Файл:Шахмай мәктәбе тарихы.pdf: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шахмай мәктәбе тарихы.pdf latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Removing Фәйзуллин_Әхмәтҗан_бай_йорты.1950_нче_еллар_фотосы..png, it has been deleted from Commons by JuTa because: Source of derivative work not specified
Юл номеры - 89: Юл номеры - 89:





[[Файл:Фәйзуллин Әхмәтҗан бай йорты.1950 нче еллар фотосы..png|мини|.1884-1886 нчы елларда төзелгән татар әдәбияты классигы, күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең нигезе, аның бабасы Фәйзуллин Әхмәтҗан бай йорты.1950 нче еллар фотосы.]]





6 мар 2021, 04:03 юрамасы

Шахмай мәктәбе тарихы.

1.Шахмай авылында тарих түгәрәге җитәкчесе, музейны  оештыручы, укытучы Шәмсетдинова София  Абдулловнаның тормыш юлы.

     Шахмай мәктәбендәге тарих түгәрәге оешу, музей оешу тарихын Шәмсетдинова София Абдулловнадан башка күз алдына китереп булмый. Әлеге шәхеснең эше нәтиҗәсендә без бүген авылыбызда, мәктәбебездә 50-60 ел һәм аннан да элек булган  һәр вакыйганы  янәдән карап чыга алабыз. Үзаң формалашу өчен тарихыбызның мөһим вакыйгаларына яңа шәрехләр бирү һичшиксез кирәк.

      Шәмсетдинова София Абдулловна 1921 нче елның 1 нче октябрендә Чистай шәһәрендә туа. Чистайдагы 2 нче номерлы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. Үзенең хезмәт юлын София Абдулловна 1941 елның 14нче августында Шахмай мәктәбендә башлый. 1944-1956 елларда ул мәктәпнең завучы булып эшли.

            Авыр сугыш еллары  һәм сугыштан соңгы еллар... София Абдулловна укытучы хезмәтенә өстәп пропагандист, агитатор, лектория группасы члены, профорг, тарих түгәрәге җитәкчесе булып та эшли. Уңышлары өчен  ул  хөкүмәт тарафыннан  “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.” медале, “За трудовые отличия” медале, “Отличник народного просвещения” значогы, “Победитель Социалистического соревнования” билгесе һәм грамоталар белән бүләкләнә.  Бөек Ватан сугышы ветераны һәм озак еллар буена “Татарстан” колхозы рәисе булган тормыш иптәше Хөснетдинов Гайфетдин Тәхаутдин улы белән бер ул тәрбияләп үстерәләр. Хөснетдинов Наил Гайфетдин улы  - шулай ук район мәгарифенә зур өлеш керткән, озак еллар буе Яңа Чишмә гимназиясен җитәкләгән шәхес. София Абдулловна 1981 нче елның 1 октяберендә, 40 ел эшләп, лаеклы ялга туктый.  2002 нче елның 4 апрелендә София Абдулловна 81 нче яшендә вафат була.  Муса Җәлилнең “Имән” шигырендә мондый юллар бар:

                       ...Җирдә кеше торса торсын,

                           Эзе калсын тирән булып,

                           Үзе үлсә, эше калсын,

                           Мең яшәрлек имән булып.(1943)

София Абдулловнаның тарих түгәрәге һәм  музей җитәкчесе, укытучы буларак калдырган тирән эзе һәм эше, чыннан да,  мең яшәрлек!

       Менә алдымда София Абдулловнаның каләм белән язылган 1967 елда Шахмай урта мәктәбенең тарихында 1 нче булып 10 сыйныфны тәмамлаучылар алдында чыгыш ясарга әзерләнгән доклад караламасы, 1964 елда язылган “Тарих дәресләрендә крайны өйрәнү материалларын файдалану” турында отчет дәфтәре һ.б. лар. Ә инде  София Абдулловна җитәкчелек иткән тарих түгәрәге төзегән альбомнар, җыйган истәлекләр, фотолар бәяләп бетергесез тарихи ядкарьләр булып торалар.

