Татар сәнгате: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар сәнгате latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Lotje (бәхәс | кертем)
-missing files
Yufereff (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 45: Юл номеры - 45:
{{art-stub}}
{{art-stub}}


[[Төркем:Сәнгать]]
[[Төркем:Татар сәнгате|*]]
[[Төркем:Татар мәдәнияте]]

2 май 2021, 18:15 юрамасы

Сәнгать - халык күңелен, аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт. Шуңа күрә күпчелек очракта халык тарихын һәм хәзерге хәлен сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать аркылы өйрәнәләр, танып беләләр. Мәсәлән, борынгы Римның Помпей хәрабәләрендәге һәм башка корылмаларындагы бизәкләрне, японнарның декоратив сәнгатен, кытай савыт-сабаларын, Иран келәмнәрен бөтен дөнья сокланып карый һәм бу милләтләр белән иң элек шулар аркылы таныша.

Татар сынлы сәнгате

Татар халкының сынлы сәнгате бизәү һәм сырлаудан тора.

Бизәлеш

Халык үзенең кием-салымын, йорт-җирен, көнкүреш җиһазларын гасырлар буе үзенә хас декоратив рәсемнәр белән бизәп килгән. Чабата үрү, чыпта тукудан башлап, катлаулы сарайлар салуга кадәр һәркайсында халыкның иҗади зәвыгы чагылган.

Сынлы сәнгать осталарын 1892 елда оешкан Казан сәнгать мәктәбендә (1901 елдан Казанның татарлар яшәми торган Грузин, хәзерге К.Маркс урамында урнашкан) әзерлиләр.

Татар халык сәнгате

Республикада халык сәнгате мәсьәләләре белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Дәүләт музее шөгыльләнә.

Нәкыш, сынчылык, графика, архитектура, дизайн һәм экспозиция

Сынлы сәнгать нәкыш, скульптура, графика, коручылык һәм архитектура төрләренә бүленә. Татар дөньясында Исмәгыйль Гайнетдинов (Мәскәүдәге авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең Татарстан павильоны авторы), монументаль нәкыш остасы Чыңгыз Әхмәров (М.Җәлил исемендәге татар дәүләт Опера һәм балет театры фойесындагы панно авторы), һәйкәлче Садри Ахун (Тукай һәйкәле), рәссамнар Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Абрек Абзгильдин һ.б. - билгеле исемнәр.

Татар музыка сәнгате

Халык тарихының һәм мәдәниятенең рухи һәйкәле булып саналган музыка сәнгате дә игътибарга лаек. Музыка үсеше һәрвакыт җәмгыять үсеше белән бәйләнештә барган. Шуңа күрә һәр чорның үзгәреп торучы үз музыка теле, жанрлар системасы бар. Бу төр сәнгать үсеше Болгар чорыннан ук башлана. Ул вакытта Коръәнне көйләп уку киң таралган. Соңрак, көйләүгә нигезләнеп, мөнәҗәт, бәет дип аталган фольклор жанрлары барлыкка килә. Идел буе халыкларында такмак дип аталган жанр да булган. Музыка сәнгате Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында нык үсеш ала. Бу турыда язма истәлекләр сөйли: Мәскәүгә илчеләр белән бергә җырчылар һәм музыкантлар җибәрелә торган була.

Татар җырлары

Татар халкы авыл көйләрен һәм салмак көйләрне якын иткән. Бу көйләр гармун белән башкарылган. Җырлар озын һәм кыска төрләргә бүленгән. Рус музыкасына ияреп, марш, вальс төрләре дә кулланылган. ХХ гасырның 60 нчы елларыннан музыка сәнгате массакүләм төсмер ала. Бу радио һәм телевидение үсешенә йогынты ясый. Татар музыка сәнгатен мәшһүр җырчылар һәм композиторлар Сара Садыкова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Флера Сөләйманова, Рөстәм Яхин, Александр Ключарев, Фәрит Яруллиннардан башка күзаллау мөмкин түгел. Аларның миһербанлы хезмәте аша татар халкы музыка аренасында үз урынын тапты.

Татар инструменталь музыкасы

Татар операсы

Татар театры

Драма

Комедия

Трагедия

Татар әдәбияты

Төп мәкалә: Татар әдәбияты

Татар шигърияте

Татар прозасы

Татар драматургиясе

Татар кинематографиясе

Татар циркы

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

татар сәнгате

казан татар сәнгате