Татарстан башкортлары: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан башкортлары latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
{{Яхшыртуга}}
к →‎XIX гасыр ахыры — ХХ йөз башы: Заманча тикшеренүчеләрнең кайберәүләре бу күренешнең төп сәбәбен башкортлар күпләп яшәгән территорияләрнең ТАССРдан БАССРга күчүе белән бәйләсә<ref name="ReferenceB"/>, башкалар моны
Юл номеры - 241: Юл номеры - 241:
|}
|}
|}
|}
1897 елгы Русия империясе халкының беренче җанисәбен алу мәгълуматлары буенча, Минзәлә, Бөгелмә, Алабуга, Сарапул өязләре территориясендә 166 598 башкорт (алар туган теле дип башкорт телен күрсәтә) яшәгән (4 нче таблицаны карагыз). 1920 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу буенча, шул вакыттагы Татарстан җирлегендә 120300 башкорт<ref>[http://www.tataroved.ru/publicat/jazik_etnos.pdf Язык и этнос на рубеже веков: Этносоциологические очерки о языковой ситуации в Республике Татарстан. Казань: Магариф, 2002. — 208 с. С. 104]</ref> була<ref>Труды Центрального статистического управления. Том XVIII. Сборник Статистических сведений по Союзу С. С. Р. 1918—1923 за пять лет работы Центрального статистического управления // Таблица 3. Национальный состав населения по переписи 1920 года. Москва, 1924. С. 33</ref>. 1926 елдагы Бөтенсоюз җанисәбе нәтиҗәләре буенча, Татарстан АССРында башкортлар саны кискен рәвештә 1 752 кешегә чаклы кимеде. Заманча тикшерүчеләр бу күренешнең сәбәбен ТАССР дәүләт-административ аппаратының милләтне ясалма үзгәртү сәясәте белән <ref>Янгузин Р. 3., Хисамитдинова Ф. Г. Коренные народы России. Башкиры. — Уфа: Китап, 2007. — 352 с. С. 99</ref>, шулай ук, тел һәм этник ассимиляция <ref>''Асфандияров А. З.'' История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. Уфа: Китап 2009, С.364-366</ref> белән бәйли.
1897 елгы Русия империясе халкының беренче җанисәбен алу мәгълуматлары буенча, Минзәлә, Бөгелмә, Алабуга, Сарапул өязләре территориясендә 166 598 башкорт (алар туган теле дип башкорт телен күрсәтә) яшәгән (4 нче таблицаны карагыз). 1920 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу буенча, шул вакыттагы Татарстан җирлегендә 120300 башкорт<ref>[http://www.tataroved.ru/publicat/jazik_etnos.pdf Язык и этнос на рубеже веков: Этносоциологические очерки о языковой ситуации в Республике Татарстан. Казань: Магариф, 2002. — 208 с. С. 104]</ref> була<ref>Труды Центрального статистического управления. Том XVIII. Сборник Статистических сведений по Союзу С. С. Р. 1918—1923 за пять лет работы Центрального статистического управления // Таблица 3. Национальный состав населения по переписи 1920 года. Москва, 1924. С. 33</ref>. 1926 елдагы Бөтенсоюз җанисәбе нәтиҗәләре буенча, Татарстан АССРында башкортлар саны кискен рәвештә 1 752 кешегә чаклы кимеде. Заманча тикшеренүчеләрнең кайберәүләре бу күренешнең төп сәбәбен башкортлар күпләп яшәгән территорияләрнең ТАССРдан БАССРга күчүе белән бәйләсә<ref name="ReferenceB"/>, башкалар моны ТАССР дәүләт-административ аппаратының милләтне ясалма үзгәртү сәясәте белән <ref>Янгузин Р. 3., Хисамитдинова Ф. Г. Коренные народы России. Башкиры. — Уфа: Китап, 2007. — 352 с. С. 99</ref>, шулай ук, тел һәм этник ассимиляция <ref>''Асфандияров А. З.'' История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. Уфа: Китап 2009, С.364-366</ref> белән бәйли.


Тел һәм этник ассимиляциягә китергән факторлар арасында, кагыйдә буларак, түбәндәгеләр күрсәтелә: <ref>Западные башкиры по переписям 1795—1917 гг. Асфандияров А. 3., Абсалямов Ю. М., Роднов М. И. — Уфа, Китап, 2001. — 712 с.</ref>
Тел һәм этник ассимиляциягә китергән факторлар арасында, кагыйдә буларак, түбәндәгеләр күрсәтелә: <ref>Западные башкиры по переписям 1795—1917 гг. Асфандияров А. 3., Абсалямов Ю. М., Роднов М. И. — Уфа, Китап, 2001. — 712 с.</ref>

20 гый 2022, 11:57 юрамасы

Татарстан башкортлары
Үз аталышы

Башҡортлар

гомуми сан

11 029 (2021)[1]

яшәү җире

 РСФСР[d]
 Россия
 Россия империясе
 Казан ханлыгы
 Олуг Олыс

Теле

Башкорт теле, рус теле, татар теле

Дине

Ислам

Бүтән халыкка керүе

Башкортлар

Кардәш халыклары:

Татарлар

Татарстан башкортларыТатарстан Теспубликасы территориясендә яшәүче башкортлар.

Алар гадәттә ике төркемгә бүленәләр: беренче төркемгә Татарстанның көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче җирле халык токымы булган башкортлар керә, икенчесендә— совет һәм постсовет чорында Урал-Идел өлкәсенең башка төбәкләреннән республикага килгән башкортлар[2] .