       София Абдулловнаның хезмәтен уңай бәяләүче мәкаләләр дә газета битләрендә шактый басылган. Мәсәлән, 1959 елгы “Заря коммунизма” газетасының29 ноябрендә чыккан санында К.Афанасьевның “Сельская учительница” мәкаләсе урын алган: “...С тех пор, как Софья Абдулловна вошла в класс и провела свой первый урок, прошло восемнадцать лет. Это годы  напряженного творческого труда. И хоть за плечами немалый стаж, она постоянно и настойчиво ищет лучшие методы обучения и воспитания детей, знакомится с опытом работы лучших учителей, совершенствует свое педагогическое мастерство1...”

   Мәктәбебездә музей,  язып үтелгәнчә, София Абдулловна тарафыннан оештырыла. Бу 1966  ел була. 1976 нчы елда тарих түгәрәге 10 еллык эшкә нәтиҗә ясый, яңа бурычлар куя. Түгәрәк утырышының протоколы да сакланган. “Ленин юлы” газетасының 1977 ел 15 февраль  санында чыккан  К.Колотков мәкаләсе (“Мәктәптә -  музей”) музей эшчәнлеген яктырта: “...Музей төзүдә түгәрәк членнары беренче терәк булган. Хәзер инде бу эшкә барлык укучылар да катнаша....Музейда 600 дән артык экспонат хисаплана. Ә иң мөһиме шунда: боларның барысын да укучылар үзләре эзләп тапканнар...Тарих түгәрәге членнары, кызыл эзтабарлар Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллык юбилеена хәзерлек уңае белән киң эзләнү эшләре җәелдерделәр2...”. Шунда ук фотосы да бирелгән. Ләкин музей оешуга җирлек бик күпкә иртәрәк башланган булса кирәк. Чөнки түгәрәк әгъзалары тарафыннан төзелгән беренче альбом 1956 нчы ел дип билгеләнгән.  Түгәрәкнең составы, фотосы да сакланган (фото№1).    Тагын бер кызыклы факт: 1957 нче елда ачык дәрес вакытында төшерелгән фотографиядә арткы стенага эленгән “Мәктәпнең музей почмагы” дигән язу, бүгенге көндә дә кулланылучы музей витриналары күренә ( фото музей архивында саклана)  . Димәк, витриналарга куярлык экспонатлар күпкә иртәрәк җыела башлаган.       Музейда бик күп эшләр башкарыла: “Татарстан” колхозының һәр елга отчеты, авыл тарихы, шулай ук Чертуш, Акъяр, Чаллы Башы авылы тарихлары, һәр елгы укучылар-укытучылар исемлеге, яхшы укучылар фотолары, аеруча Бөек Ватан сугышында катнашучылар биографиясе күп өйрәнелә - боларның барысы да бүгенге көнгә килеп җиткән. Фотоларны аерым атап үтәсе килә: авыл, мәктәп тормышыннан тарих чоңгылына чумган, кире кайтмас күренешләр дә фотога төшерелеп сакланган. Музейны, ул чор укучылары искә алганча, 70 нче еллар башында телевидениегә дә төшерәләр. Кайбер даталарга төгәллек кертү өчен, вакыйгаларның шаһитлары белән, илнең иң ерак почмагыда  булсалар да, хатлар алышканнар. Мәсәлән, 1988 нче елда Иркутск төбәгеннән кайчандыр Шахмайда туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан Харисов Әнвәр Харисовичтан хат алына. Аңа ул чакта инде 75 яшь була. Ул Шахмай авылында пионер һәм комсомол оешмаларын оештыручы кеше була. Үзенең хатында Әнвәр абый вакыйгаларны төгәл сурәтләп бирә. Әгәр дә тарих түгәрәге эшләмәсә, укучыларда кызыксыну булмаса, бу вакыйгалар турында без беркайчан да белә алмас идек.

