Әнәс Галиуллин: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнәс Галиуллин latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
Removing Әнәс_Галиуллин.jpg, it has been deleted from Commons by Túrelio because: Copyright violation: https://tinchurinteatr.ru/ru/news/%D1%81%D0%B0%D0%B3%D1%8B%D0%BD%D0%B0%D0%B1%D1%8B%D0%B7
Юл номеры - 2: Юл номеры - 2:
| исем = Әнәс Галиуллин
| исем = Әнәс Галиуллин
| чын исем =
| чын исем =
| рәсем = Әнәс Галиуллин.jpg
| рәсем =
| киңлеге =
| киңлеге =
| рәсем язуы =
| рәсем язуы =

12 мар 2021, 21:33 юрамасы

Әнәс Галиуллин
Туганда бирелгән исеме:

Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин

Туу датасы:

14 декабрь 1940(1940-12-14)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Чуаш Кичүе

Үлем датасы:

9 март 2018(2018-03-09) (77 яшь)

Үлем җире:

РФ, ТР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1962 – 2019

Бүләк һәм премияләр:

ТР халык артисты

Википедиядә Галиуллин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин (1940 елның 14 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Чуаш Кичүе2018 елның 9 марты, РФ, ТР, Казан) — Татарстанның халык артисты. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 55 елдан артык иҗат иткән, 100 дән артык роль башкарган. Озак еллар театрның профком рәисе булып эшләгән.

Тәрҗемәи хәле

1940 елның 14 декабрендә Татарстан АССР Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туган. 1962 елда Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист итеп эшкә чакырыла. 1976 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган.

Эшчәнлеге

Ә.Мирзаһитовның «Әнкәемнең ак чәчләре» спектаклендә Йолдыз, Т.Миңнуллиның «Нигез ташлары»нда Хәлил, шулай ук Г.Мдиваниның «Терезаның туган көне»ндә Антонио, С.Алешинның «Палата»сында Миша кебек рольләре Әнәс Галиуллинга танылу китерә. Яшь артист, театр сәнгате өлкәсендә белемен тагын да камилләштерү максатыннан, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә һәм 1976 елда аны уңышлы гына тәмамлый. Әнәс Галиуллин һәрвакыт ялкынланып, илһамланып иҗат итте. Театрда 55 елдан артык иҗат итү дәверендә ул Ю.О’Нилның «Богауланган мәхәббәт» спектаклендә Симеон, М.Шамыхаловның «Кайнана»сында Аяз, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Фәрит, Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары»нда Хәлил, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында Ахун, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектаклендә Маклер, К.Тинчуринның «Американ»ында Шәех морза, «Сүнгән йолдызлар»ында Саттар, Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!»енда Саттар, Н.Хисамовның «Йосыф-Зөләйха»сында Кыйтфир, Н.Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату»ында Сафуан, Н.Нестерованың «Әллә язмыш, әллә ялгыш… »ында министр урынбасары һәм башка бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган бик күп образлар тудырды. Күренекле артист аларның һәркайсын зур осталык белән тамашачыга җиткерә белде. Аның уенына табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.

Тулырак: http://saby-rt.ru/news/novosti/tatarstanny-khalyk-artisty-ns-galiullin-vafat 2018 елның 9 мартында Казанда вафат[1]. 2018 елның 12 мартында Казанның Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнде.

Башкарган рольләре

  • Йолдыз — «Әнкәемнең ак чәчләре» Ә. Мирзаһитов
  • Хәлил — «Нигез ташлары» Т. Миңнуллин
  • Антонио — «Терезаның туган көне» Г. Мдивани
  • Миша — «Палата» С. Алешин
  • Симеон — «Богауланган мәхәббәт» Ю. О’Нил
  • Аяз — «Кайнана» М. Шамыхалов
  • Фәрит — «Тол хатыннар көймәсе» И. Грекова
  • Ахун — «Хуҗа Насретдин» Н. Исәнбәт
  • Маклер — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал
  • Шәех — «Американ» К. Тинчурин
  • Саттар — «Сүнгән йолдызлар» К. Тинчурин
  • Саттар — «Гайфи бабай, өйлән давай!» Г. Зәйнашева
  • Кыйтфир «Йосыф-Зөләйха» Н. Хисамов
  • Сафуан «Бер тамчы ярату» Н. Гыйматдинова һ. б.

Сылтамалар

Искәрмәләр