Француз теле: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Француз теле latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Актубу (бәхәс | кертем)
Бәйләшүдә үзгәрелеп калган тартыклар мәгълүмат өстәлде
Актубу (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 177: Юл номеры - 177:
|style="vertical-align:top"|
|style="vertical-align:top"|
{|class="wikitable" style="text-align:center"
{|class="wikitable" style="text-align:center"
!Хәреф
!Чамо
![[Аваз]] ([[ХФӘ]])
![[Укылыш]] ([[ХФӘ]])
|-
|-
|d||[[ХФӘ|/t/]]
|d||[[ХФӘ|/t/]]

28 гый 2022, 13:38 юрамасы

Француз теле
Үзисем:

français

Илләр:

Франция, Канада, Бельгия, Швейцария, Лөбнан, Люксембург, Монако, Марокко, Алжир, Тунис һәм күп башка илләрдә.

Төбәкләр:

бөтен дөнья

Рәсми халәт:

29 дәүләттә, шул исәптә Франция, Бельгия, Канада, Швейцария.

Күзәтүдә тора:

Французская академия[d], Королевская академия французского языка и литературы[d] һәм Квебекское управление французского языка[d]

Сөйләшүчеләр саны:

270 миллион

Дәрәҗә:

10

Халәт:

иминлектә[d][1][2]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

фра 745

ISO 639-1:

fr

ISO 639-2:

fre һәм fra

ISO 639-3:

fra

Француз теле яки франсуз теле (le français, la langue française) – французлар теле (Франциядә рәсми рәвештә). Шулай ук, Бельгия, Швейцария, Канада дәүләтләрендә рәсми буларак кабул ителгән. Франсуз теле Африканың күп илләрендә, Кариб утрауларында (Һаити һ.б.), Француз Гвианасында рәсми теле буларак кулланыла.

Франсуз теле телләрнең һинд-аурупа гаиләлеге, роман төркеме, галло-роман астөркеменә карый.

Француз теле халык латин теленнән килеп чыккан һәм аннан бүтән роман телләренә караганда иң ерак киткән.

БМОның 6 рәсми һәм эш теленең берсе. Берничә төбәк хөкүмәт оешмасының, мәсәлән, Африка Берлегенең һәм Аурупа Берлегенең рәсми теле яки эш теле.

Француз теле күп кенә халыкара оешмаларның рәсми теле булып тора һәм чит тел буларак иң укытыла торган телләрнең берсе санала.

Франкофония оешмасы буенча француз телендә 274 миллион кеше сөйләшә ала.

Альянс Франсез оешмасы максаты чит илләрдә француз теле һәм француз мәдәниятен үстерү булган оешма.

2010 елга Альянс Фрнасезның 135 илдә 461 000 укучысы булган:
• Африка : 38 ил, 129 Альянс Франсез бүлеге, 83 163 укучы;
• Төньяк Америка : 2 ил, 133 Альянс Франсез бүлеге, 36 128 укучы ;
• Латин Америкасы, Кариб илләре : 33 ил, 274 Альянс Франсез бүлеге, 169 675 укучы;
• Азия, Океания : 30 ил, 78 Альянс Франсез бүлеге, 114 615 укучы;
• Европа : 33 ил, 354 Альянс Франсез бүлеге, 88 801 укучы.

1960-1970 елларга кадәр Себердә татар уку йортларында нәкъ француз теле чит тел буларак укытыла, чөнки француз һәм татар махсус авазлары арасында охшашлык бар (ә, ү, ң, ө). Мәсәлән: maison - мезоң (йорт), rue - рү (урам), coeur - көр (йөрәк), la situation - лә ситүәсьоң (хәл).
Француз телендә хатын-кыз родында һәм ир-ат родында үзгәрә торган билгеле булу һәм билгесезлек артикльләре бар.

Фонетика

Тартыклар

Артикуляция ысулы Артикулция урыны
Ирен тартыклары Тел алды тартыклары Дорсаль тартыклар
Альвеол Альвеол арты Тел уртасы Тел арты Кече тел
Ирен-ирен тартыклары Ирен-теш тартыклары
Плозивлар Яңгыраулар b d g
Саңгыраулар p t k
Сибилянтлар Яңгыраулар z ʒ
Саңгыраулар s ʃ
Фрикативлар Яңгыраулар v ʁ
Саңгыраулар f
Аппроксимантлар Үзәктәгеләр j ɥ w
Яндагылар l
Борын тартыклары m n ɲ ŋ

Сүз ахырында тартыклар саңгыраулаштырылмый.

Сузыклар

Француз телендә 11 чиста сузык: /a/, /ɑ/, /ɛ/, /e/, /i/, /œ/, /ø/, /u/, /y/, /ɔ/, /o/; моннан тыш, борын сузыклары бар: /ã/, /ɔ̃/, /ɛ̃/, /œ̃/.

Сөйләм агышы

Сөйләм агышында сүзләр ритмик төркемнәргә берләшә. Ритмик төркем киләсе сүзләр тәшкил итә:

  • мөстәкыйль сүз белән ярдәмлек сузләре,
  • фигыль белән алмашлык,
  • күп сүзле төшенмә,
  • аергыч + баш сүз,
  • баш сүз + бер иҗекле аергыч.

Тоташу (рус. сцепление, фр. enchaînement) — бер сүзнең ахрыгы тартыгы белән киләсе сүзнең башлангыч сузыгыннан бер иҗек ясалуы. Ритмик төркемдә, шулай ук синтагмада мәҗбүри.

Бәйләшү (рус. связывание, фр. liaison) — бер сүзнең ахрыгы тавышсыз тартыгының әйтелүе һәм киләсе сүз белән тоташуы. Шул очракта тартык укылышы үзгәрелә ала:

Хәреф Укылыш (ХФӘ)
d /t/
s, z /z/
f /v/

Моннан тыш, борын сузыгыга тәмамланган сүзләрдә /n/ авазы барлыкка килеп киләсе сүз белән бәйләшә.

Бәйләшү мәҗбүри булган очраклар:

  • тартым яки күрсәтү алмашлыгы яки артикль һәм киләсе сүз арасында: les ͜ amis «дуслар»,
  • сан яки асыл сыйфат артында: un grand ͜ appartemet «зур квартира»,
  • алмашлык ия һәм фигыль арасында: ils ͜ escrivent «алар яза»,
  • avoir, être формалары артында: je suis ͜ étudiant «мин студент»,
  • dans, chez, sans, sous, en бәйлекләре артында: dans ͜ une maison «өйдә»,
  • très, trop, plus, bien рәвешләре артында: très ͜ attentif «бик игътибарлы»,
  • фразеологик сүз тезмәләрендә: de temps ͜ en temps «кайчакта».

Бәйләшү мөмкин булмаган очраклар:

  • исем ия һәм хәбәр арасында: les élèves | étudient «студентлар укый»,
  • исем һәм аергыч арасында: les jours | heureux «бәхетле көннәр»,
  • et теркәгече артында: moi et | elle «мин һәм ул»,
  • җиңелчә сулышлы h алдында: très | haut «бик югары»,
  • алмшлык ия һәм үткән заман сыйфат фигыле арасында: Sont-ils | entrés ? «Кергәннәрме?»

Әдәбият

  • THE BANCROFT FRENCH DICTIONARY - FRENCH-ENGLISH/ENGLISH-FRENCH - BANCROFT•LONDON
  • Виктория Клюева — ФРАНЦУЗСКИЙ ЯЗЫК С НУЛЯ — Питер, 2014 — ISBN 978-5-496-00580-7
  • Н.Брель, Н.Пославская — Русско-французский разговорник для путешественников. Bon voyage — Питер, 2014 — ISBN 978-5-496-00072-7
  • Городецкий Р.А., Самохотская И.С. Французский язык для студентов-историков: Учеб. для ист. фак. пед. вузов. — 2-е изд., испр. и доп. — М.: Высш. шк., 1991. — 335 с.

Шулай ук карагыз

  1. Красная книга языков ЮНЕСКО
  2. https://en.wal.unesco.org/languages/standard-french / UNESCO