2.Шахмай авылында мәктәп оешу

а)Язмамда  тарих түгәрәге төзегән барлык альбом материалларын да кулланып булмый, әлбәттә. 1957(!) нче елда төзелгән №1 альбомны кулыма алам. Альбом (алар барысы да) ул еллар идеологиясенә туры китерелеп кулдан бизәлгән: журналлардан кисеп алынган төсле рәсемнәр ябыштырылган, төсле карандашлар, соңрак тушь-гуашь файдаланылган. Ә язулар  кара-каләм белән язылган. Шулай булуга карамастан, алар  вакытлар үтеп тә төсен җуймаган. Альбомнар тарих түгәрәгенең эш планы, түгәрәк әгъзалары исемлеге белән башланып китә, күбесендә авыл-колхоз тарихы, колхозның еллык план үтәлеше буенча отчеты урын алган.        Шахмайда совет чоры белем бирү системасының ничек эшли башлавын 1918-1935 нче елларда укыткан Рахматуллина Мөкәррәмә   Мөхәммәтфазыл кызыннан (фото №2). язып алынган истәлекләр аша күзалларга мөмкин: “Мин Шахмай мәктәбендә 1918-1935 нче елларда башлангыч классларда укыттым. 1918 елда 1-3 класслар бар иде. 2-3 классларда ир һәм кыз балалар аерым укыдылар.Ул елларда укытучылар: Фазыйлов Шәйхи, Садыйкова Хәдичә, Мөхетдинова Хәдичәләр булды. Шахмай халкы балаларын укытуга бик кызыксынып карады. Классларда 55әр-60ар укучы иде. Шунлыктан классларда балаларны азрак санда укыту өчен тагын бер укытучыны үз хисапларыннан ялладылар. Парталар җитешмәде, идәнгә утырып, эскәмияләргә куеп яздылар...”. Белгәнебезчә, язмада телгә алынган беренче мәктәп бинасы -ике катлы йорт 1884-1886 нчы елларда төзелгән (бина хәзер дә халыкка хезмәт итә), татар әдәбияты классигы, күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең нигезе, аның бабасы Фәйзуллин Әхмәтҗан бай йорты була (фото №3). М.Фәйзинең әтисе Мостафа Фәйзуллин шунда туып-үсә, 19 яшендә Орск ягына чыгып китә. Мостафаның кайсыдыр бер абыйсы, революция  буласын сизенеп, җыен җыеп, йортны авыл халкы карамагына тапшырып китә1. Өстә мәктәп, аста кибет була. 1919 елда аклар мәктәпне җимерә. Укыту аерым өйләрдә дәвам итә. Мөкәррәмә апа укыту барышын түбәндәгечә искә ала: “Ул вакытларда башлангычларда  рус теле укытылмады, башка фәннәр укытылды. Хезмәт дәресләренә игътибар бирелде. Укучылар картоннан әйберләр ясый, саламнан эшләпә үрәләр иде...” 

 б)Өйрәнүне 1932-1957 нче елларда  Шахмай мәктәбендә укыткан, 1941-1957 елларда мәктәп директоры булган, Ленин ордены белән бүләкләнгән Рахматуллин Камил Мөхәммәтхан улы(фото №2) турындагы истәлекләрдән дәвам итәм. Рахматуллин Камил тумышы белән Колмакчы авылыннан булган, 1913 елда Мамадыш өязенең Кече Сөн мәдрәсәсен тәмамлый, 1919 елда, Чистай шәһәрендәге укытучылар курсында белем алып, туган авылына кайта.  1932 елда Кызыл Армия районының Шахмай авылына укытучы итеп җибәрелә1. Ул килгәч, мәктәп башта 5еллык, аннары 7 еллыкка үзгәртелә(фото №4). Камил Рахматуллиннан язып алынган истәлекләрдә мондый юллар бар: “...1934 елда таш мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, быел (1957 нче ел) 23 нче чыгарылыш була. 477 укучы мәктәпне тәмамлады. 1932 нче елдан мәктәптә программа нигезендә укытыла башлады. 1933 елда мәктәптә пионер һәм комсомол оешмалары эшли башлады....укучылар “Ирек” колхозына да булышалар. Мәсәлән, 1953-1954 елларда 4287 хезмәт көне эшләделәр. Шахмай мәктәбен тәмамлаучылардан 18 кеше Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булды...”