Халык саны һәм таралып утыруы

1нче таблица.ТАССР/Татарстан Республикасында халык исәбен алу нәтиҗәсе буенча башкортлар саны [3]
Ел Барлык халык Шәһәр
халкы
Авыл
халкы
1926 ел 1752 178 1574
1939 ел 931 575 356
1959 ел 2063 1577 486
1970 ел 2888 2498 390
1979 ел 9256 8427 829
1989 ел 19106 17461 1645
2002 ел 14911 13235 1676
2010 ел 13726 12158 1568
2нче таблица. ТАССР/Татарстан Республикасында һәм Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә башкортлар санында үзгәрешләрне чагыштыру [4]
Ел Барлык халык Яр Чаллы шәһәре Түбән Кама шәһәре
1970 ел 2888 95 148
1979 ел 9256 4051 910
1989 ел 19106 9532 1913
2002 ел 14911 6910 1738
3нче таблица. Татарстан Республикасында башкортлар миграциясенең үсеше (1992-2002) )
Ел кеше
1992 ел 491
1993 ел 540
1994 ел 295
1995 ел 211
1996 ел 212
1997 ел 308
1998 ел 164
1999 ел 180
2000 ел 102
2001 ел 17
2002 ел -60

2010 Бөтенрусия Халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстанда 13 726 башкорт — гомуми халыкның 0,36%, татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар, мари һәм украиннардан соң, республиканың сигезенче зур милләте (1нче таблица). Шулардан, Казанда — республиканың барлык башкортларының 12,97% һәм Яр Чаллыда — республиканың барлык башкортларының 43,01% яши. Башкортлар Татарстанның барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә яшиләр, ләкин беркайда да алар халыкның мөһим өлешен тәшкил итмиләр [5]. Таралып утыру үзенчәлекләре алдагы җанисәп нәтиҗәләренә туры килә. Татарстан Республикасы башкортларының 88,6% шәһәр халкына карый.

2002 елгы Бөтенрусия Халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстанда 14 911 башкорт яшәде. Башкорларның күбесе шәһәрләрдә яши. Бу уңайдан беренче чиратта Яр Чаллы шәһәре аерылып тора, һәм анда республика башкортларының төп өлеше яшәде (2002 елда 46,34%) һәм башкортлар гомуми халыкның 1,4%н тәшкил итә (2002). Шулай ук Түбән Кама һәм Казанда башкортлар күп — республика башкортларының гомуми санына карата 11,66% һәм 9,81%. [6] Башкортлар саны иң күп булган төбәкләр арасында лидерлар: Ютазы (202 кеше), Түбән Кама (196 кеше), Бөгелмә (175 кеше) [7]. Яр Чаллы һәм Түбәнге Кама шәһәрләрендә башкортларның туплануы XX гасырның 60-70-нче елларында хезмәт миграциясе белән бәйле [8] (2 нче таблицаны кара). СССР таркалганнан соң, 2002 елга кадәр, башкортларның Татарстанга миграциясенең уңай артуы дәвам итте (3нче таблицаны кара).

Этнографик төркемнәр

Татарстанның кайсы бер районнарында, башкортлар электән яшәгән тарихи-географик территорияләрдә: Әгерҗе (2010 елгы халык санын алу буенча 132 башкорт), Азнакай (249), Актаныш (108), Әлмәт (709), Баулы (208), Бөгелмә (436), Алабуга (517), Лениногорск (262 ), Менделеевский (168), Минзәлә (50), Мөслим (38), Сарман (103), Тукай (206), Ютазы (192) урнашкан [9] [10]. Бу этник төркем вәкилләренең теле башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты түбән идел-ык сөйләшенә карый.

Кама-ык башкортлары формалашуда төньяк-көнбатыш этнографик төркеме (байлар, бүләр, гәрәй, йәнәй, йылан, ҡырғыҙ, юрмый), ирәкте һәм сарайлы мең кабиләләре катнашты.

I меңъеллык ахырында чыгышы белән Үзәк Азия һәм Алтайдан килгән монгол һәм төрки кабиләләренә барып тоташкан байлар кабиләсе вәкилләре Дим һәм Ык елгаларының өске агымында урнашкан. Соңрак, XIII-XIV гасырларда кабилә Ык һәм Минзәлә елгаларының түбәнге агымына күченә.

Чыгышы белән Идел болгарлары белән бәйле бүләр кабиләсе вәкилләре XIII-XIV гасырларда Чулман буе урманнарында һәм Дала Зәйе елгасының аскы агымында, аннары Ык һәм Сөн елгаларында урнашкан.

Чыгышлары Үзәк Азия монгол һәм төрки кабиләләре белән бәйле гәрәй кабиләсе вәкилләре XII-XIII гасырларда Агыйдел елгасының аскы агымында урнашкан, аннары, XIV-XV гасыр азагында кабиләнең бер өлеше Буй һәм Тере Танып елгалары аралыгына күчә.

Чыгышы Идел болгарлары белән бәйләнгән йәнәй кабиләсе вәкилләре XII-XIII гасырларда Дала Зәйе һәм Чишмә елгалары буенда урнаша, аннары, XIV-XV гасырларда Агыйдел елгасының аскы агымы үзәнлегенә һәм Ык һәм Сөн елгалары аралыгына күченә.

Чыгышы Үзәк Азия һәм Алтай төрки кабиләләре белән бәйле кыргыз кабиләсе вәкилләре XIII—XIV гасырларда Сөн һәм Ык елгалары (Өсән елгасы койган урында) бассейнының түбән һәм урта агымында утырган.

Ирәкте кабиләсе вәкилләре, аларның чыгышы Табын кабиләсенең Каратабын ыруы белән бәйле, XV гасырда Ык елгасы бассейнына күченеп килгән.

Чыгышы Идел болгарлары белән бәйләнгән Юрмый кабиләсе вәкилләре XII-XIII гасырларда Дала Зәйе һәм Шишмә елгалары, һәм XIII-XIV гасырларда Ык елгасының урта агымы буйлап утырганнар.

Сарайлы мең ыруының җирләре Минзилә, Ык, Дала Зәйе елгаларында һәм аларның кушылдыклары буйында урнашкан [11] .

