Бәкара сүрәсе: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәкара сүрәсе latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 41: Юл номеры - 41:
* [http://www.imam.ru/quran/002.html Имам.ру сайты]
* [http://www.imam.ru/quran/002.html Имам.ру сайты]


[[Төркем:Корьән сүрәләре]]
[[Төркем:Коръән сүрәләре]]


[[ace:Surat Al-Baqarah]]
[[ace:Surat Al-Baqarah]]

30 авг 2010, 18:14 юрамасы

әл-Бәкара
гарәп. البقرة

Арабский Коран (14мб).pdf
Сүрә (аудио)
әл-Бәкара
Исеменең тәрҗемәсе

Сыер

Статистика
Сүрә саны

2

Аятьләренең саны

286

Җуз

1—2

Сүзләре саны

6144

Хәрефләре саны

25613

Алдагы сүрә

Әл-Фатыйха

Киләсе сүрә

Әли Гыймрән

Тәрҗемә

QuranAcademy.org

Сыер сүрәсе (әл-Бәкара) (гарәп. سورة البقرة‎ суратүл-бәкара) — Коръәннең икенче сүрәсе.

Сүрәнең иңү чоры: мәдинә. Аятьләре саны: 286. Хәрефләре саны: 25613.

«Әл-Бәкара» — Коръәннең иң зур сүрәсе. Ул - Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) Мәдинәгә һиҗрәтеннән соң, беренче булып иңгән сүрә. Бу сүрә әл-Фатиха сүрәсенең ахырындагы фикерне тәфсилләп дәвам итүдән башлана. Ул Коръәннең тәкъвалыларга (Аллаһтан куркучыларга) кулланма булуын ассызыклый. Анда иманлылар һәм үзләренә Аллаһның ачуын алган кәферләр, монафикълар (икейөзлеләр) турында әйтелә.

Сүрә үз исемен 63-66 аятьләрдә тасвирланган вакыйгага бәйле рәвештә ала. Ул аятьләрдә Аллаһы Тәгалә яһүдиләргә сыерны корбан чалырга куша.

Эчтәлеге

Бу сүрәдә кешеләрнең 3 төркемгә: Аллаһка чыннап торып ышанучыларга, Аңа ышанмаучыларга һәм икейөзлеләргә бүленүенә күрсәтелә.

Сүрә кешеләрне бары тик аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыра, кәферләргә һәм монафикъларга кисәтү һәм мөэминнәргә хәерле хәбәрне үз эченә ала.

Бәкара сүрәсендә Бәни Исраил кавеме турында сөйләнелә, аларга Аллаһының рәхмәсе турында, Мусә (галәйхиссәләм) вакыты турында исләренә төшерә. Сүрәнең яртысы диярлек Ибрахим һәм Исмәгыйльнең (галәйхумуссәләм) Кәгъбәне төзүләре турында яһүдиләргә исләренә төшерүгә багышланган. .

Сүрәдә Коръән кешеләренә мөрәҗәгать, Муса (галәйһиссәләм) һәм Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәссәләм) өммәтләре арасындагы уртаклыкка күрсәтү, кыйбла турында сөйләү китерелгән.

Бу сүрәдә тәүхид (бераллалык) һәм Аллаһының аятьләре (урыс. знамение), ширек, хәрам азык һәм Аллаһның ыгна рөхсәт итәргә һәм тыярга хокукы булуы әйтелә. Анда таүфикълыкның ни икәнлеге, шулай ук Аллаһның ураза, васыять, алдау юлы белән чит мал алу, үч алу, Аллаһ юлында көрәшү, хаҗ, гумрә, хәмер, азартлы уеннар, никах һәм талак, сәҗдә, баланы имезү, бурыч, рибачылык һ.б. турында күрсәтмәләре китерелә.

Сүрәдә шулай ук тәүхид һәм яңадан терелү турында сөйләнелә. Сүрә мөэминнәрнең аларга кәферләргә каршы ярдәм сорау догасы белән тәмамлана.

Чыганак