Имән гөмбәләре: юрамалар арасында аерма
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8 |
|||
Юл номеры - 8: | Юл номеры - 8: | ||
== Чыганаклар == |
== Чыганаклар == |
||
*ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты |
*ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты |
||
*[http://tatarile.org/maglumat/maqala-qaraw?title=&tid=189&sort_by=totalcount&sort_order=DESC Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.] |
*[http://tatarile.org/maglumat/maqala-qaraw?title=&tid=189&sort_by=totalcount&sort_order=DESC Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.] {{Webarchive|url=https://web.archive.org/web/20160305020359/http://tatarile.org/maglumat/maqala-qaraw?sort_by=totalcount&sort_order=desc&tid=189&title= |date=2016-03-05 }} |
||
[[Төркем:Гөмбәләр]] |
[[Төркем:Гөмбәләр]] |
9 авг 2021, 01:49 өчен соңгы юрама
Имә́н гөмбәләре́ - болетчалар семьялыгы гөмбәләренең берничә төре. Күп өлеше Европада, шулай ук Төньяк Америкада таралган. ТР территориясендә зәйтүн-көрән имән гөмбәләре яисә имән гөмбәсе (Boletus luridus) һәм тимгелле имән гөмбәләре (Boletus erytropus) очрый.
Яфраклы урманнарда, имән астында үсәләр. Эшләпәсе зәйтүн-көрән төстә, диаметры 5-20 см, калын итле, эшләпәнең өсте шома, коры. Йомшагы лимондай сары, сынган урыны зәңгәрләнә, хуш исле һәм тәмле. Эшләпәсенең көпшәле катламы кызгылт-көрән. Споралы порошогы зәйтүн төсле. Сабы 7-12 см биеклектә, төбе бүлбесыман калынайган, көрән-алсу челтәр бизәкле. Тимгелле имән гөмбәләре караңгырак эшләпәсе, кызгылт таплы һәм буй-буй аксыл-сары сабы белән аерыла.
Ике төре дә ашарга яраклы, яңа җыелган һәм тозланган килеш кулланыла.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 5 март көнендә архивланган.