XVII - XIX гасырның I яртысында чулман-ык башкортлары волостлар составына кергән берничә дистә торак пункт булдырдылар. 1834 елда, Минзәлә, Алабуга, Бөгелмә һәм Сарапул өяздәре территориясендә түбәндәге башкорт җирле: Йәнәй, Байлар, Бүләр, Гәрәй, Елан, Ирәкте, Кыргыз, Сарайлы-Мең һәм Юрмы волостьлары булган [12] .

Хәзерге вакытта байлар кабиләсе биләмәләренең бер өлеше Татарстан Республикасының Әгерҗе, Актаныш, Баулы, Алабуга, Минзәлә, Нурлат, Сарман һәм Тукай районнары территориясенә, бүләр — Татарстан Республикасының Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим районнарына, гәрәй һәм йәнәй кабиләсе биләмәләре — Татарстан Республикасының Актаныш районына, кыргыз кабиләсе — Татарстан Республикасының Баулы һәм Тукай районына, ирәкте кабиләсе — Татарстан Республикасының Мөслим районы, юрмый кабиләсе — Татарстан Республикасының Азнакай, Әлмәт һәм Лениногорск районы биләмәләренә, сарайлы мең кабиләсе —Сарман һәм Тукай районнарына керә.

Мәдәнияте

Чулман-Ык башкортлары арасында традицион ярым күчмә терлекчелек XVII гасыр азагында игенчелек белән алышына. Хуҗалыкны алып барганда, игенчелекнең каты басу системасы, урман-куакларны кисеп яндыру һәм өч кырлы чәчү әйләнеше кулланыла. Арыш, солы, бодай үстерелә. Шулай ук яшелчәчелек, нигездә бәрәңге утырту үсеш алган. Хужалык итү төрләре киң булган - терлекчелек, кошчылык, чолыкчылык, аучылык, балык тоту, төрле һөнәрчелек.

Чулман-Ык башкортларының авыллары (бистәләр), кагыйдә буларак, 100 чамасы хуҗалыктан торган. Өйләр бүрәнәләрдән төзелгән. Өй түбәләре ике яклап ябылган.

Татарстан территориясенең бер өлешендә башкортларның төньяк-көнбатыш кейем комплексы таралган. Бу комплекс кием җитештерүдә йортта эшкәртелгән киндер, аннары мамык тукымаларны киң куллану белән аерылып тора. Алардан хатын-кыз күлмәкләре һәм алъяпкыслар, ир-ат күлмәкләре, чалбар теккәннәр. Кулдан тукылган тар гына тукыманнан чыба дип аталган өс киемен теккәннәр. ХХ гасыр башында тукылган күлмәк һәм алъяпкыч яшь һәм урта яшьтәге хатын-кызлар өчен бәйрәм җыелмасы булып торды, ә ир-атлар һәм олы хатын-кызлар өчен гадәти көндәлек һәм бәйрәм киеме буларак позумент белән чигелгән җиңсез камзул хезмәт итте [13] .

Тарихы

Башкортлар һәм Идел Болгары

Ибн-Фадлан мәгълүматлары буенча, 921-922 елларда Идел Болгары һәм Башкорт иле арасындагы чик Олы Чирмешән елгасы аша үткән. X-XIII гасырларда көнбатыш башкортлар Идел Болгарының бер өлеше була. Кайбер башкорт кабиләләре идел болгарларыннан. Башкорт теленең вокализмы чуаш телендәгеболгар теленең туры нәселе [14]сузык аваз системасына бик якын.

1229 елның язында, утыз мең кешедән торган татар-монголлар Көнбатышка хәрәкәт итте һәм көзгә улар Җаек һәм Идел далаларына якынлашты, һәм башкортларның һәм аларның болгар союздашларының каты каршылыгына очрады. 1232 елда татар-монголлар Идел Болгары башкаласын — Биләрне яулап алырга ниятләделәр, ләкин алар Олы Чирмешән һәм Кондырча елгалары буендагы төп оборона линияләрендә туктатылды [15]. Шулай да алдагы походлары нәтиҗәсендә татар-монгол басып алучылары башкортларны һәм болгарларны яулап алуга иреште. Рәшит әд-Дин сүзләре буенча, 1236 елның көзендә монголлар "болгар һәм башкортларга каршы поход оештырды һәм кыска вакыт эчендә аларны яулап алды" . Болгар һәм Башкорт илләре яулап алынса да, анда яшәүчеләр "яңадан баш күтәрделәр" [16] .

Чыңгызлылар дәүләтләре кысаларында

XIII гасыр башында Көнчыгыш Европаның күпчелек өлешенә монгол-татар күчкенчеләре һөҗүм иткән. Баскынчыларның беренче һөҗүмнәренә Болгар дәүләте һәм аның составындагы төньяк-көнбатыш башкортлар дусар ителә. 1236 елда Идел Болгары җиңелгәннән соң, Башкортостан монголлар идарәлегендә кала һәм соңрак 1243 елда Бату хан нигез салган Алтын Урда өлеше була.[17] [18]. Башкортлар, хәтта имчәк балалар өчен дә,Алтын Урда ханына ясак түләргә тиеш була. Ясактан башка, башкортлар монгол югары катламына товар ташу һәм хан илчеләрен күчереп йөртү өчен, ат белән тәэмин итәргә тиеш була. Монгол-татар ханнары илбасарлык походларында да җирле халыкларның катнашуын таләп иткәннәр. Шулай ук башкортлар билгеле сандагы сугышчыны үз исәбенә елга җитерлек азык-төлек һәм атлар запасы белән тәэмин итергә тиеш булган. XIII гасыр башыннан, Башкорт кабиләләренең үз борыңгы җирләре, Алтын Урда җимерелгәннән соң, — Чыңгызлылар җитәкчелегендәге Казан ханлыгы тарафыннан асаба биләмә җирләр дип танылды һәм расланды.

XIV-XV гасырларда Алтын Урда берничә дәүләткә бүленә. Башкортостан территориясе өч өлешкә:

  • аның көньяк һәм үзәк өлешләре Нугай Урдасы идарәсе астында;
  • көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өлешләре — Казан ханлыгы җитәкчелегендә;
  • көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш өлешләре — Себер ханлыгы власты астында.

Алтын Урда җимерелгәннән соң, башкортлар яшәгән территорияләрнең бер өлеше (Ык елгасының урта һәм аскы агымы, Минзәлә елгасы үзәнлеге, Агыйдел елгасының аскы агымы һәм Чулманның сул яры) Казан ханлыгына керә. Гомумән алганда, Казан ханнарының башкортлар белән үзара бәйләнешенең характеры тархан грамоталары тапшыру аша, соңгыларны хәрби хезмәткә җәлеп итү омтылышы белән чикләнгән. Мондый сәясәт Ык елгасы үзәнлегенә күп кенә башҡорт кабиләләрен җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.

Кенәз Андрей Курбский, Казан патшалыгында, татарлардан башка, биш төрле тел: ар, башкорт, мордва, чирмеш һәм чуаш телләре бар, дип яза.

Ханлыклар үзара даими дошманлашкан, һәм үз-ара низаг сугышларыннан башкорт халкы бик нык зыян күргән [19]. Шуңа күрә, хан шәхесендә колбиләүчене һәм җәберләүчене күргәнлектән, көнбатыш башкортлары рус гаскәрләренең каты һөҗүме вакытында Казан ханлыгы хакимнәрен якламаган [20] .

Рус дәүләте составына керү

1552 елда Казан ханлыгы җиңелгәч, Иван IV патша башкортларны рус подданныйлыгына керергә өнди, үз җирләрен, җирле үзидарәлеген һәм диннәрен саклап калачакларын вәгъдә итә, әмма башкортлар Русия армиясендә хезмәт итәргә яки ясак түләргә мәҗбүр ителә. Хәзерге Татарстан территориясендә яшәүче башкорт ырулары һәм кабиләләре беренчеләрдән булып Казанда А. Б. Горбатый-Шуйский белән сөйләшүләр үткәрә. 1554 елда Көнбатыш башкортлар Русия подданныйлыгына күчә [21]. Кабилә вәкилләре Жалованный грамоталар ала, юлбашсылар тарханнар, кенәзләр, старосталар итеп күтәрелә. Башкортларга асабалыҡ хокугын саклау, дин иреге, үзидарәне саклау һәм хәрби яклау гарантияләнде. Башкортлар ясак түләргә һәм хәрби хезмәтне үз өстенә бурыс итеп алды.

XVII-XVIII гасырларда Чулман буенда башкорт күтәрелешләре

Башкортлар феодаль җәбер-золымның көчәйүенә, асабалык хокукларын, дини хокук бозуларга каршы берничә тапкыр күтәрелде, Чулман буенда яшәүче башкорт халкының тәүге зур күтәрелешләренең берсе — 1662-1664 елгы күтәрелеш.

1681-1684 елларда кабынган Башкорт күтәрелешенең сәбәбе — халыкның асаба хокукларының бозылыуы һәм рус булмаган халыкны мәҗбүри христианлаштыру башлануы. Баш күтәрүнең төп лидеры Сәет Садир иде, халык аны Сәет батыр дип атады һәм күтәрелеш вакытында Сәфәр хан дип игълан итте. Баш күтәрүчеләрнең төп каршылык үзәге Көнбатыш Башкортстан, колониалләштерүгә һәм христианлаштыруга дучар булган Чулман аръягы сызыгы булды. 1682 ел башында баш күтәрүчеләр Кама аръягы линиясе (Минзәлә, Зәй, Шишмә һ. б.) ныгытмаларына һөҗүм итә. Күтәрелешне бастыру өчен гаскәр җибәрелә. 1683 елның июнь урталарында Минзәлә районында хөкүмәт гаскәрләренең Ю. С. Урусов җитәкчелегендәге зур көчләре туплана, тиздән алар хәлиткеч чаралар күрә һәм Минзәлә һ. б. Кама аръягы крепостьлары янындагы берничә сугышта баш күтәрүчеләрне җиңә. Канлы сугыш нәтиҗәсендә, башкортлар җиңелә һәм таралышып китә. Ләкин Сәет Садир тотылмый һәм Себер юлында сугышуын дәвам итә. Күтәрелеш бастырылганнан соң, башкортларның бер өлешен калмыклар мәҗбүри рәвештә подданныйлыкларын үзгәртергә һәм калмык тайшасы Әюкә яклауы астында калырга карар иттерәләр. "Ык һәм идел башкортлары һәм чуашларының яртысы хатыннары һәм балалары белән аңа юл тота" [22]. Әмма кырык меңлек калмык гаскаренең рәхимсезлеге башкорт баш күтәүчеләрнең Рәсәй дәүләтенә каршы сугышын туктатырга мәҗбүр итте. Бу хәлне шулай ук патша хакимиятенең мөселманнарны мәҗбүри суга чумдыру турында беркайчан да боерык бирмәве турындагы сүзләре җиңеләйтте. Нәтиҗәдә, патша хакимияте мөселманнарны көчлек белән христианлаштырудан баш тартырга мәҗбүр булды [23] .

XVIII гасыр башында, Пётр I патшаның актив тышкы сәясәте һәм диңгезгә керү өчен сугышлар алып баруы зур чыгымнар таләп итә. Халык өстенә бик күп яңа салымнар һәм җыемнар өелә. Хакимиятнең эшләреннән канәгать булмаган башкортлар яңадан 1704-1711 еллардагы Башкорт күтәрелешен башлый.

