Әбу Губәйдә ибнел-Җәррах: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбу Губәйдә ибнел-Җәррах latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MerlIwBot (бәхәс | кертем)
к робот бетерде: kk:Әбу Убайда ибн әл-Джарраһ (deleted)
Alexbot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1+) (робот кушты: nl:Abu Ubayda ibn al-Jarrah
Юл номеры - 34: Юл номеры - 34:
[[ja:アブー・ウバイダ]]
[[ja:アブー・ウバイダ]]
[[ms:Abu Ubaidah Al-Jarrah]]
[[ms:Abu Ubaidah Al-Jarrah]]
[[nl:Abu Ubayda ibn al-Jarrah]]
[[pnb:ابوعبیدہ ابن الجراح]]
[[pnb:ابوعبیدہ ابن الجراح]]
[[so:Abuu Cubeydah Caamir ibn Jaraax R.C.]]
[[so:Abuu Cubeydah Caamir ibn Jaraax R.C.]]

31 авг 2011, 00:11 юрамасы

Әбу Губәйдә ибнел-Җәррах (гарәп. أبو عبيدة بن الجراح; ? - һ. 13, 639) - Мөхәммәд галйһиссәләм якын сәхабәләренең берсе, күренекле гаскәр башлыгы һәм сәясәт эшлеклесе. Тулы исеме: Әбу Губәйдә Гамир ибн Габдуллаһ ибнел-Җәррах әл-Фиһри әл-Курәйши (أبو عبيدة عامر بن عبد الله بن الجراح الفهري القرشي).

Әбу Губәйдә беренче мөселманнарның берсе була. Әбу Бәкер аны Госман ибне Гәффан, Зүбәйр ибнел Гәввам, Тальхә ибне Губәйдуллаһ, Габдеррахман ибне Гауф, Сәгъд ибне Әби Вәккас кебек билгеле сәхабәләр белән Пәйгамбәр янына алып килә, һәм алар барысы да ислам кабул итәләр.

Мөселманнарны җәберләүләр башлангач, бер төркем мөселманнар белән Әбу Губәйдә дә Хәбәшстанга күчәргә мәҗбүр була. Һиҗрәт вакыйгасыннан соң, Мәдинәгә күчәләр. Гамир ибн Габдуллаһ анда бөтен көче белән мөселман дәүләтчелеген ныгытуга булыша, ул вакыттагы барлык ислам сугышларында да катнаша. Бәдер сугышында, күпме генә аның һөҗүмнәреннән качарга тырышса да, мөшрикләр ягында булучы әтисе белән сугышырга мәҗбүр була. Шуннан соң, Пәйгамбәргә Мүҗәдәлә сүрәсенең 22 аяте иңә.

Өхед сугышында Әбу Губәйдә Мөхәммәд галәйһиссәләм янында калган ун сәхабәнең берсе була. Бәрелештән соң, Пәйгамбәрнең яңагына кадалган ике көбә боҗрасын тешләп тартып чыгара һәм шунда ике тешен югалта.

Мөхәммәд галәйһиссәләм үлгәннән соң, Гомәр аңа хәлифлеккә ант китерергә тели, ләкин Әбу Губәйдә Пәйгамбәр имам итеп билгеләгән кешедән (ягъни Әбу Бәкердән) өстенрәк түгеллеген әйтеп баш тарта.

Хәлифәттә Әбу Бәкер, аннары Гомәрнең киңәшчеләреннән берсе була. Иран һәм Византиягә каршы сугышларда катнаша. Гомәр аны Ярмук сугышында гаскәр башлыгы итеп билгели; мөселманнар византиялеләрне җиңәләр. Бу җиңүдән соң, Әбу Губәйдә Фәхл һәм Басанны, ә һ. 14 елда Димәшкъне ала. Аннары аның җитәкчелегендә Хомс, Иерусалим һәм Сүриянең башка шәһәрләре алына.

Әбу Губәйдә ибн Җәррах һ. 18 елда (Сүриядәге "гамауас" дип аталган чума эпидемиясе вакытында) 58 яшендә вафат була. Аны Иерусалим янында Бисан җирлегендә күмәләр, җеназа намазын Мугаз ибн Җәбәл укый.

Чыганаклар

Сылтамалар