Планета: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Планета latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ерней (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ripchip Bot (бәхәс | кертем)
к r2.6.5) (робот бетерде: ksh:Planet (Aßtronomie)
Юл номеры - 76: Юл номеры - 76:
[[kn:ಗ್ರಹ]]
[[kn:ಗ್ರಹ]]
[[ko:행성]]
[[ko:행성]]
[[ksh:Planet (Aßtronomie)]]
[[ku:Gerstêrk]]
[[ku:Gerstêrk]]
[[kw:Planet]]
[[kw:Planet]]

16 мар 2011, 06:49 юрамасы

Җирсыман планеталар: Меркурий, Венера, Җир, Марс (зурлыклар чагыштыру өчен, ераклыклар сакламаган)
Кояш җирлегендә газлы зур планеталар: Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун (зурлыклар чагыштыру өчен, ераклыклар сакламаган)

Планета (грек. πλανήτης — «илгизәр») — йолдыз яки йолдыз калдыгы тирәсендә әйләнә торган һәм үзенең орбитаның әйләнә-тирәсене планетезимальләрдән бушату булдыра алган күк җисеме, аның массасы үзенең тартылышы тәэсирендә йомры булу өчен җитәрлек, әмма термик төш реакциясе башлау өчен җитмәс.

Планеталарны ике төп төркемгә бүлү мөмкин: түбән тыгызлыклы зур планеталар, һәм эре булмаган каты кабыклы җирсыман планеталар. Халыкара астрономия берлеге билгеләмәсе буенча, Кояш системасында 8 планета бар. Кояштан ераклаштыру тәртибендә — дүрт җирсыман: Меркурий, Венера, Җир, Марс, аннары дүрт зур планета: Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун. Шулай ук, Кояш системасында һич булмаса 5 кәрлә планета бар: Плутон (2006 елгача тугызынчы планета дип исәпләнде), Макемаке, Хаумеа, Эрида һәм Церера. Меркурий һәм Венерадан тыш, һәрбер планета тирәсендә бер генә дә иярчен әйләнә.

1992 елдан башка йолдызлар тирәсендә йөзләрчә планета (экзопланеталар) ачышларыннан башлап, галимнәр Галактикада һәрбер урында планеталарны табу мөмкинлегене аңладылар. 2010 елның декабрь ае башына 505 экзопланета мәгълүм булды, зур планеталардан җирсыман планеталарга кадәр.