      Шахмай мәктәбе Бөек Ватан сугышы елларында да тәрбия-белем бирү һәм колхозга, илгә көченнән килгәнчә ярдәм итүне дәвам итә. Кулыма тарих түгәрәге әгъзалары эше нәтиҗәсендә сакланган “Кызыл Армиячә” газетасының 1944 нче елның 6 маенда чыккан №18(770)  санын алам (типография Каргалы авылында урнашкан була) Камил Рахматуллин “Изгар мәктәбе коолективының мөрәҗәгатенә кушылабыз” мәкаләсендә болай ди: “Без, Шахмай тулы булмаган урта мәктәбе коллективы,.... “Ирек”колхозына булышу максаты белән, үз өстебезгә конкрет йөкләмәләр алдык. Укытучылар һәм укучылар көче белән түбәндәгеләрне эшләргә: 51 центнер орлык ссудалары ташырга, 3 центнер көл, 1 центнер кош тизәге җыярга һәм 20 центнер тирес чыгарырга. Кул тырмалары белән 20 га уҗым тырмаларга, 100 га бодай һәм солы, 8 гектар тары утарга, 20 га урырга, 40 га бәйләргә, һәм 18 га борчак җыярга, 100 гектар эскертләргә. Колхозчылар арасында агитация-масса эшен үрнәкле итеп оештырырга. Без, Шахмай мәктәбе коллективының укытучылары, үз өстебезгә алган йөкләмәләребезне тулысынча үтәү өчен бөтен көчебезне бирәбез2. Укытучылар һәм укучылар көче белән генә 51 центнер орлык ссудалары ташылды.     Ферма терлекләре өчен азык ташу эшен һәм хәзер кул тырмалары белән уҗым тырмалау эшен оештырдык”.  Күз алдына ач-ялангач,  бик иртә олыгайган сугыш чоры баласы килеп баса... Арык кына кулларына гади генә эш коралларын тотып дәрестән соң кырга эшләргә китүе... Күпме көч һәм тир түгелгәндер, ләкин  Җиңү хакына мин бу йөкләмәләр тулысы белән үтәлеп чыккандыр дип уйлыйм, чөнки бик кырыс, авыр еллар була, башкача булырга да мөмкин түгел чаклар...

      Сугыштан соңгы елларда да колхозга ярдәм, әлбәттә, туктатылмый. Шулай ук белем бирү өчен мөмкинлекләр арттырыла бара. Моңа мисал булып, 1957-58 елларда Шахмай җидееллык мәктәбе каршысында интернат ачылу тора. Бу турыда “Коммунизм байрагы” газетасының 1958 елның 22 маенда чыккан № 42 санында мәктәп директоры Камил Хамматович Саттаровның ( 1957-1964 нче елларда мәктәп директоры –фото №5) “Шартлар яхшыра” мәкаләсендә языла: “...1957-58 нче уку елында мәктәп каршында интернат ачылды (фото №6). Анда Акъяр, Чертуш, Чаллы Башы авылларыннан укучы 17 бала тора. ....Бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган...Бер укучының гына да урын-җире 470 сум тора. Интернатта торучы ятим балалар (5 бала) дәүләт тәрбиясендә яши. Интернат ачылу укучыларның өлгерешенә дә уңай йогынты ясады1...”. Дүрт авыл баласы укырга йөргәнлектән, укулар ике сменада барган, башлангычлар 1 нче сменада укыган.

     в) Шахмай мәктәбе, сигезьеллык мәктәп  булып берничә ел эшләгәч, 1965 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (башта 8-10 сыйныфлар  Каргалы авылына барып, анда торып укыганнар, уку түләүле булган). 1965-66 нчы уку елына тугызынчы класска укучылар кабул ителә.  1964 елның октябреннән (1998 нче елга хәтле) мәктәп директоры булып Шәрипов Әсхать Зариф улы эшли башлый(фото №7). “... Мәктәп, ашханә, интернат утын белән ягыла иде, урманда бүлеп бирелгән делянканы җәй буена кисеп ташый идек, укытучылар да утын белән бушлай тәэмин ителә иде, ә газ авылга 1977 елдан гына керә башлады2...”дип искә ала ул елларны Әсхать абый. Һәм ниһаять, 1966 елның 30 декабрендә тантаналы рәвештә Шахмай урта мәктәбенең яңа бинасы (фото №8)ачыла.

“Ленин юлы” газетасының 1966 елның 7 гыйнварында чыккан №4 санында Шәрипов Әсхать абыйның “Яңа мәктәп салынды” мәкаләсендә әлеге шатлыклы хәбәр бөтен республикага тарала: “...1965 ел “Татарстан” колхозы өчен барлык өлкәләрдә дә зур җиңүләр елы булды. Колхозыбыз дәүләтебез тарафыннан җиткерелгән ашлык, ит, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары сату планын срогыннан элек һәм арттырып үтәде. Болар белән беррәттән ел буена мәктәп төзелешендә дә эш тукталмады... Быел без колхоз хисабына 100 мең сумга төшереп  Шахмай урта мәктәбен, Чертуш авылында башлангыч мәктәп өлгерттек. Чаллы Башы мәктәбенә ярдәмче бина, Шахмай авылында китапханә салдык...Уку елының беренче яртысын барлык укучыларның да тулы өлгереш белән тәмамлаулары, 291 (!) укучының 119 ы бары тик дүрт һәм биш билгеләренә генә укулары - партиябез, хөкүмәтебезнең армый-талмый кайгыртучанлыгына лаеклы җавап булып тора... Балалар бер сменада укуга күчтеләр. Акъяр авылыннан йөреп укучы 50 бала интернатта тора1...” Ә инде 1967 нче елда мәктәп тарихында 1нче тапкыр 10нчы сыйныф чыгарылышы була -21 укучы мәктәпне тәмамлый.

