Кабак бәлеше: юрамалар арасында аерма
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1: | Юл номеры - 1: | ||
[[Файл:Кабак балеше.jpg|мини|Кабак |
[[Файл:Кабак балеше.jpg|мини|Кабак бәлешекомпонентлар: |
||
⚫ | |||
* тавык |
|||
* йомыркалар |
|||
* тоз |
|||
* сөт өсте |
|||
* [[су]] |
|||
кабак |
|||
камыр |
|||
дцге |
|||
сары май |
|||
йомырка |
|||
]] |
|||
⚫ | |||
== Кабак бәлешен әзерләү үзенчәлекләре == |
== Кабак бәлешен әзерләү үзенчәлекләре == |
||
Кабак бәлешен әче камырдан ясыйлар. Бәлеш кыяклы [[яшел суган бәлеше]] кебек үк ясала. Тик бу бәлешне ясап бетергәннән соң, мичкә тыкканчы, табасында килеш 30—40 минут кабартырга кирәк. Пешерергә кую алдыннан бәлешнең өстенә чи йомырка сөртелә. Бәлеш мичтә 1 сәгать — 1 сәгать 20 минутта пешеп җитә. Бәлешне өлешләргә мичтән чыгарып бераз суынгач бүләләр. |
Кабак бәлешен әче камырдан ясыйлар. Бәлеш кыяклы [[яшел суган бәлеше]] кебек үк ясала. Тик бу бәлешне ясап бетергәннән соң, мичкә тыкканчы, табасында килеш 30—40 минут кабартырга кирәк. Пешерергә кую алдыннан бәлешнең өстенә чи йомырка сөртелә. Бәлеш мичтә 1 сәгать — 1 сәгать 20 минутта пешеп җитә. Бәлешне өлешләргә мичтән чыгарып бераз суынгач бүләләр. |
8 мар 2021, 19:24 юрамасы
Кабак бәлеше — татар халкында эчлеге өчен кабак кулланып әзерләнгән бәлеш.
Кабак бәлешен әзерләү үзенчәлекләре
Кабак бәлешен әче камырдан ясыйлар. Бәлеш кыяклы яшел суган бәлеше кебек үк ясала. Тик бу бәлешне ясап бетергәннән соң, мичкә тыкканчы, табасында килеш 30—40 минут кабартырга кирәк. Пешерергә кую алдыннан бәлешнең өстенә чи йомырка сөртелә. Бәлеш мичтә 1 сәгать — 1 сәгать 20 минутта пешеп җитә. Бәлешне өлешләргә мичтән чыгарып бераз суынгач бүләләр.
Бәлешнең эчлеген хәзерләү
Бәлеш пешерү өчен өлгереп җиткән, каты, баллы кабак алына. Башта аны яралар, эчен чистартып, телемләп кисәләр һәм һәр телемнең йомшак өлешен кисеп алып, кабыгын әрчиләр. Шуннан соң ул урман чикләвеге эрелегендә шакмаклап турала. Туралган кабакка кирәгенчә тоз сибеп тоталар яки бераз кул белән уып, юкә иләккә салып, саркыталар.
Суы саркып беткәч, кабакка бүрттерелгән, суытылган дөге япмасы кушыла, өстенә эретелгән сары май сибелә, Дөге урынына бүрттерелгән тары ярмасы салырга да ярый. Кабак бәлешенә дөге һәм тары ярмаларын бүрттерми генә дә кушарга мөмкин.
Рецепт:
Бер кабак бәлешенә: 1 килограмм камыр, 1,5 килограмм кабак, 300 грамм дөге яки тары ярмасы, 150—200 грамм сары май, өстенә сөртү өчен бер йомырка алына.
Чыганаклар
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
- Юныс Әхмәтҗанов, "Татар халык ашлары" китабы, 1969 ел.
- Татар халык ашлары. Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.