Нурихан Фәттах: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурихан Фәттах latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26: Юл номеры - 26:


== Тормыш юлы һәм иҗаты ==
== Тормыш юлы һәм иҗаты ==
Нурихан Фәттах [[1928 ел|1928 елның]] [[25 октябрь|25 октябрендә]] [[Башкортстан]] АССРның Яңавыл районыныдагы Күчтавыл дип аталучы кечкенә татар авылында крестьян гаиләсендә туган. [[1946 ел|1946 елда]] беренче номерлы Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, [[Казан]]га килеп, [[Казан дәүләт университеты|Казан дәүләт университетының]] татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, [[1951 ел|1951 елдан]] [[1952 ел]]га кадәр [[Татарстан китап нәшрияты|Татарстан китап нәшриятының]] яшьләр һәм балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952-1953 елларда [[Чистай]] шәһәрендә "Сталин байрагы" исемле өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. [[1953 ел|1953 елның]] маеннан, яңадан казанга кайтып, профессиональ язучылык эшенә күчә.
Нурихан Фәттах [[1928 ел|1928 елның]] [[25 октябрь|25 октябрендә]] [[Башкортстан]] АССРның Яңавыл районындагы Күчтавыл дип аталучы кечкенә татар авылында крестьян гаиләсендә туган. [[1946 ел|1946 елда]] беренче номерлы Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, [[Казан]]га килеп, [[Казан дәүләт университеты|Казан дәүләт университетының]] татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, [[1951 ел|1951 елдан]] [[1952 ел]]га кадәр [[Татарстан китап нәшрияты|Татарстан китап нәшриятының]] яшьләр һәм балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952-1953 елларда [[Чистай]] шәһәрендә "Сталин байрагы" исемле өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. [[1953 ел|1953 елның]] маеннан, яңадан Казанга кайтып, профессиональ язучылык эшенә күчә.


Нурихан Фәттах балачагыннан ук әдәбият белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр, шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәсрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре [[1944 ел|1944 елда]] "Совет әдәбияты" (хәзерге [["Казан утлары"]]) журналында, ә [[1948 ел|1948 елда]] "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. [[1955 ел]]да студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга.
Нурихан Фәттах балачагыннан ук әдәбият белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр, шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәсрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре [[1944 ел|1944 елда]] "Совет әдәбияты" (хәзерге [["Казан утлары"]]) журналында, ә [[1948 ел|1948 елда]] "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. [[1955 ел]]да студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга.

8 мар 2011, 13:38 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Нурихан Фәттах
Туган телдә исем Нурихан Садрилмән улы Фәттах
Туган 25 октябрь 1928(1928-10-25)
Башкортстан АССР, Яңавыл районы, Күчтавыл авылы
Үлгән 18 февраль 2004(2004-02-18) (75 яшь)
Казан
Яшәгән урын Җиләк урамы[d], Чыңгыз, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, тәрҗемәче, тарихчы
Бүләк һәм премияләре РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «1992 ел кешесе»

 Нурихан Фәттах Викиҗыентыкта

Нурихан Садрилмән улы Фәттах (1928 елның 25 октябре2004 елның 18 феврале) — татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы.

Тормыш юлы һәм иҗаты

Нурихан Фәттах 1928 елның 25 октябрендә Башкортстан АССРның Яңавыл районындагы Күчтавыл дип аталучы кечкенә татар авылында крестьян гаиләсендә туган. 1946 елда беренче номерлы Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, 1951 елдан 1952 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952-1953 елларда Чистай шәһәрендә "Сталин байрагы" исемле өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан, яңадан Казанга кайтып, профессиональ язучылык эшенә күчә.

Нурихан Фәттах балачагыннан ук әдәбият белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр, шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәсрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре 1944 елда "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында, ә 1948 елда "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. 1955 елда студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга.

1962 елда язучы "Бала күңеле далада" исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның "Мөдир Саҗидә" исемле повесте дөнья күрә.

Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип "Ител суы ака торур" (1970), "Сызгыра торган уклар" (беренче китап,1977) романнарын, "Кол Гали" (1973) трагедиясен, "Ерак гасырлар авазы" (1976) исемле фәнни хезмәтен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта.

Язучы балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә мирас кадыра. Ул балалар өчен "Тегермәндә", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Өч туган", "Безнең бабай" хикәя җыентыкларын һәм "Энҗеле үрдәк" пьеса-әкият яза.

Язучы 1965 елдан бирле СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Нурихан Фәттах 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат булды.

Бүләкләр

  • Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка 1978нче елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирәләр.
  • Тарихны халыкка кайтару өлкәсендәге күп санлы хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) тарафыннан «1992 ел кешесе» исеме бирелде.
  • «Сызгыра торган уклар» исемле икенче романы өчен 1994 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Сылтамалар

  1. https://gyteli.info/kazan