Ярдәм:Яңа мәкалә язу: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа мәкалә язу latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Memty Bot (бәхәс | кертем)
Don Alessandro (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28: Юл номеры - 28:
#'''Объектив булу''';
#'''Объектив булу''';
#'''Автор хокукларын бозмау''';
#'''Автор хокукларын бозмау''';
[[Сайланган мәкаләләр]]дә иң яхшы мәкаләләр җыелган. Аларны карап, үрнәк алыгыз.
[[Википедия:Сайланган мәкаләләр|Сайланган мәкаләләрдә]] иң яхшы мәкаләләр җыелган. Аларны карап, үрнәк алыгыз.


===3 адым: Кулланылган әдәбият===
===3 адым: Кулланылган әдәбият===

13 ноя 2010, 11:54 юрамасы

Бу сәхифә Сезгә яңа мәкаләне төзүнең төп адымнарын күрсәтер.

Яңа мәкалә язу

Яңа мәкалә төзү өчен, аста булган тәрәзәгә мәкаләгезнең исемен языгыз. Шундый мәкалә булса, Сез аны төзәтә аласыз, ә булмаса, аны яза аласыз.



Теманың исемен дөрес сайлагыз. Теманы Сез, әлбәттә, яхшы белергә тиеш түгел, Сезгә кызык булган темаларны сайлагыз. Теманың исеме баш килештә һәм берлек санында булырга тиеш.

1 адым: Дөрес итеп башлагыз

  • Википедия мәкаләләре мәкалә исемен кабат язу һәм билгеләмә белән башланалар. Мәсәлән: "Татарстан Республикасы – Рәсәй Федерациясе белән берләшкән һәм Рәсәй Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт".
  • Җәяләр эчендә Сез сүзнең килеп чыгышы турында яисә башка телләргә тәрҗемәсен яза аласыз, мәсәлән: "Татарстан Республикасы (рус. Республика Татарстан) – Рәсәй Федерациясе белән берләшкән...".
  • Кешеләр турында язылган мәкаләләрдә аларның туган һәм үлгән даталары булырга тиеш, мәсәлән: "Эратосфен (иске грекча – Ἐρατοσθένης; 276 ел–194 ел безнең эрага кадәр) – Греция математигы, астроном, географ һәм шагыйрь.".
  • Исемнәр язган вакытта, башта Исем, аннары, ата исеме белән Фамилия куелырга тиеш, мәсәлән: "Минтимер Шәрип улы Шәймиев" (тулырак мәгълүмат өчен шәхес исемнәре язу кагыйдәләре битен карагыз).

2 адым: Мәкалә языгыз

Мәкалә һәркемгә аңлаулы булырга тиеш. 500 символдан ким язмаска тырышыгыз. Ике төп кагыйдәне онытмагыз:

  1. Объектив булу;
  2. Автор хокукларын бозмау;

Сайланган мәкаләләрдә иң яхшы мәкаләләр җыелган. Аларны карап, үрнәк алыгыз.

3 адым: Кулланылган әдәбият

  • Мәкаләне тәмамлагач, ахырда "Кулланылган әдәбият" бүлеген эшләгез. Анда Сез нинди әдәбиятны кулланганыгызны языгыз.
  • "Моны да карагыз" бүлегендә якын темалы мәкаләләргә сылтамалар куя аласыз.

4 адым: Мәкаләгезне бизәгез, рәсмиләштерегез

Википедиядә бөтенесе бик җиңел:

  • Калын язылышлы булсын өчен өч тапкыр куш тырнакларны ( ' ) куегыз, мондый рәвештә: «'''Калын язылышы'''». Калын шрифт мәкаләнең исеменә һәм иң әһәмиятле терминнарга куела.
  • Авышлы язу өчен ике куш тырнак куярга кирәк: «''курсив''». Курсив авыр укыла, шуңа күрә аны күп куймагыз.
  • Мәкалә бүлекләре исемнәре аерым юлда языла, һәм = символы белән күрсәтелә. Бүлекне билгеләү өчен = тамгасы икешәр мәртәбә бүлек исеме алдыннан һәм бүлек исеменнән соң куела, ә бүлек эчендә бүлек эшләр өчен = тамгасы өч тапкыр куела, мәсәлән ===4 адым: Мәкаләгезне бизәгез, рәсмиләштерегез===
  • Абзац эшләр өчен бары тик буш юлны калдырырга кирәк.
  • Басым билгесе – ́. Бу үрнәктәге́ сыма́н.
  • Исемлек эшләр өчен * символын куегыз. Нумерацияләнгән исемлек ясау өчен # символын куярга кирәк.
  • Эчке сылтамалар (Википедиянең башка мәкаләләренә) болай эшләнә: «[[Мәкалә исеме|Сылтаманың күренгән өлеше]]». Сылтама тексты мәкаләнең исеме белән бер үк булса, болай эшләгез: [[Австралия]] - кыйтга һәм дәүләт.
  • Тышкы сылтамалар (Башка сайтларга) болай эшләнә: [http://URL-адрес Күренгән текст]. Мәсәлән, [http://www.azatliq.org/ Азатлык радиосы]. Түләүле ресурсларга сылтамалар бирергә ярамый! Википедиядә реклама тыела!

5 адым: Мәкаләгезне категорияләгез

Җиңел эзләү өчен Википедиядә төркемнәр бар. Мәкаләне төркемгә теркәү өчен, мәкалә ахырында буш урын калдырып, [[Төркем:Төркем исеме]] язырга кирәк, мәсәлән [[Төркем:Дәүләтләр]].

6 адым: Башка телдәге мәкаләгә сылтама куегыз

Википедия – Халыкара энциклопедия, шуңа күрә Сез язган мәкалә тагын башка йөз телдә була ала. Башка телдәге шул ук мәкаләгә сылтама эшләр өчен мәкаләнең иң ахырында [[телнең коды:мәкалә исеме]] языгыз. Мәсәлән: [[ru:Татарстан]]. Бу сылтама Рус Википедиясенең Татарстан мәкаләсенә алып барыр.

Тел кодларын сез бу биттән карый аласыз.


Файдалы сылтамалар: