Сатья Саи Баба: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сатья Саи Баба latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MBHbot (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кайтару
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Removing Bhagawan_Sri_Sathya_Sai_Baba.jpg, it has been deleted from Commons by Infrogmation because: per del req..
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
[[File:Bhagawan_Sri_Sathya_Sai_Baba.jpg|thumb|right]]
'''Сатья Саи Баба''' (туганда исеме '''Сатьянараяна Раджу'''; 1926 елның 23 ноябре – 2011 елның 24 апреле<ref name="BBC obit">{{cite news |publisher=BBC| title=Obituary: Indian guru Sai Baba |date= 24 April 2011|url=https://www.bbc.co.uk/news/world-south-asia-13153536 |quote=Satya Sai Baba was born Sathyanarayana Raju on 23 November 1926}}</ref>) [[Һинд]] [[гуру]]сы һәм иганәчесе булган.
'''Сатья Саи Баба''' (туганда исеме '''Сатьянараяна Раджу'''; 1926 елның 23 ноябре – 2011 елның 24 апреле<ref name="BBC obit">{{cite news |publisher=BBC| title=Obituary: Indian guru Sai Baba |date= 24 April 2011|url=https://www.bbc.co.uk/news/world-south-asia-13153536 |quote=Satya Sai Baba was born Sathyanarayana Raju on 23 November 1926}}</ref>) [[Һинд]] [[гуру]]сы һәм иганәчесе булган.
Ундүрт яшендә ул үзен [[Ширдидан Саи Баба]]ның [[реинкарнация]]се дип игълан иткән.
Ундүрт яшендә ул үзен [[Ширдидан Саи Баба]]ның [[реинкарнация]]се дип игълан иткән.

6 мар 2021, 04:51 юрамасы

Сатья Саи Баба (туганда исеме Сатьянараяна Раджу; 1926 елның 23 ноябре – 2011 елның 24 апреле[1]) Һинд гурусы һәм иганәчесе булган. Ундүрт яшендә ул үзен Ширдидан Саи Бабаның реинкарнациясе дип игълан иткән. Сатья Саи Бабаның вибхутиның (изге көлнең) һәм боҗралар, беләзекләр һәм сәгатьләр кебек кечкенә әйберләрне материализациясе агностиклардан һәм ышанмаучылар арасында бәхәс чыганагы булып торган.[2] Кайбер анализ ясаучылар аны бары тик кул осталыгы дип әйткәннәр, шул ук вакытта аның тарафдарлары аны Илаһилыгының билгеләре дип таныганнар.[3][4] Тарафдарлары Сатья Саи Баба ышану дәвалаулары эшләгән дип раслыйлар.[5][6] Сатья Саи Баба тарафыннан “әгъзаларын рухи алгарыш өчен хәзмәт эшчәнлеген кабул итәр” өчен Сатья Саи Оешмасын нигезләгән. Бу оешма аша Сатья Саи Баба бушлай махсус һәм гомуми хастаханәләр, клиникалар, бушлай су проектлары, университет, аудиторияләр, ашрамнар һәм мәктәпләр челтәрен нигезләгән.[7][8][9]

Биографиясе

Иртә тормышы

Сатья Саи Бабаның мәгълүм булган бөтенесе диярлек аның тирәли үсеп киткән агиографиядән үсеп чыккан, бу аның тугърылары өчен махсус мәгънәгә ия хикәяләр һәм тугърылары өчен аның илаһи табигатенең шәһадәте булып таныла. Бу чыганаклар буенча, Сатья Нараяна Раджу Путтапартхи авылында Бһатраджу гаиләсендә Мисараганда Эасварамма һәм Педдавенкама Раджу Ратнакарам гаиләсендә туган булган,[10][11] бу дини музыкантлар һәм балада җырлаучыларның үсеше артта калган сыйныфы җәмәгате,[12][13], бу урын элек Британия Һиндстанының Мадрас Президенсиясе булган. Аның тууы әнисе Эасварамма тарафыннан могъҗизалы дип раслана.

Прокламациясе

14 яшендә Саи Баба, ул Ширди Саи Бабаның реинкарнациясе дип игълан иткәннән соң бераз вакыт узгач.

1940 елның 8 мартында Уравакондада абыйсы Сешама Раджу белән Путтапартһи янында кечкенә шәһәр Уравакондада яшәгәндә, 14 яшьлек Сатьяны мөгаен чаян чаккан. Ул берничә сәгатькә хушын югалткан һәм киләсе берничә көндә аның үзен тотышы гаять үзгәргән. "Көлү, елау, сөйләшү һәм тынып тору симптомнары" булган. Шуннан соң ул Санскрит шигырьләре җырлый башлаган, аңа кадәр ул бу телне белмәгән." диеп ышаныла. Докторлар аның үзен тотышы истерия дип таныганнар. Моның белән борчылып, әти-әнисе Сатьяны кире Путтапартһига җибәргәннәр һәм аны күп каһиннәргә, табибларга һәм җен куучыларга алганнар. Кадирида, Путтапартһи янында кечкенә шәһәрчектә бер җен куучы аны дәвалау максату белән аны җәзалау дәрәҗәсенә барган, Сатья җәза вакытында дулкынланмаган.

Путтапартхида беренче мандир һәм үсеш

1944 елда Путтапартхи авылында Сатья Саи Баба тугърылары өчен мандир төзелгән булган. Хәзер аны "иске мандир" дип атыйлар. Хәзерге ашрамның Прашанти Нилайямның төзелеше 1948 елда башланган булган һәм 1950 елда тәмамланган булган. 1954 елда Путтапартхи авылында кечкенә бушлай гомуми хастаханә нигезләгән. Ул мистик көч репутациясе һәм дәвалау мөмкинчелеге өчен дан җиңгән. 1957 елда Саи Баба Төньяк Һиндстан гыйбадәтханә турына барган.

Бәрүгә дучар булу, реинкарнациясен алдан әйтүе һәм ялгыз чит ил сәфәре

1963 елда Саи Баба бәрү алу һәм дүрт каты йөрәк һөҗүменә дучар булган дип раслана, шуннан соң аның бер ягы паралич хәлдә булган. Бу вакыйгаларның кульминациясе булып аның Прашантһи Нилаямда меңнәрчә кешеләр алдында ул тазарыр өчен дога кылган урында үзен дәвалауда кульминацияләгән. Тазаргач, Саи Баба ул бер көнне күрше Карнатака штатында “Према Саи Баба” дигән исем белән реинкарнация итеп туачак дип игълан иткән. Ул шулай дип раслаган, "Мин Шива-Шакти, Шива һәм Шакти олы фикер иясе алкышы буенча Бһадраваджаның готрасы (сызыгында) тудым. Шива шул олы фикер иясе готрасында Ширдидан Саи Баба буларак туган булган; Шива һәм Шакти хәзер Үзем буларак аның готрасында инкарнацияләгән; Шакти Карнатака Штатының Мандьяда шул ук готрада өченче Саи (Према Саи Баба) буларак реинкарнацияләгән." Ул 96 яшедә үлеменнән соң янә туачак дип игълан иткән, әмма 84 яшендә үлгән.[14] 1968 елның 29 июнендә Саи Баба бердәнбер чит ил сәфәрен Кения һәм Угандага ясаган.

Соңрак еллар

1968 елда ул Мумбаида Дһармакшетра яки Сатьям Мандир нигезләгән. 1973 елда ул Хәйдарабадта Шивам Мандир нигезләгән. 1981 елның 19 январендә Ченнаида ул Сундарам Мандирны инаугурацияләгән. 1993 ел Прашантһи Нилайям үтерүләр инцидентында аның йокы бүлмәсенә пычаклар белән дүрт бәреп килүчеләр кергән, я үтерү нияте белән, я тарафдарлары арасында көрәш өлеше буларак. Саи Бабага зыян тимәгән. Бәрелеш һәм полиция җавабы вакытында бәреп керүчеләр һәм Саи Бабаның ике ярдәмчесе үтерелгән булган. Рәсми тикшерү сорауларга җавап бирә алмаган.[15][16][17] 1995 елның мартында Саи Баба Андһра-Прадешның Анантапур районының корылыкка бирелүчән Раяласима төбәгенә 1,2 миллион кешегә эчә торган су тәэмин итү проектын башлаган.[18] 1999 елда ул Тамилнадта, Мадураида Ананда Нилайям Мандирын инаугурацияләгән. 2001 елда ул Бангалорда фәкыйрьләр уңайлыгы өчен башка бушлай аеруча махсус хастаханә нигезләгән.

Сатья Саи Баба тәгълиматы

Сатья Саи Баба туган теле телугу телендә лекцияләр белән актив чыгышлар ясаган, аларны параллель рәвештә инглиз теленә тәрҗемә иткәннәр.[19]. Соңрак аның чыгышлары текстлары башка телләрдә нәшер ителгәннәр, рус телен дә кертеп.[20] Шуның белән бергә Сатья Саи Баба тәгълиматының аерым басма итеп тулаем аңлатуы юк. Сатья Саи Баба үзенең лекцияләрендә дөнья диннәре тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итә һәм Һинд дине изге язмаларыннан: «Рамаяна»дан,[21], «Бхагавад Гита»дан һәм «Маһабһаратам»нан мисаллар китерә.[22].

Искәрмәләр

  1. Obituary: Indian guru Sai Baba, BBC (24 April 2011). «Satya Sai Baba was born Sathyanarayana Raju on 23 November 1926»
  2. Datta, Tanya. Sai Baba: God-man or con man?, BBC News (17 June 2004).
  3. Johannes Quack (22 November 2011). Disenchanting India: Organized Rationalism and Criticism of Religion in India. Oxford University Press, USA. pp. 120. ISBN 978-0-19-981260-8. https://books.google.com/books?id=55wFpydSZ8oC&pg=PA120. 
  4. Harmeet Shah Singh. Indian spiritual guru dies at 85 (24 April 2011). 5 октябрь 2013 тикшерелде.
  5. Palmer, Norris W. "Baba's World". In: Forsthoefel, Thomas A.; Humes, Cynthia Ann (eds.) (2005). Gurus in America. Albany, NY: State University of New York Press. ISBN 978-0-7914-6574-5. 
  6. Haraldsson Ph.D, Erlendur (1987). Modern Miracles: Sathya Sai Baba The Story of a Modern Day Prophet. Rider. ISBN 978-1-908733-25-2. 
  7. Thousands flock to funeral of India guru Satya Sai Baba, BBC News (27 April 2011).
  8. Sai Baba's legacy. Deccan Herald (24 April 2011).
  9. 'Sai Baba did everything govt could not' – The Times of India, The Times Of India.
  10. Rao, A. Srinivasa. A phenomenon called Sathya Sai Baba (en).
  11. Srinivas, Tulasi (10 June 2010) (in en). Winged Faith: Rethinking Globalization and Religious Pluralism through the Sathya Sai Movement. Columbia University Press. pp. 54. ISBN 978-0-231-52052-2. https://books.google.co.in/books?id=6fHFLQDOEuYC&printsec=frontcover#v=onepage&q=bhat%20raju&f=false. 
  12. Spurr, Michael James. Sathya Sai Baba as Avatar: "His Story" and the History of an Idea.
  13. Singleton, Mark; Goldberg, Ellen (27 November 2013) (in en). Gurus of Modern Yoga. Oxford University Press. ISBN 978-0-19-937495-3. https://books.google.com/?id=GSpnAQAAQBAJ&pg=PT368&dq=Bhatraju#v=onepage&q=Bhat%20raju&f=false. 
  14. Satya Sai Baba, Indian guru, dies at 84, BBC News (24 April 2011).
  15. Who is Sri Sathya Sai Baba?, NDTV (24 April 2011). 25 апрель 2011 тикшерелде.
  16. Religion Obituaries; Satya Sai Baba (24 April 2011).
  17. Madhusoodan, M K. Sathya Sai Baba escaped murder attempt, Daily News and Analysis (25 April 2011).
  18. Reporter, Staff. Water projects: CM all praise for Satya Sai Trust (en-IN), The Hindu (13 February 2004).
  19. Discourses by Sathya Sai Baba. Лекции Бхагавана Шри Сатья Саи Бабы на англ. //The official site of International Sai Organization
  20. Лекции Бхагавана Шри Сатья Саи Бабы на рус.
  21. Бхагаван Шри Сатья Саи Баба «Летние ливни в Бриндаване’2002». Курс лекций по индийской культуре и духовности.
  22. 6 Лекции Бхагавана Шри Сатья Саи Бабы проведённые в течение Летнего Курса 1976 г. для студентов университета в Утакамунде.