Метр: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Метр latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
'''Метр''' (билгесе: '''м''', '''m'''; {{lang-el|μέτρον}} үлчәм, үлчәгеч) — [[үлчәү системасы]]нда [[озынлык]] һәм [[ераклык]] үлчәү берәмлеге.
'''Метр''' (билгеләнүе: '''м''', '''m'''; грекча μέτρον чама, үлчәүче) — [[СИ|Халыкара Үлчәүләр Системасында]] [[озынлык]] һәм [[ара]] [[үлчәү берәмлеге]]. Метр [[яктылык|яктылыкның]]

[[вакуум]]да <math>\frac{1}{299\,792\,458}</math> [[секунд]] вакыт эчендә узган арага тигез.

== Тарихы ==
{{Rq|stub}}
[[Файл:Platinum-Iridium meter bar.jpg|thumb|[[1889]] елдан алып 1960 елга кадәр кулланылган Халыкара метр эталоны.]]
Метр беренче мәртәбә [[Франция|Франциядә]] [[XVIII гасыр]]да кертелгән һәм аның башта ике көндәш билгеләмәсе булган:
* 45° киңлектә [[тирбәнеш ярымпериоды]] 1 [[секунд|с]] булган маятникның озынлыгы итеп (хәзерге берәмлекләрдә ул озынлык <math>\frac{g}{\pi^2} \cdot 1\,\mathrm c^2 \approx 0,994</math> м га тигез) билгеләнә.

* [[Париж]] [[меридиан]]ының кырык миллионнан бер өлеше итеп (ягъни [[Париж]] [[озынлык|озынлыгында]] җир эллипсоиды буенча [[Төньяк Котып|Төньяк Котыптан]] [[экватор]]га кадәр араның ун миллионнан бер өлеше). Моның хәзерге берәмлекләрдә <math>\frac{1}{1\,,000\,000\,000\,05}</math> метр булуы кызык. Озынлык үлчәү берәмлеген меридианга бәйләү яңа фикер булмаган: аналогик рәвештә элек [[диңгез милясы]] һәм [[лье]] билгеләнгән булган.

Башта нигез итеп беренче билгеләмә кабул ителгән. ( [[Милли җыелыш (Франция, тарих)|Франция Милли Җыелышы]], [[1790 ел]]ның [[8 мае]]). Әмма, ирекле төшү тизләнеше киңлеккә бәйле һәм, шул сәбәпле, маятник эталонының җитәрлек дәрәҗәдә кабатлап булмаганга күрә, Франция Фәннәр Академиясе [[1791]] елда Милли Җыелышка метрны меридиан озынлыгы аша билгеләргә тәкъдим иткән. [[1791]] елның [[30 нчы марты]]нда бу тәкъдим кабул ителгән булган. [[1795]] елның [[7 апреле]]ндә [[Милли Конвент]] Франциядә метрик системасын кабул итү турында закон кабул иткән һәм комиссарларга (алар рәтенә [[Кулон, Шарль Огюстен|Ш. О. Кулон]], [[Лагранж, Жозеф Луи|Ж. Л. Лагранж]], [[Лаплас, Пьер-Симон|П.-С. Лаплас]] һәм башка галимнәр кергән) [[озынлык]] һәм [[масса]] берәмлекләрен тәҗрибә үткәреп билгеләве буенча эшне башкарырга кушкан. 1792 – 1797 елларда Инкыйлаб Конвенты әмере буенча [[Франция]] галимнәре [[Деламбр, Жан-Батист-Жозеф|Деламбр]] (1749—1822 еллар) һәм [[Мешен, Пьер|Мешен]] (1749—1822 еллар) бөтен Франция һәм Испаниянең өлеше буенча 115 өчпочмактан челтәр төзеп, 6 ел эчендә [[Дюнкерк]]тан [[Барселона]]га кадәр 9°40' озынлыктагы [[Париж]] меридианының озынлыгын үлчәгәннәр. Шулай да, соңыннан котыпларда [[Җир|Җирнең]] кысылуының дөрес исәпләнмәгәнлектән эталонның 0,2 мм га кыска булганы билгеле булган; һәм шулай итеп, меридианның озынлыгы 40 000 км га якынча гына тигез.

