Шәмси Закиров: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәмси Закиров latin yazuında])
Тамга: кире кагылган Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
к Защитил страницу Шәмси Закиров: вандаллык ([Үзгәртү=Автоматик рәвештә расланган кулланучыларга гына рөхсәт ителә] (Вакыт чикләнмәгән) [Күчерү=Автоматик рәвештә расланган кулланучыларга гына рөхсәт ителә] (Вакыт чикләнмәгән))
(аермасы юк)

16 гый 2022, 16:41 юрамасы

Шәмси Закиров
Туган телдә исем Шәмсемөхәммәт Закир улы Закиров
Туган 11 февраль 1951(1951-02-11) (73 яшь)
ТАССР, Мамадыш районы , Шәдче
Яшәгән урын Гадел Кутуй, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре мәдәният эшлеклесе
Җефет Галия
Балалар улы Марат
кызы Алсу
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Википедиядә Закиров фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Шәмси Закиров, сәхнә исеме Шәмси Закир, тулы исем-фамилиясе Шәмси (Шәмсемөхәммәт ) Закир улы Закиров (1951 елның 11 феврале, Татарстан АССР, Мамадыш районы, Шәдче) — мәдәният эшлеклесе, юмор остасы. 1979-1984 елларда ТАССР Түбән Кама районы мәдәният бүлеге мөдире, «Мунча ташы» татар эстрада миниатюралары театры (Түбән Кама) оештыручысы һәм 25 ел буенча беренче җитәкчесе[2] 2002 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты татар эстрадасы кафедрасы доценты. Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле

1951 елның 11 февралендә Татарстан АССР Мамадыш районы Шәдче авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач (1968), Түбән Каманың 46нчы һөнәр укуханәсендә, 1970 елдан Ленинград мәдәният институтының Казан филиалында (Казан мәдәният институты) үзешчән театр режиссерлары хәзерләү бүлегендә (укытучысы Ширияздан Сарымсаков, диплом спектакле: «Дуэль»), читтән торып, Казан мәдәният институтында аспирантурада укый.

Хезмәт юлы

Мәдәни эшчәнлеге

Түбән Кама шәһәрендә укыганда һәм эшләгәндә, мәдәният оешмасы җитәкчесе буларак та, иҗат кешесе буларак та уңыш казана. 1968 елда һөнәр укуханәсендә укыганда «Нефтехимик» клубының үзешчән татар театрында (җитәкчесе Наил Нуретдинов) Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы» дигән пьесасы буенча спектаклендә Булат ролен башкара. Спектакль Казанда «Театр язы - 1969» халык театрлары фестивалендә лауреат исеме ала. 1969 елда Таһир Закировның «Яучылар» спектаклендә 70 яшьлек карт образында уйный. Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт»ендә Тәлгать ролен башкарган спектакль «Театр язы - 1970» фестивалендә янәдән лауреат исемен ала. 1968-1970 еллар Шәмсине театрга гашыйк итә. Ул шәһәрдәге мәдәни чараларның уртасында кайный: әдәби-музыкаль кичәләрдә спектакльләрдән өзекләр уйный, шигырьләр сөйли, кичәләрне алып бара. Театр сәнгатенә булган олы мәхәббәте аны 1970 елда Казан мәдәният институтына үзешчән театр режиссерлары хәзерләү бүлегенә укырга керергә этәргеч ясый.

1980 елларда даны Түбән Камадан еракларга таралган «Җидегән чишмә» әдәби берләшмәсендә, «Ләззәт», «Яшьлек» җыр һәм бию ансамбльләрендә алып баручы буларак та, төрле скетчларда артист буларак та катнаша.

«Мунча ташы» театры

Казандагы Рабит Батулланың «Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе» үрнәгендә, Түбән Камада Шәмси Закир 1980 елның 1 апрелендә Фәрит Җәләев («Әллүки» балалар театры режиссеры) белән «Шаяннар һәм тапкырлар кичәсе» уздыра. Шаярып кына башланган бу кичәләр соңыннан республикага, бөтен татар дөньясына таныла, «Мунча ташы» эстрада театры барлыкка килүгә сәбәп була. Баштарак һәр елны 1 апрельдә театр юморга корылган тамашаларын Түбән Кама тамашачысына күрсәтә. 1986 елның 1 апрелендә беренче мәртәбә тамашаларын Казанга алып киләләр. Һәм шул датадан соң Татарстан районннары, РФ өлкәләре буйлап гастрольләргә чыгу чоры башлана. Ел саен өч-дүрт тамаша, тамаша саен берсеннән-берсе үткенрәк теманы чыбыркылаучы мини-спектакльләр әзерләнә.[3]

2002 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты татар эстрадасы кафедрасында укыта башлагач, дүрт кешедән торган, «Кыек шәүлә» дип аталган эстрада театры оештыра.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр