Чыңгыз Әхмәров: юрамалар арасында аерма
к яңа бүлек исеме өстәү: Гаиләсе |

Юл номеры - 9: | Юл номеры - 9: | ||
| туу датасы = 12.5.1912 |
| туу датасы = 12.5.1912 |

| туу җире = [[РИ]], [[Ырынбур губернасы]], {{Туу җире|Троицк (Чиләбе өлкәсе)|Чиләбе өлкәсендә}} |
| туу җире = [[РИ]], [[Ырынбур губернасы]], {{Туу җире|Троицк (Чиләбе өлкәсе)|Чиләбе өлкәсендә}} |

| гражданлык = {{байраклаштыру| |
| гражданлык = {{байраклаштыру|Россия империясе}}→
{{байраклаштыру|РСФСР}}→
{{байраклаштыру|ССРБ}}→
{{байрак|Үзбәкстан}} [[Үзбәкстан]] |

| милләт = татар |
| милләт = татар |

| үлем датасы = 13.3.1995 |
| үлем датасы = 13.3.1995 |

Юл номеры - 18: | Юл номеры - 18: | ||
| хатын = Әшрәф Хәсәнова, рәссам. |
| хатын = Әшрәф Хәсәнова, рәссам. |

| балалар = улы |
| балалар = улы |

| бүләк һәм премияләр =[[File:Stalin Medal.png|20px|Сталин премиясе, 1948]] [[Файл:Госпремия Узбекской ССР имени Хамзы.png|20px |
| бүләк һәм премияләр =[[File:Stalin Medal.png|20px|Сталин премиясе, 1948]] [[Файл:Госпремия Узбекской ССР имени Хамзы.png|20px|Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе - 1968]]
[[Файл:Uzbek orden rib.png|45px|Үзбәкстанның «Бөек хезмәтләре өчен» ордены - 2001]]{{Хезмәт Кызыл Байрагы ордены}}
{{Халыклар Дуслыгы ордены}}{{Хөрмәт билгесе ордены}}
[[Файл:People's Artist of the Republic of Uzbekistan (visual arts).png|20px|Үзбәкстанның халык рәссамы - 1964]][[Файл:NarodniIsoTatarstan.jpg|20px|Татарстанның халык рәссамы - 1992]] |

| сайт = |
| сайт = |

| башка мәгълүмат = |
| башка мәгълүмат = |
6 сен 2022, 15:03 юрамасы
Чыңгыз Әхмәров | |

