Камилә Вәлиева: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камилә Вәлиева latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dobroknig (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Тамга: күрсәтмәле төзәтмә Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү киңәйтелгән мобиль төзәтмә
Dobroknig (бәхәс | кертем)
Яңарту
Тамга: күрсәтмәле төзәтмә Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү киңәйтелгән мобиль төзәтмә
Юл номеры - 23: Юл номеры - 23:
}}
}}
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Вәлиева}}
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Вәлиева}}
'''Камилә Валерий кызы Вәлиева''' ([[26 апрель]], [[2006]], [[Казан]]) — [[Россия]]нең тимераякта фигуралы шуучы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда чыгыш ясый. Россия чемпионы (2022, дөнья рекорды 283.48 балл), Skate Canada 2021 һәм Rostelekom Cup 2021 Гран-при этаплары җиңүчесе, Finlandia Trophy 2021 ярышының җиңүчесе, Россия чемпионатының көмеш медале иясе (2021), Юниорлар арасында дөнья чемпионы (2020, Таллин), Юниорлар арасында Россия чемпионы (2020).
'''Камилә Валерий кызы Вәлиева''' ([[26 апрель]], [[2006]], [[Казан]]) — [[Россия]]нең тимераякта фигуралы шуучы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда чыгыш ясый. [[Аурупа]] чемпионы [[2022 ел|(2022)]], [[Россия]] чемпионы (2022, дөнья рекорды 283.48 балл), Skate Canada 2021 һәм Rostelekom Cup 2021 Гран-при этаплары җиңүчесе, Finlandia Trophy 2021 ярышының җиңүчесе, Россия чемпионатының көмеш медале иясе (2021), Юниорлар арасында дөнья чемпионы (2020, Таллин), Юниорлар арасында Россия чемпионы (2020).


== Биография ==
== Биография ==

16 гый 2022, 06:50 юрамасы

Камилә Вәлиева
Туган телдә исем Камилә Валерий кызы Вәлиева
Туган 26 июнь 2006(2006-06-26) (17 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Мәскәү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Һөнәре спортчы (фигуралы шуу)

 Камилә Вәлиева Викиҗыентыкта

Википедиядә Вәлиева фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Камилә Валерий кызы Вәлиева (26 апрель, 2006, Казан) — Россиянең тимераякта фигуралы шуучы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда чыгыш ясый. Аурупа чемпионы (2022), Россия чемпионы (2022, дөнья рекорды 283.48 балл), Skate Canada 2021 һәм Rostelekom Cup 2021 Гран-при этаплары җиңүчесе, Finlandia Trophy 2021 ярышының җиңүчесе, Россия чемпионатының көмеш медале иясе (2021), Юниорлар арасында дөнья чемпионы (2020, Таллин), Юниорлар арасында Россия чемпионы (2020).

Биография

2006 елда Камилә Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә туа. Этери Тутберидзе төркемендә күнегүләр ясый. Тренерлар штабы: Этери Тутберидзе, Даниил Глейхенгауз, Сергей Дудаков. Буе — 155 см (2020 ел).

2018 елда Казаннан Мәскәүгә Этери Тутберидзе мәшһүр төркеменә (Самбо-70 спорт үзәге, җитәкчесе Ренат Лайшев) күченеп китә. 2012 елдан 2018 елга кадәр фигуралы шуучы өч тренерны алыштыра: 2014 елга кадәр — Марина Кудрявцева, 2014—2015 еллар сезонында — Игорь Лютиков, ә 2015—2018 елларда Наталья Дубинская һәм Станислав Ковалёв төркемендә күнегүләр ясый[2].

Пабло Пикассо рәсеме буенча «Шар өстендә кыз» дигән Камиләнең программасы дөнья фигуралы шууда зур дан казана.

2019 елда Туринда юниор Гран-при финалында (ISU Junior Grand Prix Final) алтын медаль яулый, 2019 елда Франциянең Куршавель юниор буенча Гран-при (Junior Grand Prix) һәм Чиләбе Гран-при ярышларында беренче урын ала.

Камилә Вәлиева Франциядә рәсми ярышта дүртләтелгән тулуп сикерүен башкара ала (хатын-кыз арасында фигуралы шууда Александра Трусовадан соң икенче фигуристка).

2019 елда Камиләнең иң зур баллары: кыска программа — 73,66, ирекле программа — 148,39, барлыгы — 221,95.

2019 елның 6 декабрендә Италиянең Турин шәһәрендә узган юниорлар арасында Гран-при финалында, күптән түгел булган аяк сынуга карамастан, Камилә төп көндәше Алиса Льюны (АКШ) җиңеп, алтын медаль яулый, финалда Камилә дүртләтелгән сикерүләрне кулланмыйча җиңә. Камилә 207,47 балл, Алиса Лью 204,65 балл, өченче урындагы Дарья Усачева (РФ) 200,37 балл җыя[3].

2020 елда юниор дөнья чемпионатында 227.3 балл белән шәхси рекордын куеп, юниор арасында дөнья чемпионатында алтын медаль яулый[4]. Вәлиева кыска программаны хаталарсыз башкара, ирекле программада дүртләтелгән тулупта хата ясый, дүртләтелгзн тулуп — икеләтелгән тулуп каскадын чиста сикерә. Судьялар кыска программаны 74.92 балл белән, ирекле программаны 152.38 балл белән бәялиләр. Ике программа өчен нәтиҗә 227.30 балл тәшкил итә, бу юниорлар дәрәҗәсендә яңа дөнья рекорды була.

20202021 еллар сезонын Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасының сезонлы контроль прокатларында башлый.

Спортчы Россия Кубогының II этабында 233.70 балл белән икенче урынны ала. РФ Кубогының V этабында 254.86 балл белән җиңә[5].

Россия Кубогының ике этабы Тимераякта фигуралы шуу буенча 2021 Россия чемпионатында катнашырга мөмкинлек бирә. Россия чемпионатында кыска программада фигуралы шуучы өчле аксельдән егыла, ирекле программада ике дүртләтелгән тулуп (берсе — икеләтелгән тулуп белән каскадта) һәм барлык сикерүләрне башкара. Кыска программа өчен нәтиҗә 79.99 балл тәшкил итә, ирекле программада — 174.02. Нәтиҗә буенча Камилә Вәлиева 254.01 балл белән 2 нче урынны яулый[6].

Сылтамалар

Искәрмәләр