Вера Кузьмина: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вера Кузьмина latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8.2
Юл номеры - 67: Юл номеры - 67:


== Сылтамалар ==
== Сылтамалар ==
* [http://drama21.ru/page/Akteri/Narodnie_art/Kuzjmina_Vera_Ku/ Вера Кузьминична Кузьмина.] Сайт Чувашского академического госдрамеатра им. К. В. Иванова{{ref-ru}}
* [http://drama21.ru/page/Akteri/Narodnie_art/Kuzjmina_Vera_Ku/ Вера Кузьминична Кузьмина.] {{Webarchive|url=https://web.archive.org/web/20191001154915/http://www.drama21.ru/page/Akteri/Narodnie_art/Kuzjmina_Vera_Ku |date=2019-10-01 }} Сайт Чувашского академического госдрамеатра им. К. В. Иванова{{ref-ru}}
== Моны да карагыз ==
== Моны да карагыз ==
* [[Педер Хузангай музее (Сиктерме-Хузангай)|Педер Хузангай музее]] (''[[Сиктерме-Хузангай]]'')
* [[Педер Хузангай музее (Сиктерме-Хузангай)|Педер Хузангай музее]] (''[[Сиктерме-Хузангай]]'')

6 ноя 2021, 00:54 юрамасы

Вера Кузьмина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Вера Кузьма кызы Кузьмина

Туу датасы:

16 ноябрь 1923(1923-11-16)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, Чуаш АӨ, Янтык районы, Яншык-Норваш

Үлем датасы:

22 октябрь 2021(2021-10-22) (97 яшь)

Үлем җире:

РФ, ЧР, Чабаксар

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1947 – 2021

Бүләк һәм премияләр:
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Хөрмәт ордены (РФ) - 2014Халыклар дуслыгы ордены

ССРБ халык артисты - 1980 РСФСР халык артисты - 1975 РСФСР атказанган артисты - 1968 «Алтын битлек» премиясе - 2018Чуаш Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены - 1980

Википедиядә Кузьмина фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Вера Кузьмина, Вера Кузьма кызы Кузьмина (чуаш. Вера Кузьминична Кузьмина, ире фамилиясе буенча Хузангай, 1923 елның 16 ноябре, ССРБ, РСФСР, Чуаш АӨ, Чуел өязе, Янтык волосте, Яншык-Норваш2021 елның 22 октябре, РФ, ЧР, Чабаксар) — драма актрисасы, К. В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры артисты (1947 елдан), ССРБ халык артисты (1980), Чуаш АССРның К. В. Иванов исемендәге Дәүләт (1991), «Алтын битлек» РФ милли театр (2018) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1923 елның 16 ноябрендә Чуаш АӨ Чуел өязе Янтык волосте (хәзерге ЧР Янтык районы) Яншык-Норваш авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында (1941—1943) Смоленск, Мәскәү астында утын әзерләүдә эшләгән. Мәскәүдә А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтын(рус.) тәмамлаган (рус. ГИТИС, укытучысы — ССРБ халык артисты М. М. Тарханов). 1947 елдан К. В. Иванов исемендәге (1959 елда бирелгән) Чуаш дәүләт академия драма театры сәхнәсендә хезмәт итә. В. К. Кузьмина — зур сәхнә остасы, талантлы актриса, чуаш халкының горурлыгы. Образга җиңел керү осталыгы, зур хезмәт сөючәнлек, югары профессиональлек, тормышны тирән белү, зирәклек кебек сыйфатлары актрисага гомерлеккә чуаш милли театр сәнгате хәзинәсенә кергән кабатланмас хатын-кызлар образларын булдыруда ярдәм итә. Ул рус һәм чит ил классикасы, заманча драматургия, шулай ук чуаш авторларының әсәрләре буенча куелган йөздән артык спектакльдә уйный.

Үзенең 80 яшьлегенә В. К. Кузьмина Ф. Гарсиа Лорка(рус.) пьесасы буенча куелган «Бернарда Альба йорты» спектаклендәге Бернарда Альбаның ролен башкарып, тагын бер тапкыр үзенең көчен һәм талантын исбатлый.

В. К. Кузьмина барлык республика чараларында, фестивальләрдә, смотрларда, конкурсларда, очрашуларда актив катнаша. Чуаш Республикасының халык театрларына зур ярдәм күрсәтә, яшь артистларга актерлык осталыгының нечкәлекләренә төшенүдә актив ярдәм итә.

Башкарган кайбер рольләре

Вера Кузьма кызы Кузьмина
  • Таня — «Таня» А. Арбузов
  • Анисья — «Караңгылык хакимияте» Л. Н. Толстой
  • Клавье — «Янгын аты» Н. Терентьев
  • Кедерук — «Чык, чык Иванга» Н. Айзман
  • Җитәкче, Чуаш Хатыны — «Таңда кыз елавы»
  • Унеслу — «Йолдызлар сүнгәндә» Н. Сидоров
  • Әби — «Агачлар аягүрә үлә» А. Касон
  • Кара карлыгач — «Кара карлыгач» Б. Чиндыков
  • Крохина — «Авантюристка» Э. Брагинский
  • Мита әби — «Албена» Й. Йовков
  • Айша Абай — «Намус бәясе» А. Хмыт
  • Спиридоньевна — «Ачы язмыш» А. Писемский һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Ире Педер Хузангай (1907—1970), чуаш халык шагыйре.

Вафаты

2021 елның 22 октябрендә 97 яшендә Чабаксарда вафат[2][3] .

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр