Кече Җидегән йолдызлыгы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Җидегән йолдызлыгы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.6.4) (робот үзгәртте: nl:Kleine Beer (sterrenbeeld)
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.6.4) (робот үзгәртте: simple:Ursa Minor (constellation)
Юл номеры - 84: Юл номеры - 84:
[[sah:Аччыгый Араҥас (сулустар бөлөхтөрө)]]
[[sah:Аччыгый Араҥас (сулустар бөлөхтөрө)]]
[[sh:Mali medvjed]]
[[sh:Mali medvjed]]
[[simple:Ursa Minor]]
[[simple:Ursa Minor (constellation)]]
[[sk:Súhvezdie Malá medvedica]]
[[sk:Súhvezdie Malá medvedica]]
[[sl:Mali medved (ozvezdje)]]
[[sl:Mali medved (ozvezdje)]]

24 фев 2011, 07:46 юрамасы

Акбүзат йолдызлыгы

Акбүзат йолдызлыгы (Кече Аю, лат. Ursa Minor) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы котып янындагы йолдызлык. Күк йөзендә 255,9 квадрат градус мәйданы иңләп тора. Аның эченә гади күз белән күренә торган 40 йолдыз керә. Акбүзат йолдызлыгында Тимерказыктан 1° ераклыкта Җир шарының төньяк котыбы урнашкан.

Йолдызлар

Акбүзатның α — Тимерказык, 2,02 йолдыз зурлыгы белән йолдыз.

Акбүзатның β — Кәүкәп (гарәп. الكوكب الشمالي‎ — «төньяк яктырткыч»; рус. Кохаб), 2,08 йолдыз зурлыгы белән сары зур йолдыз, 126 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Б.ч.к. 2000 елдан б.ч. 500 елгача бу йолдыз күк йөзенең төньяк котыбына иң якын йолдыз булган һәм котып йолдызы сыйфатында булган. Бу хәл аның гарәп исемендә сурәтләнгән.

Акбүзатның γ — Феркад, 3,05 йолдыз зурлыгы белән йолдыз.

Атамалар

Татарларда бу йолдызлыкны Акбүзат дип атыйлар. Акбүзат — ул акбүз төсмердәге ат. Башка халыкларда бу йолдызлык Кече Аю (лат. Ursa Minor, гарәп. الدب الأصغر‎, рус. Малая Медведица) дип атыйлар. Йолдызлыкны Кече Аю, якындагы Олы Аю (Җидегән) аермалы буларак, атыйлар.

Тимерказык, Акбүзат, Күкбүзат һәм Җидегән турында риваять

Котып йолдызы төрки халыкларда күккә кагылган «тимер казык» итеп күз алдына китерелгән һәм, янә килеп, татарларда аның янындагы ике йолдыз шул казыкка бәйләп куелган Акбүзат һәм Күкбүзат дип исемләнгән елкылар итеп күзалланган. Х. Мәхмүтов тарафыннан китерелгән бер риваятьтә бу турында болай диелә: «Шул казык тирәсеннән китә алмыйча утлап йөргәндә, аларны җиде карак (Җидегән йолдыз) урлап китәргә ниятләгән, имеш. Болар Акбүзат һәм Күкбүзат артыннан әй чабалар, әй чабалар, әмма куып җитә алмыйлар, ди» (Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Төз. Х.Ш. Мәхмүтов. — Казан, 1987)[1].

Табышмак

  • Казыкка бәйләнгән ике атым дулый, дуласа да бер тирәдән китә алмый (Тимерказык, Акбүзат, Күкбүзат йолдызлары).

Әйтем

  • Акбүзат йолдыз, Күкбүзат йолдыз, Тимерказык бер ялгыз.

Нәтиҗә

Бәлки, бу халык сөйләм мирасында йолдызлыкның β — Акбүзат йолдызы, ә γ — Күкбүзат йолдызы дип атыйлар, әмма туры күрсәтмәләр әле табылмаган.

Искәрмәләр

  1. Казан дәүләт университеты. Татар филологиясе һәм тарихы факультеты. Фәнни язмалар — 2006. — Казан, 2007. — Б. 71