Масса берәмлегенең ([[килограмм]], аның билгеләмәсе 1 дм³ [[су]] массасына нигезләнгән булган) билгәләмәсе шулай ук метр билгеләмәсенә бәйле булганлыгын әйтеп үтәргә кирәк.

[[1799 ел]]да [[платина|платинадан]] метр [[эталон]]ы ясалган булган, аның озынлыгы Париж меридианының кырык миллионнан бер өлешенә тигез булган.

[[Наполеон Бонапарт|Наполеон]] идарә итү дәверендә метрик система бөтен [[Европа]] буенча таралган. Фәкать Наполеон тарафыннан яуланмаган [[Бөекбритания|Бөекбританиядә]], традицион озынлык үлчәүләре: [[дюйм]], [[фут]] һәм [[ярд]] калган.
[[1875 ел]]ның [[20 мае]]нда 17 дәүләт (Россия, Франция, Бөекбритания, АКШ, Германия, Италия һәм башкалар) катнашкан Халыкара дипломатик конференциясендә кабул ителгән “Метрик конвенция” керткән [[Метрик үлчәүләр системасы|метрик система]] озынлык берәмлеге буларак метрда һәм масса берәмлеге [[килограмм]]да нигезләнгән булган.

[[1889]] елда тагын да төгәлрәк халыкара метр эталоны ясалган булган. Бу эталон 90 % [[платина]] һәм 10 % [[иридий|иридий]]дан торган кушылмадан ясалган һәм аның аркылы киселеше «X» хәрефе формасында. Аның копияләре саклау өчен, метр стандарт үлчәү берәмлеге буларак кабул ителгән илләргә тапшырылган. Бу эталон һаман да [[Халыкара үлчәүләр бюросы]]нда саклана, гәрчә үзенең беренче максаты буенча кулланылмаса да.

[[1960]]нчы елдан бирле метр эталоны буларак кеше ясаган әйбердән баш тартырга карар ителгән, һәм шул вакыттан [[1983]] елга кадәр метр [[вакуум|вакуумда]] [[Криптон-86|86Kr]] [[изотоп|изотобы]] нур тараткан [[спектры|спектрының]] әфлисун төсендәге сызыкның 1 650 763,73 санына тапкырланган озынлыгына (6,056 [[ангстрем|Å]]) тигез.

== Метрның хәзерге билгеләмәсе ==
[[Вакыт|Вакыт]] һәм [[яктылык тизлеге]] төшенчәләрендә хәзерге метр билгеләмәсе [[1983 ел]]да кертелгән:

* ''Метр — ул вакуумда яктылык (1/299792458) секунд эчендә үткән юл озынлыгы.''

Бу билгеләмәдән СИ системасында вакуумда [[яктылык тизлеге]] төгәл 299792458 м/с ка тигез икәнен әйтергә була. Шулай итеп, метрның билгеләмәсе, ике йөз ел элек кебек, янә [[секунд|секундка]] бәйле, әмма бу юлы [[Фундаменталь физик константалар|универсаль дөнья константасы]] ярдәмендә.

== Мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр ==
Унарлы мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр стандарт [[СИ кушымчалары]] ярдәмендә ясала. Шулай ук системадан тыш үлчәү берәмлекләр бар: 1 мкм га тигез [[микрон]] һәм 0,1 нм га тигез [[ангстрем]] (Å), әмма аларны кулланырга киңәш ителми.

