Надир Дәүләт: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Надир Дәүләт latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
Byltyr (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 11: Юл номеры - 11:
| гражданлык = {{TUR}}
| гражданлык = {{TUR}}
| милләт = [[татар]]
| милләт = [[татар]]
| үлем датасы =
| үлем датасы = 30.04.2021
| үлем җире =
| үлем җире =
| әти =
| әти =

30 апр 2021, 09:39 юрамасы

Надир Дәүләт
Туган телдә исем Надир Ибраһим улы Дәүләткилде
Туган 15 июль 1944(1944-07-15)
Мукден, Маньчжурия, Кытай
Үлгән 30 апрель 2021(2021-04-30) (76 яшь)
Истанбул, Төркия[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Төркия байрагы Төркия
Әлма-матер Истанбул университеты
Һөнәре тарихчы-галим
Эш бирүче Мәрмәрә университеты[d]
Сайт http://www.devletkildi.net/

Надир Дәүләт (төр. Nadir Devlet, 15.07.1944, Мукден шәһәре (ru), Кытай) — күренекле татар галиме, Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Мәрмәрә университеты профессоры, тарихчы, TASAM премиясе лауреаты[2][3][4].

1982 елдан бирле фән өлкәсендә тарих буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Ул татар, инглиз, азәрбайҗан, төрек телләрендә басылган егермедән артык гыйльми китаплар авторы.

Азатлык радиосында Әхтәм Ибраһим тәхәллүсе астында эшли.

Тәрҗемәи хәл

Надир 1944 елда большевизм диктатурасыннан туткачып, Кытай Маньчжуриясенә барып, тыныч куыш тапкан татар зыялысы Ибраһим Дәүләт-Килденең гаиләсендә дөньяга килә. Бер яше тулар-тулмас вакытта совет гаскәрләре Маньчжуриягә бәреп керә, атасы Ибраһим абзый белән анасы Рокыя ханымны кулга алалар, Себергә алып китеп, зинданга ябалар. Бер яшьлек сабый Надирны күршеләре яшереп алып кала.

Ятим Надирны миһербанлы Әхтәм абзый Ильясов белән Гайниҗамал ханым уллыкка ала. Надир үзенең ата-анасын күрми-белми үсә. Әхтәм абзый белән Гайниҗамал ханым Надир үсеп балигъ булгач кына серне ача. Шулай итеп, Надир үзенең Ильясов түгеллеген, бәлки Дәүләт-Килде атлы морзалар токымыннан икәнлеген белә. Соңрак ул Совет сөргенендә җәберләнүче анасы төрмәдә нәни сеңлесен табуын белә. Сеңлесен әнисеннән тартып алып ятимнәр йортына тапшырган булалар. Надир Дәүләт еллар буе аны эзли. 1990нчы елларда сеңлесе белән Казанда очрашалар.

Надир Дәүләт 1967-1971 елларда Истанбул университетында белем ала. 1972-1974 елларда укуын Алманиядә, Мүнхендагы Людвиг Максимилиан университетында дәвам итә. Яңадан Төркиягә әйләнеп кайткач, Надир Дәүләт бөтен күңелен үзе сайлаган тарихи мәсьәләләрне өйрәнүгә багышлый. Галим озак еллар Мәрмәрә университетында эшли, биредә төрки халыклар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәген җитәкли.

Надир Дәүләтнең активлыгы һәм тырышлыгы белән, Тукай исемендәге яшьләр клубы, "Тукай бюллетене", 1960 еллар ахырында "Идел-Урал төрек татарларының ярдәмләшү" җәмгыяте оештырыла.

Төркиядә 1970 елларда күренекле эшкуар һәм меценат Әхмәтвәли Мәнгәр ярдәме белән нәшер ителгән "Казан" журналы бастырыла башлый. 1970-1973 елларда Надир Дәүләт бу журналның баш мөхәррире булган, ә 1973-1980 елларда исә ул редколлегия әгъзасы вазифасын үтәгән. 1972-84 елларда «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясендә тапшырулар алып бара. 1982 елда Алманиядә тарих фәненнән докторлык диссертациясен яклаганнан соң, дөньяның абруйлы югары уку йортларында (Истанбулда Мәрмәрә университеты, АКШта Колумбия һәм Висконсин университетлары) төрки халыклар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган фәннәрне укыта.

Профессор Надир Дәүләт тарафыннан татарлар арасында 1917–1919 елларда барган иҗтимагый-сәяси процесслар турында хезмәтләр, фәнни-гамәли экспедиция очерклары, төрек, татар, рус, азәрбайҗан һәм инглиз телләрендә 20ләп монография языла.

Надир Дәүләтне Татарстанда, зур шәхес һәм олы галим буларак яхшы беләләр. Биредә аның 4 монографиясе һәм егермедән артык фәнни мәкаләсе дөнья күрде. Надир Дәүләт үзенең чын ватаны, чын дәүләте дип Татарстанны саный һәм татар халкының тарихы-әдәбиятына бәйле җыеннарда бик теләп, актив рәвештә катнаша.

  • 1984-2001 елларда Надир Дәүләт Мәрмәрә университетында укытучы була.
  • 1986-1997 елларда Мәрмәрә университеты каршындагы Төрки эзләнүләр үзәгенең директор урынбасары.
  • 1997-2001 елларда Мәрмәрә университеты каршындагы Төрки эзләнүләр үзәгенең директоры.
  • 1997-2005 елларда Хәрби академиядә укытучы.
  • 2001-2007 елларда Истанбулның Йедитәпә университетында тарих кафедрасы мөдире.[5]

Эшчәнлеге

  • 2005 елда Надир Дәүләтнең 1920-1940 елларда Ерак Шәрекъта күпләп һәм күмәкләшеп яшәгән татарларның тарихи язмышын тасвирлаган "Ерак Көнчыгыштагы татар-башкортларга ни булды?" хезмәте татар телендә дөнья күрде. Надир Дәүләт шул төбәктә туып үскән татар эмиграциясе вәкиле буларак, үз сүзен әйтеп, бик тә үзенчәлекле күзәтүләр ясый, татарларның бу төбәктәге ачы язмышын тәфсилләп тасвирлый.
  • 2008 елда Казанда "Җыен" һәм "Милли китап" нәшриятлары тарафыннан нәшер ителгән иң саллы "1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрк-татар Милләт Мәҗлесе" эше.
  • "Милләт белән Совет арасында. 1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" дигән китабы.
  • "Русия төркиләренең милли көрәш тарихы (1905-1917)" китабы.
  • "Идел-Урал экспедиционы: Татарлар-Башкортлар-Чувашлар" (Анкара, 1997 ел).
  • "Русия төрекләренең милли муҗәдәлә тарихы" (Икенче басма, Анкара, 1998 ел).
  • "Ефәк юлы экспедициясе альбомы" (Анкара, 1997 ел) һ.б.

Чыганаклар

  1. "Дәүләтле Надир Дәүләт". Рабит Батулла. "Казан утлары" журналы. №2. 2000
  2. "Күренекле тарихчы Надир Дәүләт юбилее мөнәсәбәте белән". Искәндәр Гыйләҗев. "Tatarica" журналы. №2. 2014 ел.

Искәрмәләр