Әмир Камалиев: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмир Камалиев latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
к фото өстәү
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
{{Шәхес
{{Шәхес
| исем = Әмир Камалиев
| исем = Әмир Камалиев
| рәсем =
| рәсем = Ә.А.Камалиев.jpg
| рәсем_зурлыгы =
| рәсем_зурлыгы =
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
Юл номеры - 46: Юл номеры - 46:
== Искәрмәләр ==
== Искәрмәләр ==
<small>{{искәрмәләр}}</small>
<small>{{искәрмәләр}}</small>
{{Rq|image}}


{{DEFAULTSORT:Камалиев, Әмир}}
{{DEFAULTSORT:Камалиев, Әмир}}

24 мар 2022, 20:14 юрамасы

Әмир Камалиев
Туган телдә исем Әмир Аман улы Камалиев
Туган 29 май 1960(1960-05-29)
Шыгай, Апас районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 30 июнь 2019(2019-06-30) (59 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Фатыйх Әмирхан проспекты[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе
Һөнәре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, режиссер, актер, прозаик
Җефет I — Әнисә Сабирова
II — Рушания Шәфигуллина
Балалар кызы Ләйсән (I никахыннан),
уллары Сәйдәш, Сәгыйть (II никахыннан)
Ата-ана
  • Камалиев Аманулла Хайруллович (әти)
  • Камалиева Хәмсәнә Низамовна (әни)
Бүләк һәм премияләре Туфан Миңнуллин премиясе
Сайт https://artistlar.ru/emir-kamaliev/

Википедиядә Камалиев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Әмир Аман улы Камалиев, әдәби псевдонимы Аманулла (1960 елның 29 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Апас районы Шыгай2019 елның 30 июне, РФ, ТР, Казан) — танылган татар артисты, драматургы, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан). Туфан Миңнуллин премиясе лауреаты (2019, вафатыннан соң)[2].

Тормыш юлы

1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң күршедәге Сатламыш авылында укуын тәмамлый.

1975 елда Казан моторлар төзү заводы каршындагы 15 нче профтехучиличега укырга керә Токарь һөнәрен үзләштереп, Казан моторлар заводында эшли башлый. 1980-1982 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалары, җыентыклары чыга.

2019 елның 30 июнендә вафат[3].

Басылган әсәрләре

  • Моңлы ядкәр.
  • Бер кирпеч, ике кирпеч.

Гаилә хәле

Мәскәүдә укыганда курсташы Әнисә Сабировага өйләнә. Кызы Ләйсән туа. Икенче хатыны Рушания Фаил кызы Шәфигуллина. Уллары Сәйдәш, Сәгыйть[4].

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Драматургу Аманулле посмертно вручили премию им. Туфана Миннуллина. БТК сайты, 14.12.2019
  3. Танылган артист, драматург Әмир Камалиев вафат. Азатлык радиосы, 30.06.2019
  4. «Һәр язучы да пьеса яза алмый». Әмир Камалиевны искә алу кичәсеннән. «Акчарлак», 19.09.2019, 25-26нчы бит