{| class="wikitable" border="1"

! Мәртәбәле:
! Билгеләмәсе:
! Өлешле:
! Билгеләмәсе:

| 101 (дека)
| дам / dam
| 10-1 (деци)
| дм / dm

| 102 (гекто)
| гм / hm
| 10-2 санти
| cм / cm

| 103 кило
| км / km
| 10-3 милли
| мм / mm

| 106 мега
| Мм / Мm
| 10-6 микро
| мкм / μm

| 109 гига
| Гм / Gm
| 10-9 нано
| нм / nm

| 1012 тера
| Тм / Тm
| 10-12 пико
| пм / pm

| 1015 пета
| Пм / Pm
| 10-15 фемто
| фм / fm

| 1018 экса
| Эм / Em
| 10-18 атто
| aм / am

| 1021 зетта
| Зм / Zm
| 10-21 зепто
| зм / zm

| 1024 йотта
| Им / Ym
| 10-24 йокто
| им / ym

== Искәрмә ==
Декаметр, гектометр, дециметр үлчәү берәмлекләрен кулланырга киңәш ителми.

== Башка үлчәү берәмлекләре белән мөнәсәбәте ==
{| class="wikitable" border="1"

! Халыкара Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән
берәмлек аша күрсәтелгән метрик берәмлек:
! Метрик берәмлек аша күрсәтелгән Халыкара
Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән берәмлек:
! Халыкара Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән
берәмлек аша күрсәтелгән метрик берәмлек:
! Метрик берәмлек аша күрсәтелгән Халыкара
Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән берәмлек:

| 1 метр ≈ 39,37 [[дюйм]]
| 1 [[дюйм]] = 0,0254 метр
|1 метр =1*1010 [[ангстрем]]
|1 ангстрем=1*10-10 метр

| 1 [[сантиметр]]≈ 0,3937 дюйм
| 1 дюйм = 2,54 сантиметр
|1 нанометр =10 ангстрем
|1 ангстрем=100 пикометров

|1 [[миллиметр]] ≈ 0,03937 дюйм
|1 дюйм=25,4 миллиметров

== Искәрмәләр ==
== Шулай ук карагыз ==
* [[Денудацион метр]] — бирелгән елганың [[елга агымы юлы|төбен]] 1 м га тирәнәйтү өчен кирәк булган [[вакыт]]; мәсәлән яссылыкта ага торган [[Миссисипи (елгасы)|Миссисипи]] өчен 20000 ел, тиз агымлы [[По (елгасы)|По]]өчен 2400 ел.
* [[м/с]] — [[тизлек]] берәмлеге, узылган арадан вакыт буенча беренче тәртип чыгарылма функция
* [[м/с²]] — [[тизләнеш]] берәмлеге, узылган арадан вакыт буенча икенче тәртип чыгарылма функция
* [[1/м]] — [[градиент]] берәмлеге
* [[Гектар]] (1 га)= 10 000 [[Квадратный метр|м²]] = 100 [[ар]]= 100 [[сутый]]
* [[Су эквиваленты метры]]
* [[Су баганасы метры]]
* [[Терекөмеш баганасы метры]]

[[Төркем:Үлчәү системасы]]
[[Төркем:Үлчәү системасы]]

3 дек 2011, 18:36 юрамасы

Метр (билгеләнүе: м, m; грекча μέτρον — чама, үлчәүче) — Халыкара Үлчәүләр Системасында озынлык һәм ара үлчәү берәмлеге. Метр яктылыкның
вакуумда секунд вакыт эчендә узган арага тигез.

Тарихы

1889 елдан алып 1960 елга кадәр кулланылган Халыкара метр эталоны.

Метр беренче мәртәбә Франциядә XVIII гасырда кертелгән һәм аның башта ике көндәш билгеләмәсе булган:

• 45° киңлектә тирбәнеш ярымпериоды 1 с булган маятникның озынлыгы итеп (хәзерге берәмлекләрдә ул озынлык м га тигез) билгеләнә.
• Париж меридианының кырык миллионнан бер өлеше итеп (ягъни Париж озынлыгында җир эллипсоиды буенча Төньяк Котыптан экваторга кадәр араның ун миллионнан бер өлеше). Моның хәзерге берәмлекләрдә метр булуы кызык. Озынлык үлчәү берәмлеген меридианга бәйләү яңа фикер булмаган: аналогик рәвештә элек диңгез милясы һәм лье билгеләнгән булган.

