Гыйбадәт (Ислам): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйбадәт (Ислам) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «Гыйбадәт (гарәп. العبادة, al-ibadah) - гарәп теленнән коллык дип тәрҗемә ителә. Ислам тәгълимәтенә курә,...»
(аермасы юк)

22 июн 2010, 17:02 юрамасы

Гыйбадәт (гарәп. العبادة, al-ibadah) - гарәп теленнән коллык дип тәрҗемә ителә. Ислам тәгълимәтенә курә, Аллаһ Тәгалә каршында үзеңнең коллыгыңны курсәтә торган гамәлләр.

Билгеләмәсе буенча гыйбадәт - Аллаһ Тәгалә сөйгән һәм риза булган, яшерен һәм ачык рәвештә башкарыла торган сүзләр һәм гамәлләр.

Гыйбадәтнең мәгънәсен бер сүз белән әйтсәк, ул – «коллык кылу». Әлбәттә бер Аллаһ Тәгаләгә генә кол булу тиешле. Чөнки безне барлыкка китергән, безне тәрбияләп торган, бездән җавап алучы бердәнбер зат Аллаһ Тәгалә. Мөселман Аллаһтан башкага кол булудан саклана, бер Аллаһны гына тулы Хуҗа һәм гыйбадәткә лаеклы дип белә. Ничек Аллаһ Тәгаләгә коллыгыбызны күрсәтергә? Без аны Коръәннән, Мөхәммәд галәйһиссәләм сөйләгән хәдисләрдән беләбез. Менә кайберләре: Яшерен рәвештә үтәлә торган гыйбадәтләр: өметләнү, ярату, курку, сабыр булу, тәвәккәлләү, инану, шөкер итү, ризалык һәм канәгатьлек хисләре белдерү кебек. Ачык рәвештә кылынган гамәлләр һәм сүзләр: намаз, ураза, садака, хаҗ кылу, зикер әйтү, дога кылу, дәгъват кылу, изгелеккә өндәү, начарлыктан тыю, кешегә ярдәм итү кебек. Гыйбадәт кабул булу өчен шартлар:

• Ихласлык. Ягъни, гыйбадәт Аллаһның ризалыгын өмет итеп кылынырга тиеш. Башка максат белән гыйбадәт кылуны пәйгамбәребез кече ширек дип атады. Аның хәдисендә килә: «Яшерен теләк белән рия ширектер». Яшерен теләк дип ниндидер бер дөньяви мак¬сатларны күз алдында тотып гыйбадәт кылуга әйтелә. Рия дип, гыйбадәтне һәм башка эшләрне кешеләргә күрсәтү өчен кылуга әйтелә. Хәдиснең мәгънәсе шул: әгәр гыйбадәт кылудан булган ниятегез нинди дә булса дөньяви максатка ирешү, яки кеше күзенә ях¬шы булып күренү, башка затның игътибарын үзеңә юнәлтү икән, бу нәрсә Аллаһы Тәгаләгә ширек кату белән бәрабәр була. «Аллаһы Тәгалә: «Мин ширек кылучы кешеләрнең ширекләренә бер дә мохтаҗ түгел. Кем бер гамәл кылса, ул гамәлендә Минем белән Миннән башканы тиңдәш кылса, Мин аның гамәлен дә, узен дә ташладым» - дип әйтә». (кудси хәдис). Бу хәдистәге «ширек»нең мәгънәсе «рия».

• Пәйгамбәребезгә иярү. Ягъни ниндидер гамәл пәйгамбәребез тарафыннан өйрәтеп калдырылган булса гына гыйбадәттән санала, әгәр аны , әгәр киресенчә икән, ул гамәл бидгать дип атала. Пәйгамбәребезнең хәдисендә килә: «Без кушмаган эшне эшләгән кешенең гамәле кире кагылыр (кабул булмас)». Икенче бер хәдистә: «Һәр яңалык бидгать, һәр бидгать адашу», - диелә.

Гыйбадәт нәрсәгә нигезләнә?

Гыйбадәтнең чыганагы өчәү – сөю, курку һәм өмет.

СӨЮ – Аллаһ Раббыбызны сөябез, яратабыз, шуңа Аңа ихлас күңелдән шөкранә кылып, гыйбадәт кылабыз. КУРКУ – Аллаһ Раббыбызның ачуын чыгарудан куркабыз, Аның газабыннан сакланабыз, шуңа Аңа ихлас күңелдән шөкранә кылып гыйбадәт кылабыз. ӨМЕТ – Аллаһ Раббыбызның рәхмәтенә, шәфкатенә өметләнәбез, җәннәтенә керергә омтылабыз, шуңа аңа ихлас күңелдән шөкранә кылып гыйбадәт кылабыз.