Габделбари Баттал-Таймас: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделбари Баттал-Таймас latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Bahismala (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Bahismala (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 33: Юл номеры - 33:
Җәдитчелек хәрәкәте әгъзасы, Казанда «Йолдыз», «Корылтай», «Алтай» газеталарында редакция мөдире (1913—1917), сәркатип (1917—1918), Милләт Мәҗлесе әгъзасы (1917—1918); Идел-Урал штаты җитәкчелеген таркатканда кулга алына (1918); аклар ягыннан Гражданнар сугышында катнаша; 1919 елдан соң, сәяси эшләрдән читләшеп, фәнни-педагогик эшчәнлеген дәвам итә. Контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына.

Казан төрмәсендә, мәҗбүри хезмәт лагеренда тотыла (1920); лагерьдан качып, чит илгә китә (1921).
Казан төрмәсендә, мәҗбүри хезмәт лагеренда тотыла (1920); лагерьдан качып.

[[1920 ел]]ның августында Габделбари Баттал чит илгә чыгып китә. [[1925 ел]]га кадәр [[Финляндия]]дә, аннары [[Төркия]]дә яши. ). Финляндиядә (1921—1924) татар балаларын укыта, фәнни эш белән шөгыльләнә, Финляндиядәге татар җәмгыятен оештыручыларның берсе. Төркиядә (1925 елдан) Төрек филологиясе институты өчен русчадан фәнни әсәрләр тәрҗемә итә; Матбугат Гомум Мөдирлегендә рус теленнән тәрҗемәче; Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре (1927—1947); Истанбулда үткәрелгән Беренче Төрек теле корылтаенда катнаша (1932); Төрек мәдәниятен өйрәнү институтының хәбәрләшү әгъзасы (1947); Төрек телен өйрәнү җәмгыятен оештыручыларның берсе.

5 апр 2021, 14:28 юрамасы

Габделбари Баттал

Туу датасы: 1880(1880)
Туу урыны: Яңа Алтан (Яңа Биләгүр) авылы, Бозаулык өязе, Самара губернасы
Үлем датасы: 1969(1969)
Үлем урыны: Истанбул
Эшчәнлек төре: язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе

Габделбари Габдулла улы Сәетбаттал яки Габделбари Баттал (18801969) — күренекле татар әдибе, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, татар эмиграциясенең күренекле вәкиле.

Биография

Ул Россия империясенең Самара губернасының Бозаулык өязе Яңа Алтан (Яңавыл) авылында таза хәлле зыялы гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары соң Ырынбурдагы Кәрвансарай мәхәлләсе һәм Ырынбур Каргалысы мәдрәсәләрендә укый, соңрак Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә белем ала. Троицкидагы мәдрәсәдә укыган вакытта аны Габделбәри дип атый башлыйлар. Рус-япон сугышы башланыр алдыннан Мисырга китә, 1904-1906 елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында укый. Шул вакытта ул гарәп газеталарында яза башлый.

1908 елда Габделбари Мисырдан кайта, «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы һәм башка матбугат чараларында яза. Әдәбият, милли-иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре белән ул киң таныла. 1910-1913 елларда Троицкидагы мәдрәсәдә гарәп теле, әдәбияты һәм тарих укыта, аннары, Казанга килеп, «Йолдыз» газетасында эшли.

Җәдитчелек хәрәкәте әгъзасы, Казанда «Йолдыз», «Корылтай», «Алтай» газеталарында редакция мөдире (1913—1917), сәркатип (1917—1918), Милләт Мәҗлесе әгъзасы (1917—1918); Идел-Урал штаты җитәкчелеген таркатканда кулга алына (1918); аклар ягыннан Гражданнар сугышында катнаша; 1919 елдан соң, сәяси эшләрдән читләшеп, фәнни-педагогик эшчәнлеген дәвам итә. Контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына.

Казан төрмәсендә, мәҗбүри хезмәт лагеренда тотыла (1920); лагерьдан качып.

1920 елның августында Габделбари Баттал чит илгә чыгып китә. 1925 елга кадәр Финляндиядә, аннары Төркиядә яши. ). Финляндиядә (1921—1924) татар балаларын укыта, фәнни эш белән шөгыльләнә, Финляндиядәге татар җәмгыятен оештыручыларның берсе. Төркиядә (1925 елдан) Төрек филологиясе институты өчен русчадан фәнни әсәрләр тәрҗемә итә; Матбугат Гомум Мөдирлегендә рус теленнән тәрҗемәче; Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре (1927—1947); Истанбулда үткәрелгән Беренче Төрек теле корылтаенда катнаша (1932); Төрек мәдәниятен өйрәнү институтының хәбәрләшү әгъзасы (1947); Төрек телен өйрәнү җәмгыятен оештыручыларның берсе. Чит илдә дә әдәби иҗат эшен туктатмый, газета-журналларда яза, тарихи, публицистик, биобиблиографик хезмәтләрен бастыра. Әдип 1969 елда Истанбулда якты дөньядан китә.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  • Габделбари Баттал Таймас