1735-1740 еллардагы Башкорт күтәрелеше XVII-XVIII гасырлардагы башкорт күтәрелешләренең иң зуры була. Бу күтәрелештә катнашкан башкортларны бастыру һәм җәзалау чараларын оештыру өчен, хөкүмәт тарафыннан, император Анна Иоанновна боерыгы буенча, штаб-квартирасы Минзәлә шәһәрендә урнашкан Башкорт эшләре буенча комиссия төзелә.

Көнбатыш башкорт кантоннары

11нче Башкорт кантоны 18нче йорты мөһере

Башкортстанда кантон идарә системасы, Россиянең көньяк-көнчыгыш чикләрен ныгыту һәм Башкорт илен тынычландыру максатыннан, Россия императорының 1798 елның 10 апрель боерыгы белән кертелде [24]. Бу указ нигезендә Пермь, Ырынбур һәм Вятка өлкәләре башкортлары һәм мишәрләреннән 11 башкорт һәм 5 мишәр кантоннарына бүленгән регуляр булмаған гаскәр — Башкорт-мишәр гаскәре барлыкка килә. 1803 елга кадәр, хәзерге Татарстан территориясендә урнашкан башкорт кантоннары Ырынбур губернасында: Бөгелмә өязендә — 10нчы Башкорт кантоны һәм Минзәлә өязендә — 11нче Башкорт кантоны урнашкан. Яңа башкорт кантоны төзлгәннән һәм административ үзгәрешләр оештырылганнан соң, көнбатыш башкорт кантоннары арасында: 11нче кантон, Ырынбур губернасы Минзәлә өязеннән тыш, анда Нократ губернасының Алабуга һәм Сарапул өязләре кертелде, һәм Бөгелмә өязе — 12нче Башкорт кантонына каратылды.

1806 елның 9 ноябрендә Александр I хәрби җир көчләре министры генерал С. К. Вязмитиновка Наполеон Франциясе белән сугыш өчен 10 Башкорт полкы булдырырга кушты. Гомумән, гамәлдәге армиягә 10 000 башкорт җибәрелде. 1812 елгы Ватан сугышы башлангач, башкортлардан 15 полк формалашты. Шул исәптән, 11нче башкорт кантоныннан — 6нчы Башкорт полкы һәм өлешчә 5нче полк, 12нче кантон башкортларыннан — 13нче, шулай ук өлешчә 5нче һәм 12нче Башкорт полклары булдырылды [25] .

1855 елда булган кантоннар үзгәртелде: Алабуга һәм Сарапул районнары территориясендә 17нче Башкорт кантоны (элеккеге 11нче кантонның бер өлеше), Минзәлә өязе территориясендә — 18нче һәм 19нчы башкорт кантоннары (элеккеге 11нче кантон территориясе). Элекке 12нче кантонның бер өлеше 23нче Башкир кантонына керде [26] .

1865 елда Башкортстанда кантон идарә итү системасын бетерү 1861 елгы крестьян реформасының аерылгысыз өлеше иде.

XIX гасыр ахыры — ХХ йөз башы

XIX гасыр ахырында — ХХ йөз башында Уфа губернасының Минзәлә өязендә, Самар губернасының Бөгелмә өязендә, шулай ук Нократ губернасының Алабуга һәм Сарапул өязләрендә башкорт халкы күп яшәгән. Русия империясендә үткәрелгән халык исәбен алу язмалары югарыдагы өязләрдә башкорт халкы яшәгән берничә йөз авылны теркәде. Бу авылларның кайберләре этник яктан катнаш булганнар — башкорт-типтәр, башкорт-типтәр-мишәр, әмма ХХ гасырга кадәр бу төбәктә сан буенча башкортлар өстенлек иткә [27]. XIX-XX гасырлар чигендә Өфе губернасының бер өязендә дә, казан татарлары, мишәрләр һәм типтәрләр — барсын бергә җыйнап күрсәткәндә дә, сан ягыннан башкорт халкыннан өстен чыкмаган. Февраль революциясеннән соң Русиянең демократик үсеше башланды. Үзгәрешләр ул чорда башкортлар яшәгән хәзерге Татарстан территорияләренә дә кагылды. 1917 елның маенда Мәскәүдә узган Беренче Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтаенда яңа Русиянең эчке төзелеше турында фикер алышу булды. Вәкилләрнең күбесе милли автономиягә нигезләнгән федераль корылышны яклап чыгыш ясады, һәм Казан делегациясе генә унитар дәүләт эчендә милли-мәдәни автономия булдырырга тәкъдим итте. 1917 елның 22 июлендә II Бөтенрусия мөселман корылтаеның, I Бөтенрусия мөселман хәрби корылтаеның һәм Бөтенрусия мөселман руханилары корылтаеның уртак җыелышында Эчке Рәсәй һәм Себер төрки-татарларының мәдәни-милли автономиясе Декларациясе кабул ителә. Бу территорияләргә кагылышлы башка проектлар да бар иде.

1917 елның 20-27 июлендә Ырынбурда үткән Башкортларның беренче Гомуми корылтаенда Башкортстанның милли-территориаль автономиясе турында карар кабул ителде. III Бөтенбашкорт оештыру корылтае положениесы планнарын тормышка ашыру өчен, 1917 елның 15-18 декабрендә кабул ителгән «Төп законнарны ахыргача тормышка ашырганчы, Башкордистанда вакытлы автономияле идарәне тормышка ашыру чаралары»нда болай дип языла: «Көнбатыш Башкортстанда, атап әйткәндә: Өфе, Самар һәм Пермь губерналарының көнбатыш өлешләрендә автономияле идарә кертү өчен, анда 1918 елның гыйнварыннан да соңга калмыйча өяз съездлары чакырылырга тиеш. Бу съездларда Көнбатыш Башкортстан мөселманнары кантональ идарә оештырырга һәм шуның белән идарә итүне үз кулларына алырга тиеш». Илдә барган чуалышлар шартларында сайлауның катлаулылыгы җирле үзидарә дәрәҗәсендә дә чагылыш тапты. Шулай итеп, 1918 елның 26-29 гыйнварында, Бөгелмә, Алабуга һәм Бөре өязләре вәкилләре катнашында, Минзәлә мөселман корылтаенда Урал-Идел дәүләте идеясенә караш мәсьәләсе куелды һәм корылтай делегатларының күпчелеге Башкортостанның территориаль автономиясен яклап чыгыш ясады [28]. Әмма, аннары делегатлар Идел-Урал штатына кушылу өчен тавыш бирделәр.

1920 елның 26 гыйнварында РКП (б) Үзәк Комитеты Политбюросы Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзергә карар итә. Республиканы оештыру өчен кабул ителгән резолюция нигезендә РСФСР Халык Комиссарлары Советы карамагында махсус "тройка" һәм РСФСР Милләтләр Халык Комиссариаты карамагында техник комиссия төзелә. Техник комиссия, Кече Башкорстанга кергән территорияләрне исәпкә алмыйча, бөтен Өфе губернасын ТАССРга кертергә кирәк дип саный (шул вакытта комиссия башкорт милли хәрәкәте лидеры Әхмәтзәки Вәлидинең бу төбәктәге башкорт халкы "күптәннән татарлашкан" һәм Татар республикасына кертелергә тиеш дигән позициясен исәпкә ала).

1920-1921 елларда Минзәлә, Бөгелмә, Сарапул, Алабуга өязләре биләмәләре Мәскәү үзәк хакимиятенең административ ҡарары белән яңа төзелгән Татар АССРы составына кертелде. Байлар кабиләсе башкортларының барлык диярлек асаба җирләре, йәнәй, бүләр һәм юрмый кабиләләренең күпчелек җирләре (Этнографик төркемнәр бүлегендә карагыз), кыргыз ыру җирләренең бер өлеше (Актаныш һәм Ютазы районнарында), гәрәй (Актаныш районында) һәм елан (Баулы районында), шулай ук мең һәм табын башкортларының киң җирләре [29] Татар АССРы чикләренә кертелә. 1920 елларда Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы Хөкүмәте, Башкорт Үзәк Башкарма Комитеты һәм РКП (б)ның Башкортстан өлкә комитеты Татарстан Республикасының хәзерге көнчыгыш районнары территорияләрен Башкорт автономиясенә кертү өчен чаралар күрде [2] .

4нче таблица. 1897 елда Русия Империясе халык санын алу нәтиҗәсе буенча ТАССРга тулы һәм өлешчә кертелгән өязләрендә башкорт телен туган тел дип күрсәткән башкортлар саны[30] .
Өязе Саны
Өфе губернасының Минзәлә өязе 123052
Нократ губернасының Сарапул өязе 5100
Нократ губернасының Алабуга өязе 8799
Самар губернасының Бөгелмә өязе 29647

1897 елгы Русия империясе халкының беренче җанисәбен алу мәгълуматлары буенча, Минзәлә, Бөгелмә, Алабуга, Сарапул өязләре территориясендә 166 598 башкорт (алар туган теле дип башкорт телен күрсәтә) яшәгән (4 нче таблицаны карагыз). 1920 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу буенча, шул вакыттагы Татарстан җирлегендә 120300 башкорт[31] була[32]. 1926 елдагы Бөтенсоюз җанисәбе нәтиҗәләре буенча, Татарстан АССРында башкортлар саны кискен рәвештә 1 752 кешегә чаклы кимеде. Заманча тикшеренүчеләрнең кайберәүләре бу күренешнең төп сәбәбен башкортлар күпләп яшәгән территорияләрнең ТАССРдан БАССРга күчүе белән бәйләсә[2], башкалар моны ТАССР дәүләт-административ аппаратының милләтне ясалма үзгәртү сәясәте белән [33], шулай ук, тел һәм этник ассимиляция [34] белән бәйли.

Тел һәм этник ассимиляциягә китергән факторлар арасында, кагыйдә буларак, түбәндәгеләр күрсәтелә: [35]

  • Лингвистик, мәдәни-көндәлек шартларда башкортлар һәм татарларның якынлыгы. Ассимиляциягә йогынты ясаган мөһим фактор — телнең якынлыгы, татар телендә укыту һәм татар әдәбиятенең таралуы аркасында, башкортларның татар мәдәниятенең үзенчәлекләрен кабул итүе. Болар барысы да башкортлар арасында икеләтә этник үзаң формалашуга китерде.
  • Татар-кердәшләр һәм башкорт-кердәшләр төркемнәрендә социаль-икътисади мөнәсәбәтләрнең охшашлыгы. Ә.З. Әсфәндияров Өфе губернасының көнбатыш районнарында 36% башкорт кердәшләре яшәгәнен билгели. Аларның, татар кердәшләре белән, башкорт асабаларыннан уртак бәйлелеге, тиз йотылуга китергән. Шулай ук бер типтагы хуҗалык итү дә ассимиляциягә көчле ярдәм иткән. Көнбатыш башкортлар, татарлар кебек, игенчелек белән шөгыльләнгән, даими рәвештә утырак яшәгән.
  • Бер үк дин. Башкортлар да, татарлар да ислам динен тоталар, дини киртәләр булмаганлыктан, ассимиляция туктаылмаган.
  • Сәяси факторлар. Элеккеге Бөгелмә, Минзәлә, Алабуга һәм Сарапул районнары территорияләрен Татар АССРы составына кертү; соңрак вакытлы матбугат басмаларын, мәктәп белемен бер генә телдә — татар телендә алып бару.
  • Демографик фактор. Кердәшләр санының артуы. Кайбер өйәзләр мишәр һәм типтәр халкының зур агымын кичерә, мәсәлән, 1863 елда Минзәлә өйәзенең 100 кешесенә 39 күчкенче, Бөгелмә өйәзендә — 36,5 күчкенче тура килгән.
  • Татарлар һәм башкортларның территориаль катнаштырылуы. XIX гасыр башында ук инде катнаш халыктан торган: башкортлар казан татарлары, мишәрләр, типтәрләр белән яшәгән авыллар өлеше шактый арткан. Бөгелмә өйәзендә мондый авыллар өлеше 89,7%ка, Минзәлә өйәзендә — 58,7%ка җиткән.
  • Татарлар һәм башкортлар арасында катнаш никахларның артуы. Эндогамияне бозу. Д. М. Исхаков билгеләп үткәнчә, ХХ йөзнең беренче тистә елында, төньяк-көнбатыш зонада, әниләре башкорт булмаган (күпчелек очракта татар булган) башкортларның өлеше 60%ка җиткән [36] .

Б. Л. Хәмидуллин сүзләре буенча, башкортлар яшәгән территорияләрнең бер өлешенең Казан ханлыгына керүе, аның күрше территорияләргә икътисадый һәм сәяси йогынтысы, башкортларның хан армиясендә хезмәт итүе XVI гасырда татарлар белән башкортларның кушыла башлауына этәргеч биргән [37] .

1917 елда Совет Җир турында декреты җиргә бөтен шәхси милек төрләрен, шул исәптән башкортларның асаба хокукларын юкка чыгарды, һәм аларның башка этник төркемнәр тарафыннан йотылу куркынычы тизләтелде.

Соңрак, фәлсәфи фәннәре кандидаты Асылгужин Р. Р. сүзләре буенча, кайбер башкорт филолог галимнәре, төньяк һәм төньяк-көнбатыш башкортлары сөйләшү телен башкорт әдәби теленең состав өлешө булуын танудан баш тартып (башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты), хәлне тагы да катмрлаштырды [38] [39] .

Ассимиляцияләнгән төркемне Татарстан галимнәре хәзерге вакытта казан татарлары составындагы типтәр-башкорт этнографик төркеме дип саный [40] .

Татарстан Республикасы башкортларының милли-мәдәни автономияләре

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында башкортларның дүрт милли-мәдәни автономиясе бар. Үзләренең барлыкка килүе белән алар XX гасырның 90нчы еллары башында республикада барлыкка килгән башкорт мәдәни җәмгыятьләренә бурычлы. 1992 елда Казанда "Башкорт йорто" мәдәни җәмгыяте, ә Яр Чаллыда "Юлдаш" мәдәни җәмгыяте оешты. Бу җәмгыять әгъзалары 1992 елның маенда узган Татарстан Халыкларының Беренче Җыенында башкорт халкының мәдәниятын күрсәтте [41] .

1998 елның мартында, нигез салу конференциясендә, "Башкорт йорто" җәмгыяте Казан шәһәре башкортларының Милли-мәдәни автономиясенә әверелде. 2000 елда "Юлдаш" шулай ук Яр Чаллы шәһәренең "Шоңкар" Башкорт милли мәдәни автономиясе итеп үзгәртелде. Шул ук елны, Түбән Кама шәһәрендә "Урал" Башкорт милли - мәдәни автономиясе пәйда булды. Бу оешмалар инициативасы белән, 2002 елның маенда, Татарстан Республикасы башкортларының Беренче Корылтайы җыелды, анда дүртенче автономия — Татарстан Республикасы башкортларының милли-мәдәни автономиясе булдырылды.

