Мишәл Гаун: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мишәл Гаун latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Тәрҗемәи хәле: clean up, replaced: Оклаһома → Оклахома using AWB
Тамга: кулдан кире кайтару
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 2: Юл номеры - 2:
| исем = Мишәл Гаун<br/><small>{{lang-ar|ميشال عون}}</small>
| исем = Мишәл Гаун<br/><small>{{lang-ar|ميشال عون}}</small>
| тулы исем =
| тулы исем =
| рәсем = Michel_Aoun_(cropped).jpg
| рәсем =
| рәсем зурлыгы =
| рәсем зурлыгы =
| подпись =
| подпись =

5 мар 2021, 16:00 юрамасы

Мишәл Гаун
Ливан президенты
Вазыйфага керешкән
2016 елның 31 октябре
Аңа кадәр Сәләм Тәммам, в.б.
Туган 18 февраль 1935(1935-02-18) (89 яшь)
Харәт-Херәек[d], Lebanese Republic under French mandate[d]
Җефет Nadia El-Chami Aoun[d]
Сугышлар/бәрелешләр Лөбнан ватандашлар сугышы[d]

Мишәл Гаун, Мишәл Нәгыйм Гаун, (гарәп. ميشال نعيم عون‎ (1935 елның 18 феврале, Бәйрут) — Ливанның 2016 елның 31 октябрендә сайланган президенты. Ливан кораллы көчләре генералы.

Тәрҗемәи хәле

1935 елның 18 февралендә Бөек Ливанның Бәйрут шәһәрендә католик-маронетларның дини гаиләсендә туган. Хәрби укуханә (1958), Шалон-сюр-Марн хәрби мәктәбен (1959, Франция) тәмамлаган. АКШның Оклахома штатындагы Форт-Сил артиллерия мәктәбендә (1966), Франция югары хәрби мәктәбендә (1976-1980) укыган. Инглиз, француз, итальян, испан телләрен камил белә.

Хәрби карьера

Ливан армиясендә артиллерия офицеры булып хезмәт итә. 1970 еллар уртасында башланып киткән Лөбнан ватандашлар сугышында үзәк хакимият яклы була.

  • 1980 ел башында Көнчыгыш һәм Көнбатыш Бәйрутны аеручы «Яшел сызык»та урнашкан Саклану бригадасына җитәкчелек итә. Сүрия кораллы көчләре белән бәрелешләрдә катнаша.
  • 1982 елда Исраил һөҗүме вакытында Ливан президенты сараен саклый.
  • 1982 елда төрле диндәге гаскәриләрдән тупланган 8нче бригада командиры, Ливан хөкүмәтенә һәм Ливан гаскәренә каршы булган друз фиркасе хәрби төркемнәренә каршы көрәш алып бара.
  • 1984 елдан Ливан гаскәре сәргаскәре.

Сәяси эшчәнлеге

1988 елның 22 сентябреннән Ливан премьер-министры һәм чираттагы президент сайлауларына кадәр президент в.б. Ливаннан Сүрия кораллы көчләрен чыгару тарафдары була.

Мөһаҗирлектә

Мөһаҗирлектә күпчелек Марсель шәһәрендә яши, Сүриягә каршы «Ирекле ватандарлык хәрәкәте» оештыра. 2005 елгы Кедр инкыйлабыннан соң, Сүрия гаскәре Ливаннан чыккач, илгә кайту мөмкинлеге ала.

Ливанга кайту

2005 елның июнендә Ливан парламентына сайлауларда ул җитәкләгән «Реформалар һәм алгарыш» фиркасе 128 урынның 21ен алуга ирешә, ләкин коалициягә керми, оппозициядә кала.

Президент сайлаулары

2016 елның 31 октябрендә, 2,5 ел барган президент сайлаулары нәтиҗәсендә, Ливан президенты итеп сайлана.

Сылтамалар