       Бүгенгесе көндә дә мәктәп уңышлы гына укыту-тәрбия бирүне дәвам итә. Мәктәпкә 2004 нче елда капиталь ремонт ясалды, 1998-99 нчы уку елыннан башлап, мәктәп директоры вазыйфаларын Хайруллин Камил  Нәкыйп улы (фото №9)башкара. Мәктәп заман таләпләренә җавап бирерлек итеп комплектлаштырылган, барлык уңайлыклар да бар. Компьютер классы, укытучыларда 2010 нчы елдан башлап шәхси ноутбуклар, интерактив  “такта”, Wi-Fi интернет челтәре,  электрон журнал һәм көндәлекләр- болар инде хәзер яңалык түгел, гади авыл мәктәбендәге гадәти күренешкә әйләнеп бара. Ә инде 2012 елдан башлап кәгазь журналлар да бетерелә башлады.

   2011-2012 нче уку елыннан башлап Акъяр мәктәбе (шул елда автобус кайтты), 2015-2016 уку елыннан Чаллы башы мәктәбенең 10-11 сыйныфлары, Чертуш мәктәбе тагы да иртәрәк  Шахмай мәктәбенә килеп кушылды. 2017 нче елда Шахмай урта мәктәбе 51 нче чыгарылыш укучыларын чыгарды,  1967-2020 нче елларда, өлгергәнлек аттестаты биреп, 1500 (якынча) кыз һәм егетне  олы тормышка аяк бастырды...       

3.Мәктәп укучыларының җәмәгать эшләрендә катнашуы.

     Кайсы гына альбомны кулыма алып карасам да, совет чоры укучыларының нинди дә булса эш белән шөгыльләнгәнлеген белеп була: әле аҗаган уенында, әле басуда, яки КПССның чираттагы съезды уңаеннан эшләнгән эшләр отчеты, һ.б.. Мәсәлән , 1963-1964 нче уку елында төзелгән альбомны ачсаң, анда 7 сыйныф укучыларының походтан кайткач язган истәлекләре бар, укучылар җәяүләп (!) Шахмай-Акъяр-Елантау-Колмакчы-Горшково-Ленино-Тубылгытау авыллары маршруты буйлап узалар, кунарга төрле кешеләргә керәләр, Тубылгытауда бер йортка кереп телевизор карау бәхетенә дә ирешәләр. Шул ук альбомда укучыларның Казанда экскурсиядә булу мизгелләре-фотолар да сакланган: стадион, Сөембикә манарасы, аттракцион, В.И.Ленин музей-йорты  ул чор балалары өчен әйтеп бетергесез шатлык хисләре бүләк итә.

      Ә колхоз өчен мәктәп укучыларының ярдәме бик кирәк була: бер генә эш тә алар ярдәменнән башка узмый. Музей архивында  тагын бер кызыклы фото бар: 1979  нчы елда кызлар тракторда эшли. Салахова Гөлсинә апа белән әңгәмә барышында түбәндәгеләр ачыкланды: мәктәптә трактор йөртү таныклыгы алу мөмкинлеге дә булган. “Без мәктәпне бетергән елны (1979)  5 кыз тракторга укыдык, колхоз басуында чылбырлы  ДТ тракторында имтихан да бирдек,”-дип искә ала Гөлсинә апа. Шулай итеп, кызларга һәм бигрәк тә егетләргә мәктәпне бетерүгә эшле булу, авылда калу  мөмкинлеге бирелгән. Күпләр шулай эшләгән дә.

