Килем: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{ТП |статус = авыл |татар исеме = Килем |чын исем = |рус исеме = {{lang-ru|Килимово}} |ил = Русия |герб = |...» |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 89: | Юл номеры - 89: | ||
=== Дин === |
=== Дин === |
||
=== Географик урынлашу |
=== Географик урынлашу === |
||
* район үзәгенә кадәр ([[Бүздәк]]): 26 км |
* район үзәгенә кадәр ([[Бүздәк]]): 26 км |
6 июн 2011, 15:39 юрамасы
Килем | |
---|---|
Ил | Русия |
Район | Бүздәк районы |
Координатлар | 54°46'6"тн, 54°37'5"кнч |
Рәсми тел | татар теле |
Халык саны | 830 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселман-сөнниләр |
Почта индексы | 452725 |
Килем — Башкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына халык саны 830 кеше тәшкил иткән [1],
Истәлекле урыннар
Авылның төп истәлекле урыны – Тәфкилев морзалар утары. Утарга 1821 елда төзелгән таш мәчет, 1853 елда төзелгән Тәфкилевлар сарае һәм парк керә. Якында 17 гасыр мөселман зираты урнашкан.
Реставрацияләнгән Сарайда бүген “Килем” Татар тарихи-мәдәни үзәге урнашкан.[2]
Демография
1917 елда Килемдә (“Иске Килемдә”) 1456 кеше яши. Милләте буенча: 1441 татар, 9 типтәр, 6 башкорт. [3]
Гомуми демографик күрсәткечләр[1] | |||||
Халык | 2002—2009 еллар арасында үзгәрешләр | ||||
2002 | 2009 | кеше | % | ||
823 | 830 | +7 | +0,85 |
2002 елда 67% халык татарлар итеп яздырылган, «башкорт» – 32%.
Социаль тармак
Авылда урта мәктәп эшли. Элек Тәфкилев сараенда урнашкан булса, әле яңа бинада эш итә.
Авылның атаклы кешеләре
- Котлымөхәммәд Мәмәш улы Тәфкилев (1674-1766) – Рәсәй дәүләте эшлеклесе, дипломат, эре алпавыт
- Сәлимгәрәй Тәфкилев (1805-1885) – Оренбург диния назәрәтенең 4нче мөфтие
- Котлымөхәммәд Батыргәрәй Тәфкилев (1850-1917) – Патша Дәүләт Думасының дүрт чакырышы депутаты
- Сәлимгәрәй Җантурин – Тәфкилевләрнең кардәше, 1нче Дәүләт Думасының депутаты
- Филүс Каһиров - җырчы
Җитештерү тармагы
Килемнең күмәк хуҗалыгы таркалган, авыл җирләрен 9 фермер хуҗалык эшкәртә.
Дин
Географик урынлашу
- район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 26 км
- тимер юл станциясенә (Бүздәк): 25 км
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel
- ↑ Килимово: Посторонних не ждем!
- ↑ М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)