Әлмира Әдиатуллина: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлмира Әдиатуллина latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Byltyr (бәхәс | кертем)
к милләте ни өчендер нугай дип күрсәтелгән, шуны - татарга алыштырдым
Byltyr (бәхәс | кертем)
Зиратның төркеме өстәдем
Юл номеры - 50: Юл номеры - 50:


{{rq|image}}
{{rq|image}}
[[Төркем:Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр]]

29 июл 2021, 07:09 юрамасы

Әлмира Әдиятуллина
Туган телдә исем Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина
Туган 8 июль 1938(1938-07-08)
СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы , Сәеткол
Үлгән 27 июль 2021(2021-07-27) (83 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Горсовет урамы[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре журналист, җәмәгать эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989)

Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина, псевдонимы Әлмира Сарьяз[2] (1938 елның 8 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Сәеткол2021 елның 27 июле, РФ, ТР, Казан) ― журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989), дин эшлеклесе.

Белеме

1938 елның 8 июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Эшчәнлеге

"Совет мәктәбе" (1962), "Азат хатын" (1964-1993; 1991 елдан "Сөембикә"; 1990-1993 елларда җаваплы сәркатип вазифасында) журналларында, "Бәйсезлек" газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Бер үк вакытта Татар иҗтимагый үзәге каршындагы Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан "Мөслимә" газетасы мөхәррире. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.

Мәкаләләре "Ялкын", "Сөембикә" журналларында, "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Шәһри Казан" газеталарында басыла. Күпчелек мәкаләләре яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, татар халкының рухи хәзинәләрен яңадан тергезү мәсьәләләренә багышлана.

2021 елның 27 июлендә Казанда вафат[3]. Казанның мөселман зиратында җирләнгән [4].

Әдәбият

Кулланылган әдәбият

  • Татар энциклопедиясе: [6 томда] / баш мөхәр. М. Х. Хәсәнов (3 томнан Ә. М. Мазһаров) ; [җав. мөхәр. Г. С. Сабирҗанов] .— Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008 - 1 т. А-В. - Б. 276

Искәрмәләр