Рифкать Исрафилов: юрамалар арасында аерма
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Рифкать Исрафилов | рәсем = | рәсем_зурлыгы = | alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга т...» |
к r2.7.1) (робот кушты: ba:Исрафилов Рифҡәт Вәкил улы |
||
Юл номеры - 54: | Юл номеры - 54: | ||
<references/> |
<references/> |
||
[[Төркем:Татар режиссерлары]] |
[[Төркем:Татар режиссерлары]] |
||
[[ba:Исрафилов Рифҡәт Вәкил улы]] |
|||
[[ru:Исрафилов, Рифкат Вакилович]] |
[[ru:Исрафилов, Рифкат Вакилович]] |
29 май 2011, 05:45 юрамасы
Рифкать Исрафилов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рифкать Вәкил улы Исрафилов |
Туган | 6 декабрь 1941 (82 яшь) Яңа Мөслим, Мәчетле районы, Башкортстан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Русия театр сәнгате университеты[d] |
Һөнәре | театр режиссеры, актер |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт академия драма театры[1] һәм Оренбургский областной драматический театр имени М. Горького[d][1] |
Рифкать Вәкил улы Исрафилов; 1941 елның декабре, Яңа Мөслим — театр режиссеры, РСФСР халык артисты. Оренбург драма театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе. Рәсәйнең иң билгеле режиссер-куючылары исәбенә керә.[2]
Иҗат
1965 ел – Уфаның сәнгать училищесының режиссерлык бүлеген тәмамлый, 1973 елда – ГИТИСның (Мәскәү) режиссерлык бүлеген. Гафури театрында беренче спектаклен – Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ын сәхнәгә куя. Диплом спектакле итеп Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ын сәхнәләштерә. 1981 елдан - Гафури театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе.[3]
1979 елдан – Уфа сәнгать институтында укыта, доцент (1987), профессор (1993).
1997 елда Уфадан Оренбургка китә. Оренбург рус театрына җитәкчелек итә.[4]
Камал театрында, Оренбург татар театрында, Уфа Нур театрында, Мәскәүнең Ермолова исемендәге, башка театрларда спектакльләр куя.
Мәскәүдәге Милли театрлар советы рәисе.
Театрдагы рольләре
• Айгөл иле (Мостай Кәрим) – Ричард Галин (1968) • Хуҗа Насретдин (Нәкый Исәнбәт) – Хаммат
Режиссерлык эшләре
- “Тапшырылмаган хатлар” (Гадел Кутуй)
- “Галиябану” (Мирхәйдәр Фәйзи)
- Ташлама утны, Прометей! (Мостай Кәрим)
- Унөченче председатель (Азат Абдуллин)
- Галия (Таһир Ахунҗанов)
Дәүләт бүләкләре һәм дәрәҗәле исемнәр
БАССР Салават Юлаев бүләге иясе (1976) РСФСР атказанган сәнгать әһеле (1982) Рәсәй халык артисты (1989)