Юлык: юрамалар арасында аерма
к r2.6.4) (робот кушты: ba:Юлыҡ (Баймаҡ районы) |
к r2.6.4) (робот кушты: kk:Юлук |
||
Юл номеры - 84: | Юл номеры - 84: | ||
[[ba:Юлыҡ (Баймаҡ районы)]] |
[[ba:Юлыҡ (Баймаҡ районы)]] |
||
[[kk:Юлук]] |
|||
[[ru:Юлук]] |
[[ru:Юлук]] |
17 окт 2011, 03:04 юрамасы
Юлык | |
---|---|
Ил | Русия |
Район | Баймак районы |
Координатлар | 52°31'9"тн, 57°47'43"кнч |
Халык саны | 523 кеше |
Милли состав | татарлар |
Почта индексы | 453674 |
Юлык — Башкортстанның Баймак районындагы татар авылы, Йомаш авыл җирлегенә карый. 2009 елның 1 гыйнварына 523 кеше яшәде.[1] 170 шәхси хуҗалык исәпләнә.
Тарихи мәгълүмат
Беренче исеме “Юлык ямы” (Юллукский Ямъ). Авыл 1781 елны Казан өязе кешеләре тарафыннан нигезләнә. Алар биредә Верхнеуральск-Оренбург трактында башкортлар урынына почта хезмәте алып бару шарты белән урнаша. 1869 елны алтын ятмаларын үзләштерү башлана. Юлыкта алтын ятмалар хуҗалары Рәмиевләрнең штаб-квартирлары була (1918 елга кадәр). 1924 елга кадәр Юлык – волость үзәге, 1898 елда биредә казна “рус-башкорт” мәктәбе ачыла, земство дәвалау учрежденияләре эшли. 1962 елны авыл советы үзәге Йомашка күчерелә. Рәмиевләр салдырган мәчет һәм китапханә биналары сакланган[2].
Атаклы кешеләр
- Габделгани Хөсәенов (1839-1902) – Оренбургның сәүдәгәрләр гаиләсе Хөсәеновларның вәкиле, промышленник, яңа ысул татар мәктәпләре челтәрен оештыручы.
- Шакир Рәмиев
- Закир Рәмиев
- Мирхәйдәр Фәйзи
Демография
Халык саны динамикасы:
Гомуми демографик күрсәткечләр[1] | |||||
Халык саны | 2002—2009 еллардагы үзгәреш | ||||
2002 | 2009 | кеше | % | ||
544 | 523 | -21 | -3,86 |
Географик урынлашу
- район үзәгенә кадәр (Баймак): 41 км
- авыл җирлеге үзәгенә кадәр (Йомаш): 9 км
- тимер юл станциясенә (Сибай): 82 км
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel.
- ↑ Әдип юлыккан Юлык. Мәдәни Җомга газетасы
Сылтамалар
- Совет муниципальных образований Республики Башкортостан.
- Юлыктагы җан рәхәте мизгелләр
- Әдип юлыккан Юлык. Мәдәни Җомга
- Лирон Хәмидуллин. Офыктагы рәшәләр. Казан, ТКН, 1990.