Фатыйха сүрәсе: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к робот кушты: ce:Сура Схьадоьллург |
к робот үзгәртте: ko:알파티하 |
||
Юл номеры - 62: | Юл номеры - 62: | ||
[[jv:Surat Al Faatihah]] |
[[jv:Surat Al Faatihah]] |
||
[[kk:Фатиха сүресі]] |
[[kk:Фатиха сүресі]] |
||
[[ko: |
[[ko:알파티하]] |
||
[[ku:Fatihe]] |
[[ku:Fatihe]] |
||
[[la:Al-Fatiha]] |
[[la:Al-Fatiha]] |
21 фев 2011, 14:47 юрамасы
Әл-Фатыйха́ сүрәсе́ (Әлхәмд) – Коръәндәге 1нче сүрә, 7 аятьтән тора. Бу сүрәне татар халкы «Әлхәм» сүрәсе дип йөртә. Бу сүрәнең утыздан артык исеме бар.
Бу сүрә намазның һәр рәкәгатендә укылырга тиеш.
Сүрә
Бисмил-лә́һир-рахмә́нир-рахи́м. 1. Әл-хә́мдү лил-лә́һи ра́ббил-гъа́ләми́н 2. Әр-рахмә́нир-рахи́м 3. Мә́лики йә́үмид-ди́н 4. Иййә́кә нә́гъбүдү үә иййә́кә нәстәгъы́йн 5. Иһдинә́с-сыйра́таль-мүстәкы́йм 6. Сыйрата́ль-ләзи́нә әнгъа́мтә гъалә́йһим 6. га́йриль-мәгду́би гъалә́йһим үә лә́д-да́льлин 7.[1]
Тәрҗемә:
- «Дөньяда һәркемгә шәфкатьле, ахирәттә иман әһелләренә генә рәхимле Аллаһ исеме белән.
- Галәмнәрнең тәрбия кылучы Раббысы – Аллаһка – мактау,
- шәфкатьле, рәхимлегә,
- Кыямәт көненең падишаһына!
- Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә үтенеп ярдәм сорыйбыз.
- Безне туры юлдан алып бар,
- Үзең ирештергәннәрнең юлыннан, ачуыңа тарыганнар һәм тайпылып адашканнарныкыннан түгел!».
Искәрмәләр
- ↑ Коръәннең 20 урынында бер хәрәкә, аваз урынына башка бер төрле хәрәкә, аваз куелса, мәгънә үзгәреп китеп, көферлек китереп чыгара. Шул егерме урынның икесе – бу аятьтә очрый торган «иййәкә» һәм «әнгъамтә» сүзләре. Бу сүзләрне «иякә» һәм «әнгъамтү» дип уку бик зур хатага китерә
Әдәбият
Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.