    1980-81 нче уку елында төзелгән альбом КПСС ның XXVI съездына багышлана: “...1980-81 нче уку елында 2300 кг макулатура һәм 15 т металлалом җыелды. 5 кеше “Миллион Ватанга “ дигән значок белән бүләкләнде...”. Мәктәп комсомоллары үтәлгән эшкә отчет-рапорт бирә: укучыларның бригада төзеп җәй буена колхозга ярдәм итүе, комсомол җыелышларында укуда, эштә артка сөйрәүчеләрне “фаш итү”, дөнья яңалыклары белән танышу, болар барысы да үзара җаваплылык хисе тәрбияләүдә зур роль уйнаган.

      Пионер-комсомол отряд-дружиналарына шул өлкәдә һәм Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән укучыларның исемен биргәннәр, аның тормыш юлы өйрәнелгән, аңа охшап батыр, тырыш, яхшы укучы булырга тырышканнар. Болар аша, бүгенге көндә түбән дәрәҗәдә булган тема - Ватанпәрвәрлек югары дәрәҗәдә


тәрбияләнгән. Музей архивында  тагын бер кызыклы экспонат саклана: Совет тынычлык фондына 1966 һәм 1968 нче елларда акча күчерелү турында квитанция һәм фондтан килгән рәхмәт хаты. Квитанциядән аңлашылганча, Вьетнамга ярдәм йөзеннән укучылар 147 сум 43 тиен җыеп тапшырганнар1. Бүгенге көндә дә бик кирәк булган мәрхәмәтлелек, башкаларга ярдәм итү, кеше хәленә керә белү, үзеңне дөньядагы вакыйгаларга кагылышлы итеп тою хисе шушы тиеннәр аша тәрбияләнгән.       Болардан тыш укучылар концертлар куйганнар, ярдәмчесез әби-бабайлар, укуда авырсынучы балалар  шефлыкка алынган. Бергәләшеп стенгазеталар чыгарганнар, атналык өлгереш күрсәтелә барган: “икеле” алучыны да, “бишкә” генә укучыны да барлык мәктәп белгән.

Шулай ук мәктәпне төрле елларда тәмамлап, төрле җирдә төрле тармакларда эшләүче  Шахмай авылы кешеләре белән дә хат алышу да барган.  Музей архивында  60 нчы елларда язылган хатлар, телеграммалар, открыткалар бар.  Хатлар үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен бик яхшы ярдәмлек булган. Мәсәлән, 1961 нче елның 24 нче гыйнварында Зарипова Фәһимәдән алынган җавап хатында мондый юллар бар: “...Үз тәҗрибәмнән чыгып, сезгә, яшьләргә, шуны әйтәсе килә: булган барлык мөмкинлекләрдән файдаланып укыгыз, нәрсәгә өйрәнергә мөмкин, нинди  түгәрәкләр эшли, барысында да катнашырга тырышыгыз. Анда алган белем, күнекмә һәм һөнәрләрегез алдагы тормышыгызны җиңеләйтер, аны күркәм итәр2...”.  Әлеге акыллы фикерләр мәктәптә сыйныф сәгатләрендә, һөнәрләр турында әңгәмәдә кулланылган.    


4.Кулланылган әдәбият

1.Афанасьев, К. Сельская учительница/К.Афанасьев// Заря коммунизма.-1959.-29         ноября-с.2.

2.Колотков, К. Мәктәптә музей/ К.Колотков// Ленин юлы.- 1977.- 15 февраль.- 1бит.

3.Нуруллин,Ф. Мактаулы хезмәт юлы/Ф.Нуруллин//Совет мәктәбе.-1957.-№11.-52-53    битләр  

4.Рахматуллин, К. Изгар мәктәбе коолективының мөрәҗәгатенә     кушылабыз /К.Рахматуллин// Кызыл  Армиячә. №18 - 1944.-6 май.-2бит  

5.Саттаров,К.Х. Шартлар яхшыра/К.Х. Саттаров// Коммунизм байрагы.-1958.- 22май.      №42.-4 бит

6.Шәрипов,Ә.З. Яңа мәктәп салынды / Ә.З.Шәрипов// Ленин юлы.-1966.-7 гыйнвар.         №4.-3бит

7.Энҗе бөртекләре//Әсхать Шәрипов .-Казан: Идел-Пресс, 2011.-424бит 

8. Мәктәп һәм музей архивы материаллары. 


Өстәмә материал.












                         

Бу файлны кулланган битләр юк.