Калып:Портал:Динозаврлар/Сайланган мәкалә: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Портал:Динозаврлар/Сайланган мәкалә latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Стегозаврлар'''(лат. ''Stegosaurus'') - кош ләгәнле [[Динозавр|динозаврла...»
(аермасы юк)

11 ноя 2011, 15:27 юрамасы

Стегозаврлар(лат. Stegosaurus) - кош ләгәнле динозаврлар төркеме. Стегозаврларның аркаларында һәм койрыкларында бик күп сөякле пластиналар hәм шиплар булган. Без белгән стегозаврларның борынгысы - хуаянгозавр (Huayangosaurus). Озынлыгы 4 метрга җиткән. Үсеме 1,5 метрга җиткән. Стегозаврның үсеме 3 метрга, ә озынлыгы 7,5 метрга тигез иде. Хуаянгозавр аерым гаиләгә керә. Башка стегозаврлар икенче гаиләгә керәләр. Ул гаилә 15 динозаврдан тора. Аларның берселәре - стегозавр (Stegosaurus), кентрозавр (Kentrosaurus), туоюангозавр (Tuojiangosaurus) h.б. Стегозаврларның башлары бик бәләкәй булган. Аларның баш миләре Әстерхан чикләвегедәй иде. Ә гәүдәләре, киресенчә, зуп-зур булганнар. Шиплар, пластиналар бик куркыныч күренгәннәр. Төрле стегозаврларның пластиналары аерылганнар. Әмма ул тыштан кувәтле кораллар зыянсыз иде. Чөнки алар бик нечкә булган. Кай галимнәр пластиналарны терморегуляторлары булган дип саный. Ерткыч динозавр hөҗүм иткәндә, аларга кан җитә алган, шулай итеп стегозавр дошманны куркыта алган. Шиплар да нык куркытканнар. Әмма без пластиналар hәм шиплар чын мәксәтен белмибез. Хуаянгозавр, лексовизавр hәм дацентур, иң борынгы стегозаврларның берселәре, Җирдә Юра чорының уртасында яшәгәннәр (170 миллион ел элек). Стегозаврларның иң зур өлеше юра периодының азагында яшәгәннәр. Әмма стегозаврларның кайберләре акбүр чоры башына тиклем яшәп килгәннәр (110 миллион ел элек). Аларның берсе вуэрозавр иде. Стегозаврлар сөякләрен Җирнең "hәр почмагында" табалар. Лексовизавр hәм дацентур Аурупа территориясендә, кентрозавр - Африкада, туоюангозавр hәм вуэрозавр Кытайда яшәгәннәр. Стегозаврлар Төньяк Америкада да күчкәннәр. Беренче стегозавр, хуаянгозавр, Кытайда яшәгән. Һәм палеонтологлар озак уйлаганнар: "Ничек стегозаврлар изолировать ителгән Азиядән башка якларга килгән?" Шуннан алар Азиянең Аурупа белән кыскавакытлы берлеге гепотезасын тәкъдим иткәннәр.