Куллама: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куллама latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
[[Файл:Куллама.jpg|мини|куллама]]
[[Файл:Куллама.jpg|мини|куллама]]


'''Куллама''' — татар халык ашларының оригиналь бер төре, беренче аш итеп тә, икенче аш итеп тә әзерләп була. Беренче аш итеп әзерләгәндә аерма бары тик шунда, анда шулпасы күбрәк булырга тиеш
== Кереш сүз ==
Кулламаны татар халык ашларының оригиналь бер төре буларак, беренче аш итеп тә, икенче аш итеп тә әзерләп була. Беренче аш итеп әзерләгәндә аерма бары тик шунда, анда шулпасы күбрәк булырга тиеш


Куллама күрер күзгә аппетитны китереп торучы туклыклы ризык санала. Ул үтә тәмле, хуш исле булуы белән башка ризыклардан аерылып тора.
Куллама күрер күзгә аппетитны китереп торучы туклыклы ризык санала. Ул үтә тәмле, хуш исле булуы белән башка ризыклардан аерылып тора.
Юл номеры - 24: Юл номеры - 23:
* ''[[Юныс Әхмәтҗанов]].'' Татар халык ашлары. К.; [[ТКН]], 1969 ел.
* ''[[Юныс Әхмәтҗанов]].'' Татар халык ашлары. К.; [[ТКН]], 1969 ел.
* Татар халык ашлары. [[Рус теле|Руcчадан]] Р. Х. Камалова, В. Р. Шәрипова тәрҗемәсе. -[[Казан]]: [[Татарстан китап нәшрияты]], [[1987 ел|1987]]
* Татар халык ашлары. [[Рус теле|Руcчадан]] Р. Х. Камалова, В. Р. Шәрипова тәрҗемәсе. -[[Казан]]: [[Татарстан китап нәшрияты]], [[1987 ел|1987]]

[[Төркем:Татар ризыклары]]

2 мар 2021, 18:22 юрамасы

куллама

Куллама — татар халык ашларының оригиналь бер төре, беренче аш итеп тә, икенче аш итеп тә әзерләп була. Беренче аш итеп әзерләгәндә аерма бары тик шунда, анда шулпасы күбрәк булырга тиеш

Куллама күрер күзгә аппетитны китереп торучы туклыклы ризык санала. Ул үтә тәмле, хуш исле булуы белән башка ризыклардан аерылып тора.

Куллама пешерү эшен нидән башларга?

Куллама пешерү өчен симез ат (елкы), сыер яки сарык ите алына. Итне югач, сөягеннән аерып, берәр килограмм зурлы-гындагы кисәкләргә бүлеп, кайнап торган тозлы суда пешерәләр. Кайнап торган суга салсаң, итнең тәме шулпага чыгып бетми, эчендә сакланып кала. Пешкән итне шулпадан алып суыталар һәм аны юка һәм җепселләренә аркылы итеп ту-рыйлар.

Кайбер очракта куллама өчен кош (тавык, каз, үрдәк) ите дә файдаланырга мөмкин

Салма ясау

Бодай камырыннан шактый эре (гадәттәгедән эрерәк) итеп салма ясала. Татар салмасын гадәттә камырдан баррмаклар ярдәмендә вак бака кашыгы (ракушки) рәвешенә китереп ясыйларСалманы кайнап торган тозлы суда пешереп алгач, юкә иләккә салып саркыталар. Атланмай сибеп болгаталар да пешкән һәм туралган ит белән катнаштыралар. Салма урынына эрерәк итеп, ромбик рәвешендә киселгән токмач та кулланылырга мөмкин.

Кулламаны әзерләүнең соңгы өлеше

Ит пешкән шулпаның өресен һәм бер өлешен аерып алып, аңа тәгәрмәчләп туралган кишер һәм суган, борыч, лавр яфрагы салып, 15—20 минут кайнаталар. Шулай хәзерләнгән шулпа ит белән катнаштырылган салма өстенә сибелә һәм өстен каплап парландырырга куела. Ит арасына бавыр һәм йөрәк өстәргә дә мөмкин.

Рецепт:

10 кешелек хәзерләгәндә: 2,5—3,0 килограмм сөякле ит, 400—600 грамм пешерелгән салма, 400 грамм кишер, 200 грамм суган, укроп, 2 стакан шулпа (аш арты аш варианты өчен), 100 грамм атланмай, кирәк кадәр борыч һәм тоз алына.

Чыганаклар: