Иван Запольский: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Запольский latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Zlgll (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Zlgll (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25: Юл номеры - 25:
* Запольский Иван Ипатович. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0
* Запольский Иван Ипатович. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0
{{Портал|Шәхесләр}}
{{Портал|Шәхесләр}}
{{Казан университеты}}

19 гый 2022, 06:09 юрамасы

Иван Запольский
Туган 1773[1]
Россия империясе
Үлгән 20 декабрь 1810(1810-12-20) яки 1 гыйнвар 1811(1811-01-01)[1]
Казан, Россия империясе
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Киев руханилар академиясе[d], Мәскәү дәүләт университеты һәм Мәскәү император университеты[d]
Һөнәре математик, физик
Эш бирүче Казан Император университеты
Эш урыны: Казан Император университеты

Иван Запольский (Иван Ипат (Эрнест Август) улы Запольский, 1773[1], Россия империясе20 декабрь 1810(1810-12-20) яки 1 гыйнвар 1811(1811-01-01)[1], Казан, Россия империясе) — фәлсәфәче, физик һәм математик, җәмәгать эшлеклесе, профессор (1810).

Тәржемәи хәле

Запольский Иван Ипатович 1773 елда туган. Башта Севской һәм Белгород рухи семинарияләрендә тәрбияләнә, аннары Киев рухи академиясендә һәм Мәскәү университетында укый (1796 ел). 1799 елда ул Беренче Казан ирләр гимназиясенә физика һәм математика укытучысы булып эшли.

1801 елда фәнни белемнәрне популярлаштыру һәм куллану өчен кояш сәгатьләрен куллана (гимназия каршындагы мәйданда коймага куела һәм каравылчылар аны саклап торганнар). 1803 елда фәнни максатта астрономик сәгать төзи.1801 елда фәнни белемнәрне популярлаштыру һәм куллану өчен кояш сәгатьләрен тизләткән (гимназия каршындагы мәйданда коймада урнаштырылган һәм каравылчылар тарафыннан сакланган). 1803 елда астрономик сәгать төзи.[2] 1805 елда яңа ачылган Казан университетына гамәли математика һәм физика адъюнкты итеп билгеләнә һәм шул вакытта университетның физика кабинеты мөдире булып эшли; фәнни совет җитешсезлекләрен тәнкыйтьләгән өчен 1806 елның ноябреннән 1807 елның мартына кадәр совет утырышларында катнашудан читләштерелә, ләкин 1807 елның августыннан фәнни совет секретаре вазифасын үти. 1807 елның августыннан фәнни совет сәркатибе вазифаларын башкара.

1808 елда ике телдә (рус, татар) «Казанские ведомости» атналык гәҗитен нәшер итү проектын әзерләгән (1809 елда рус телле гәҗит чыгару рөхсәт ителгән). Систематик метеорологик күзәтүләр оештыручы. Шәкертләр арасында Николай Лобачевский, Иван Симонов, Дмитрий Перевощиков.

1810 елның гыйнварында физика кафедрасы буенча экстраординар профессоры итеп раслана, шул ук елның 20 декабрьдә вафат була.[3]

Фәнни хезмәтләре

Дерпт университеты тарафыннан расланган «De summo bono» (кулъязма), 1807 елда язылган һәм үлгәч бастырылган «Рассуждение о самолюбии» («Труды Казанского общества любителей отечественного слова» (Казань, 1815) альманахында бастырылган).

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Запольский, Иван Ипатович
  • "Биографический Словарь профессоров и преподавателей Казанского университета", ч. І, стр. 336. — Геннади, "Справочный Словарь о рус. писат. и ученых", т. II, стр. 24. (Здесь Запольский ошибочно назван Игнатович).
  • Запольский Иван Ипатович. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0