Әлмира Әдиатуллина: юрамалар арасында аерма
к мәгълүмат өстәү: + вафаты (27.07.2021) |
к милләте ни өчендер нугай дип күрсәтелгән, шуны - татарга алыштырдым |
||
Юл номеры - 10: | Юл номеры - 10: | ||
| туу җире = [[СССР]], [[РСФСР]], [[БАССР]], {{туу җире| Илеш районы | Илеш районында}}, [[Сәеткол (Илеш районы)|Сәеткол]] |
| туу җире = [[СССР]], [[РСФСР]], [[БАССР]], {{туу җире| Илеш районы | Илеш районында}}, [[Сәеткол (Илеш районы)|Сәеткол]] |
||
| гражданлык = {{байрак|СССР}} [[СССР]]→<br/>{{байрак|Россия}} [[РФ]] |
| гражданлык = {{байрак|СССР}} [[СССР]]→<br/>{{байрак|Россия}} [[РФ]] |
||
| милләт = |
| милләт = татар |
||
| үлем датасы = 27.07.2021 |
| үлем датасы = 27.07.2021 |
||
| үлем җире = [[РФ]], [[ТР]], {{үлем җире| Казан | Казанда}} |
| үлем җире = [[РФ]], [[ТР]], {{үлем җире| Казан | Казанда}} |
29 июл 2021, 07:06 юрамасы
Әлмира Әдиятуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина |
Туган | 8 июль 1938 СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы , Сәеткол |
Үлгән | 27 июль 2021 (83 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Горсовет урамы[d][1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | журналист, җәмәгать эшлеклесе |
Бүләк һәм премияләре | ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989) |
Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина, псевдонимы Әлмира Сарьяз[2] (1938 елның 8 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Сәеткол — 2021 елның 27 июле, РФ, ТР, Казан) ― журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989), дин эшлеклесе.
Белеме
1938 елның 8 июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.
Эшчәнлеге
"Совет мәктәбе" (1962), "Азат хатын" (1964-1993; 1991 елдан "Сөембикә"; 1990-1993 елларда җаваплы сәркатип вазифасында) журналларында, "Бәйсезлек" газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Бер үк вакытта Татар иҗтимагый үзәге каршындагы Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан "Мөслимә" газетасы мөхәррире. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.
Мәкаләләре "Ялкын", "Сөембикә" журналларында, "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Шәһри Казан" газеталарында басыла. Күпчелек мәкаләләре яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, татар халкының рухи хәзинәләрен яңадан тергезү мәсьәләләренә багышлана.
2021 елның 27 июлендә Казанда вафат[3]. Казанның мөселман зиратында җирләнгән [4].
Әдәбият
- Әмирханов М. Яктының җаны җәннәт // «Сөембикә». 1998. № 7.
Кулланылган әдәбият
- Татар энциклопедиясе: [6 томда] / баш мөхәр. М. Х. Хәсәнов (3 томнан Ә. М. Мазһаров) ; [җав. мөхәр. Г. С. Сабирҗанов] .— Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008 - 1 т. А-В. - Б. 276
Искәрмәләр
- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ УЛ БИТ ӘЛМИРА АПА!
- ↑ Татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина вафат. Азатлык радиосы, 27.07.2021
- ↑ Әлмирә Әдиятуллина узган юл: Милләт, хокук, мәгърифәт. Азатлык радиосы, 28 июль 2021
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|