Туган телдә исем | Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров |
Туган | 12 май 1912 РИ, Ырынбур губернасы, Троицк (Чиләбе өлкәсе) |
Үлгән | 13 март 1995 (82 яшь) Үзбәкстан, Ташкәнт |
Күмү урыны | Чыгатай зираты[d] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ→ Үзбәкстан |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d] |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Әшрәф Хәсәнова, рәссам. |
Балалар | улы |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | сәнгать белеме нәмзәте[d] |
Чыңгыз Әхмәров (рус. Чингиз Абдурахманович Ахмаров) – рәссам, график, монументаль сәнгать рәссамы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, Үзбәкстан ССРның (1964) һәм Татарстанның (1992) халык рәссамы.
- Атаклы шәкертләре арасында - Озад Хәбибуллин, Үзбәкстанның халык рәссамы (2004).
Тәрҗемәи хәле
Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров 1912 елның 12 маенда Ырынбур губернасының Троицк шәһәрендә туа. Әтисе мәгърифәтче була, Троицкида мөселман мәктәпләре оештыра. Шәһәрдәге мәктәпне тәмамлагач, Чыңгыз 1927-1930 елларда Пермь сәнгать техникумында укый. 1930-1935 елларда Чыңгыз Әхмәров Сәмәрканд шәһәрендә яши, Сәмәрканд сынлы сәнгать укуханәсендә укый (Павел Беньков шәкерте), «Яңа юл» журналы белән хезмәттәшлек итә, сәнгать әсәрләре иҗат итү оешмасында («Изофабрика») рәссам булып эшли. 1935 елда ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә, сугыш башлану сәбәпле, аны 1942 елда Сәмәркандта тәмамлый.
1949, 1955-57 елларда Ч.Әхмәров Мәскәү Югары нәфис сәнәгать училищесында (элеккеге Строганов училищесы) укыта. 1950 еллар башыннан ул Ташкәнттә яши. Ул 1952-54 елларда Үзбәкстанның Республика сәнгать училищесында укыта, 1970-72 дә Театр һәм сәнгать институтында монументаль нәкышь кафедрасы һәм бер үк вакытта (1968-70) Ташкәнт политехника институтында рәсем һәм нәкышь кафедрасы мөдире булып эшли.
Ч.Әхмәров – Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы. Ул 1944-47 елларда, архитектура академигы А.В.Щусев белән берлектә, А.Нәваи исемендәге Ташкәнт опера һәм балет театры диварларын бизи; 1953тә Мәскәү метросының «Киевская-боҗралы» станциясе өчен мозаика паннолары һәм фрескалар эшләүдә катнаша. Рәссам Ташкәнт, Бохара, Сәмәрканд шәһәрләрендәге байтак биналарга ямь өстәп торган монументаль хезмәтләре белән дә яхшы мәгълүм.
Ч.Әхмәров – замандашлары портретлары, чит илләргә сәяхәтләр ясау тәэсирендә язылган график эшләр, рәсемнәр авторы да.
Ч.Әхмәров 1955-56 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры фойесын һәм диварларын (“Бию”, “Музыка”, “Сәнгать” композицияләре), 1957 елда Казан елга порты фасадын мозаикалар белән бизи.
«Татар хатыны» (1968), «Йосыф һәм Зөләйха» (1975) картиналарын яза. 1980 елларда рәссам татар тарихы һәм мәдәнияте темасына әйләнеп кайта. Шушы елларны Чыңгыз Әхмәров «Мәрҗани Үзәк Азияд»ә, «Сөембикә Үтәмеш-Гәрәй белән», «Габдулла Тукай», «Тормыш», «Татар кызы», «Татар биюе» дигән хезмәтләрен иҗат итә.
Ч.Әхмәров халыкара күргәзмәләрдә (Италия, Франция, Алмания, Канада, Бельгия, Һиндстан, Япония һ.б.), бөтенсоюз һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. Аның шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә, Ташкәнттә, Казанда күрсәтелә. Рәссам әсәрләре Третьяков галереясында, Шәрыкъ сәнгате музеенда (Мәскәү), Үзбәкстан, Казакъстан һәм Татарстан музейларында саклана.
Ч.Әхмәров 1995 елның 13 мартында Ташкәнт шәһәрендә вафат була. 2006 елда ул яшәгән йортка истәлек тактасы куела.
Дәүләт бүләкләре һәм шәрәфле исемнәре
Ч.Әхмәров 1948 елда СССР Дәүләт премиясе, 1968 елда Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Аңа 1964 елда Үзбәкстан ССРның, 1992 елда Татарстан Республикасының халык рәссамы дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Гаиләсе
Хатыны Әшрәф Хәсәнова, рәссам, музей директоры [1]. Улы (тәрбиягә алып үстергән).
Чыганаклар
- Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. Милли китапханә басмасы. 2012.
- Ташкәнттә милләттәшебез Чыңгыз Әхмәровның картиналарыннан торган күргәзмә ачылды
- Хәтер//Татарлар онытылмый//18 гыйнвар, №3
- Мәдәни Җомга: М. Галиуллина. Диварларда — дәвер сурәте
Искәрмәләр
- ↑ Бакый Урманче. Үзем хакында. Китапта: Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: «Фән», 2005. 479нчы бит. ISBN 5-9690-0031-0
- 12 май көнне туганнар
- 1912 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чиләбе өлкәсендә туганнар
- 13 март көнне вафатлар
- 1995 елда вафатлар
- Ташкәнттә вафатлар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Википедия:Калып:Commonscat:Викиҗыентыкка сылтама Викимәгълүматта юк
- Татар рәссамнары
- Үзбәкстан татарлары
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- Сәнгать фәннәре кандидатлары
- Үзбәкстан рәссамнары
- Үзбәкстанның халык рәссамнары
- Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге премиясе лауреатлары