар, CO2 (плазма – күзәнәкләрдән чүп чыгарудагы төп чара), тромбоцитлар һәм кан күзәнәкләрен алып тора.

Human blood smear:
a – эритроцитлар; b – нейтрофиль гранулоцитлар;
c – эозинофиль гранулоцитлар; d – лимфоцитлар.

Күләм буенча плазма канның 54.3%, эритроцитлар 45%, лейкоцитлар 0.7% алып тора.


Канның оюы

Кан тамырлары җәрәхәтдәнгәндә, канның агуы тоткарлый торган куерык – тромб хасил итеп, кан ойый. Куерык акрынлап тыгызлана һәм кан тамырының зарарланган урынын томалап, кан агуын туктата. Вакыт үтү белән кан тамыры элекке хәленә кайта, ә тромб суырылып бетә. Тромбның нигезен эреми торган җепселле аксым фибрин тәшкил итә, ул плазмада эрегән фибриноген аксымыннан хасил була. Фибрин хасил булсын өчен, канда үзенә бертөрле матдәләрнең булуы кирәк. Бу матдәләр кан пластинкалары, кан тамырлары, алар тирәсендәге тукымалар зарарланганда хасил булалар. Фибрин җепселләре арасында куерыкка кызыл төс бирүче кан күзәнәкләре тотылып кала. Куерык 3 – 8 минут дәвамында хасил була. Кан ою – организмның кан югалтудан саклый торган саклагыч җайлашуы.