Мөхәммәт Галләмов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Галләмов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25: Юл номеры - 25:


== Карашлар һәм йогынты ==
== Карашлар һәм йогынты ==
[[File:Миңнеханов һәм Галләмов.jpg|360px|thumb|right|Миңнеханов һәм Галләмов]]
[[File:Миңнеханов һәм Галләмов.jpg|360px|thumb|right|Мөхәммәт Галләмов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән]]
Мөхәммәт Галләмов - [[татар теле]] һәм аның бетүе турында борчулы фикер белдерүче дин әһелләренең берсе. "Ихлас" мәчетенедә вәгазьләрнең татар телендә баруын ассызыклый.<ref>https://www.youtube.com/watch?v=VqojqadKoJg&t=2042</ref>
Мөхәммәт Галләмов - [[татар теле]] һәм аның бетүе турында борчулы фикер белдерүче дин әһелләренең берсе. "Ихлас" мәчетенедә вәгазьләрнең татар телендә баруын ассызыклый.<ref>https://www.youtube.com/watch?v=VqojqadKoJg&t=2042</ref>



20 окт 2021, 09:33 юрамасы

Мөхәммәт Галләмов
Туган телдә исем Мөхәммәт Мостафа улы Галләмов
Туган 26 март 1951(1951-03-26) (73 яшь)
Баязит авылы, Миякә районы, БACCР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Һөнәре дин эшлеклесе
Балалар Эльза, Илгиз
Ата-ана
  • Мостафа Галләмов (әти)
  • Миңнехәят Галләмова (әни)
Бүләк һәм премияләре Халыклар дуслыгы ордены (Башкортостан), Мифтахетдин Акмулла премиясе (2015), "Дуслык" ордены (Татарстан Республикасы)

Википедиядә Галләмов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.Мөхәммәт Мостафа улы Галләмов (1951 елның 26 мартында Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасының Миякә районы Баязит авылы)ислам дин эшлеклесе, имам-хатыйб, табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты, Уфа шәһәре "Ихлас" мәчетенең Мәҗлесе рәисе, Башкорстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең журналистлар берлеге әгъзасы[1].

Тормыш юлы

Мөхәммәт Галләмов 1969 елда Кыргыз-Миякә авылының №1 урта белем бирү мәктәбен тәмамлый. 1976 елдан Башкорт дәүләт медицина университетының (БДМУ) студенты була һәм 80 нче еллар ахырына кадәр медицина өлкәсендә төрле вазифаларда эшли:

  • 1976-1979 елларда Уфаның Куватов исемендәге балалар хастаханәсенең пульмонология бүлегендә врач-педиатр
  • 1981 елдан Башкорт дәүләт педагогика институтының медицина әзерлеге кафедрасында ассистент
  • 1984 елдан БДМУда кеше анатомиясе кафедрасында ассистент
  • 1986 елдан шунда ук көндезге уку бүлегендә аспирант
  • 1988 елда медицина фәннәре кандидатына диссертация яклый.

Дин өлкәсендә

Медицинадан диндә эшчәнлеккә күчәргә этәргеч булган вакыйгаларның берсе итеп, Мөхәммәт Миякә авылында имам булып торган әнисенең абыйсы белән булган хәлләрне искә ала:


Мин медицина институтын, аспирантураны тәмамладым. Фәннәр кандидаты. Кесә тулы диплом. Зурәти янына кайтам: “Улым, әйдә, Коръән укытам, өйрәтәм”, - ди. Ә мин укый алмыйм. Икенче елны кабат чакыра. Шуннан соң уйландым, кесә тулы диплом, ә зурәти укыганны да укый белмим. Нинди гыйлем инде бу, димен.

[2]

Файл:Мөхәммәт Галләмов.jpg
Мөхәммәт Галләмов "Ком сәгате" тапшыруында

1990 елда Тәлгать Таҗетдин тарафыннан яңа ачылган Уфа Тарихи мәчете каршындагы Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәдрәсәгә укый башлый. Икееллык мәдрәсәдә укып чыккач, аны Тәлгать Таҗетдин ССРБның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтендә җаваплы сәркәтип вазыйфасына эшкә чакыра. Ислам дине белемен арттыру өчен, Төркиянең Кайсери шәһәрендәге Эрҗиес университетына югары теология белемен алырга 1994 елда укырга керә. 1997 елда университетта укуны тәмамлагач, Мөхәммәт Уфадагы "Ихлас" мәчетенә имам-хатыйб итеп сайлана, соңрак мәчетенең мәхәллә җыены рәисе була.

"Ихлас"та эшләгәндә мәчеткә караган "Ихлас" телерадиокомпаниясенә нигез сала һәм Башкортстанның "Туган тел" телеканалында даими рәвештә чыга торган "Балкыш" тапшыруын алып бара.

Мәчеттә шулай ук ялларда эшли торган дини белем бирү мәктәбе булдырылган.[3] [4]

Мәчетә Ризаэддин Фәхреддин һәм башка дин эшлеклеләренә багышланган конференцияләр һәм кичәләр оештырыла.[5]

Карашлар һәм йогынты

Файл:Миңнеханов һәм Галләмов.jpg
Мөхәммәт Галләмов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән

Мөхәммәт Галләмов - татар теле һәм аның бетүе турында борчулы фикер белдерүче дин әһелләренең берсе. "Ихлас" мәчетенедә вәгазьләрнең татар телендә баруын ассызыклый.[6]

«Ихлас» мәчетенең имам-хатыйбы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Галләмовны үзенең дөньяга карашларын формалаштыруга зур йогынты ясаган шәхесләрнең берсе итеп саный.[7]

Хезмәтләр

Мөхәммәт Галләмов 20 дән артык фәнни хезмәт һәм берничә патент авторы.

Дин өлкәсендәге хезмәтләр:

  • Тугры юл: вәгазь-нәсыйхәт вә хөтбәләр – Уфа, 2010
  • Сөйләм осталыгы юлыннан, Гали бине Әбү Талиб – татар теленә тәрҗемә, Мәскәү, 2017
  • Мөкатдәс әманәтләр – Казан, 2018

Бүләкләр

Искәрмәләр