Төбәктә туып үскән танылган башкортлар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Всероссийская перепись населения 2020—2021 годов
  2. 2,0 2,1 2,2 Асылгужин Р. Р., Баширова Ф. Е., Маннапов М. М., Мухаматьянов Р. Т., Рыскулов Р. М., Фаттахова Т. Д., Юсупов Ю. М. Башкиры в субъектах Российской Федерации.// История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов; Ин-т истории, языка и литературы УНЦ РАН. — Уфа: Гилем, 2012. — Т. VII. — С. 366. — 424 с. — ISBN 978-5-4466-0040-3.
  3. Национальный состав населения Республики Татарстан: Статистический сборник по итогам Всероссийской переписи населения 2002 г., том 4. — Казань: Издательский центр Комгосстата РТ, 2004, С.7., Национальный состав и владение языками, гражданство: Статистический сборник по итогам Всероссийской переписи населения 2010 года, том 4. — Казань: Издательский центр Татарстанстата, 2013, С.5.
  4. Национальный состав населения Республики Татарстан: Статистический сборник по итогам Всероссийской переписи населения 2002 г., том 4. — Казань: Издательский центр Комгосстата РТ, 2004, С.7, 37,39.
  5. Национальный состав населения Республики Татарстан. әлеге чыганактан 2012-11-21 архивланды. 2013-10-27 тикшерелгән.
  6. Национальный состав населения Республики Татарстан: Статистический сборник по итогам Всероссийской переписи населения 2002 г., том 4. — Казань: Издательский центр Комгосстата РТ, 2004, С.8-11, 17, 37,39.
  7. Национальный состав населения Республики Татарстан: Статистический сборник по итогам Всероссийской переписи населения 2002 г., том 4. — Казань: Издательский центр Комгосстата РТ, 2004, С.66, 106, 129.
  8. Сафронов С. Г., Зубаревич Н. В. Республика Татарстан // Россия регионов: в каком социальном пространстве мы живем. — М., 2005, С.183.
  9. Данную область называют Башкирия, Башкортостан, Историческая Башкирия, Исторический Башкортостан
  10. Башкирская энциклопедия. В 7 т. Т.3. — Уфа: Башк. энцикл. 2007, С. 297.
  11. Асылгужин Р., Хамитов К. Сарайлы-минцы дёмской долины и мензелинской стороны.// Ж. «Ватандаш», 2010. № 6.
  12. Асфандияров А. З. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 20—21. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
  13. Шитова С. Н. Башкирская народная одежда. —1-е изд. — Уфа: Китап, 1995. —240 с., ил. С.262—263.
  14. Козлов С. Поволжские потомки древних булгар.//«Независимая газета».
  15. Гагин И. А. Политические и культурные связи Волжской Булгарии и Восточной Руси перед татаро-монгольским нашествием.
  16. Антонов И. В. Башкиры и Башкортостан в письменных источниках XIII—XIV вв.
  17. БАШКОРТОСТАН В СОСТАВЕ ЗОЛОТОЙ ОРДЫ
  18. Чтобы жить в мире
  19. Наш край в древности
  20. Характер и условия принятия башкирами подданства Русского государства
  21. Башкиры
  22. История Набережных Челнов В. В. Ермаков «Челнинская история» {{{2}}}.
  23. Первые башкирские восстания.. әлеге чыганактан 2011-12-30 архивланды. 2012-08-08 тикшерелгән.
  24. Кантонная система управления в Башкирии (1798—1865).// Башкортостан: краткая энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 1996. — С. 322. — 672 с. — ISBN 5-88185-001-7.
  25. Калинин С. Е. Башкиро-Мещерякское войско в 1812—1814 гг.
  26. Әсфәндиәров Ә. З. {{{башлык}}} // «Киске Өфө». — № 5. — С. 7.
  27. Некоторые аспекты этнодемографических процессов в полиэтничном регионе
  28. История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов; Ин-т истории, языка и литературы УНЦ РАН. — Уфа: Гилем, 2010. — Т. V. — С. 132. — 468 с.
  29. История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов; Ин-т истории, языка и литературы УНЦ РАН. — Уфа: Гилем, 2010. — Т. V. — С. 386. — 468 с.
  30. Первая всеобщая перепись населения Российской Империи 1897 г. Распределение населения по родному языку и уездам 50 губерний Европейской России
  31. Язык и этнос на рубеже веков: Этносоциологические очерки о языковой ситуации в Республике Татарстан. Казань: Магариф, 2002. — 208 с. С. 104
  32. Труды Центрального статистического управления. Том XVIII. Сборник Статистических сведений по Союзу С. С. Р. 1918—1923 за пять лет работы Центрального статистического управления // Таблица 3. Национальный состав населения по переписи 1920 года. Москва, 1924. С. 33
  33. Янгузин Р. 3., Хисамитдинова Ф. Г. Коренные народы России. Башкиры. — Уфа: Китап, 2007. — 352 с. С. 99
  34. Асфандияров А. З. История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. Уфа: Китап 2009, С.364-366
  35. Западные башкиры по переписям 1795—1917 гг. Асфандияров А. 3., Абсалямов Ю. М., Роднов М. И. — Уфа, Китап, 2001. — 712 с.
  36. Исхаков Д. М. Татары: перепись и политика. — Казань, 2010, С.27.
  37. Хамидуллин Б. Л. Народы казанского ханства: этносоциологическое исследование. — Казань: Татарское книжное издательство, 2002.
  38. Этническая идентичность западных башкир
  39. Башкирская кровь и татарский язык. әлеге чыганактан 2013-10-20 архивланды. 2012-07-05 тикшерелгән.
  40. Татары. — М.: Наука, 2001, С.18.
  41. Баширова Ф. {{{башлык}}} // Ватандаш. — № 6. — ISSN 1683-3554.
  42. Самосознание западных башкир. әлеге чыганактан 2013-11-03 архивланды. 2012-07-05 тикшерелгән.
  43. Статья в Башкортостан: Краткая энциклопедия {{{2}}}.
  44. Рәшит Шәкүр. Арҙаҡлы башҡорттар. Ғилми-биографик очерктар. — Өфө: Китап, 2005. — 376 бит. ISBN 5-295-02098-3 С.99
  45. Книга памяти жертв политических репрессий Республики Башкортостан. Т. 5. Уфа, 2005. С. 178.
  46. Москва, расстрельные списки — Коммунарка

Әдәбият

  • Акманов А. И. Ведомость башкирских дач Мензелинского уезда // Ватандаш. — 2002. — № 2. — ISSN 1683-3554.
  • Асфандияров А. З. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
  • Асфандияров А. 3. Кантонное управление в Башкирии (1798—1865). — Уфа: Китап, 2005. — 256 с. — ISBN 5-295-03586-7.
  • Асылгужин Р. Р., Юсупов Ю. М., Салауши Т. А. Западные башкиры: политическая история, проблема этнической идентификации. Уфа: Хан, 2010. — 183 с.
  • Асылгужин Р. Р. Этнополитическая история и расселение минских родоплеменных объединений // Ватандаш. — 2014. — № 1. — ISSN 1683-3554.
  • А.-З. Валиди Тоган. История башкир. — Уфа: Китап, 2010. — 352 с. — ISBN 978-5-295-05000-8.
  • Западные башкиры по переписям 1795—1917 гг. Уфа, 2001.
  • История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов; Ин-т истории, языка и литературы УНЦ РАН. — Уфа.: Гилем, 2012. — 416 с.: ил. — ISBN 978-5-02-037008-1. Т. II. — 2012. — ISBN 978-5-91608-100-8 (т. 2) (в пер.)
  • История башкирского народа. В 7 т. Т.5. С.424-425.,- Уфа: Гилем, 2010.
  • История Башкортостана. Часть 1. С древнейших времен до 1917 г. Учебное пособие — Под ред. И. Г. Акманова — Изд. 1-е — Уфа: Башкирское издательство «Китап». 1993—240 с.
  • История Башкортостана с древнейших времен до 60-х годов XIX века — Уфа: Китап, 1996—165 с.
  • Кузеев Р. Г. Башкирские шежере. Уфа, 1960.
  • Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа: Этнический состав, история расселения. М., 1974.
  • Кузеев Р. Г. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала: Этногенетический взгляд на историю. М., 1992.
  • Руденко С. И. Башкиры. Уфа: Китап, 2006.
  • Умурзаков Г. X. Древние башкиры: Некоторые вопросы истории. Уфа, 1991.

Сылтамалар