Башта нигез итеп беренче билгеләмә кабул ителгән. ( Франция Милли Җыелышы, 1790 елның 8 мае). Әмма, ирекле төшү тизләнеше киңлеккә бәйле һәм, шул сәбәпле, маятник эталонының җитәрлек дәрәҗәдә кабатлап булмаганга күрә, Франция Фәннәр Академиясе 1791 елда Милли Җыелышка метрны меридиан озынлыгы аша билгеләргә тәкъдим иткән. 1791 елның 30 нчы мартында бу тәкъдим кабул ителгән булган. 1795 елның 7 апрелендә Милли Конвент Франциядә метрик системасын кабул итү турында закон кабул иткән һәм комиссарларга (алар рәтенә Ш. О. Кулон, Ж. Л. Лагранж, П.-С. Лаплас һәм башка галимнәр кергән) озынлык һәм масса берәмлекләрен тәҗрибә үткәреп билгеләве буенча эшне башкарырга кушкан. 1792 – 1797 елларда Инкыйлаб Конвенты әмере буенча Франция галимнәре Деламбр (1749—1822 еллар) һәм Мешен (1749—1822 еллар) бөтен Франция һәм Испаниянең өлеше буенча 115 өчпочмактан челтәр төзеп, 6 ел эчендә Дюнкерктан Барселонага кадәр 9°40' озынлыктагы Париж меридианының озынлыгын үлчәгәннәр. Шулай да, соңыннан котыпларда Җирнең кысылуының дөрес исәпләнмәгәнлектән эталонның 0,2 мм га кыска булганы билгеле булган; һәм шулай итеп, меридианның озынлыгы 40 000 км га якынча гына тигез.
Масса берәмлегенең (килограмм, аның билгеләмәсе 1 дм³ су массасына нигезләнгән булган) билгәләмәсе шулай ук метр билгеләмәсенә бәйле булганлыгын әйтеп үтәргә кирәк.
1799 елда платинадан метр эталоны ясалган булган, аның озынлыгы Париж меридианының кырык миллионнан бер өлешенә тигез булган.
Наполеон идарә итү дәверендә метрик система бөтен Европа буенча таралган. Фәкать Наполеон тарафыннан яуланмаган Бөекбританиядә, традицион озынлык үлчәүләре: дюйм, фут һәм ярд калган. 1875 елның 20 маенда 17 дәүләт (Россия, Франция, Бөекбритания, АКШ, Германия, Италия һәм башкалар) катнашкан Халыкара дипломатик конференциясендә кабул ителгән “Метрик конвенция” керткән метрик система озынлык берәмлеге буларак метрда һәм масса берәмлеге килограммда нигезләнгән булган.
1889 елда тагын да төгәлрәк халыкара метр эталоны ясалган булган. Бу эталон 90 % платина һәм 10 % иридийдан торган кушылмадан ясалган һәм аның аркылы киселеше «X» хәрефе формасында. Аның копияләре саклау өчен, метр стандарт үлчәү берәмлеге буларак кабул ителгән илләргә тапшырылган. Бу эталон һаман да Халыкара үлчәүләр бюросында саклана, гәрчә үзенең беренче максаты буенча кулланылмаса да.
1960нчы елдан бирле метр эталоны буларак кеше ясаган әйбердән баш тартырга карар ителгән, һәм шул вакыттан 1983 елга кадәр метр вакуумда 86Kr изотобы нур тараткан спектрының әфлисун төсендәге сызыкның 1 650 763,73 санына тапкырланган озынлыгына (6,056 Å) тигез.

Метрның хәзерге билгеләмәсе

Вакыт һәм яктылык тизлеге төшенчәләрендә хәзерге метр билгеләмәсе 1983 елда кертелгән:

• Метр — ул вакуумда яктылык (1/299792458) секунд эчендә үткән юл озынлыгы.

Бу билгеләмәдән СИ системасында вакуумда яктылык тизлеге төгәл 299792458 м/с ка тигез икәнен әйтергә була. Шулай итеп, метрның билгеләмәсе, ике йөз ел элек кебек, янә секундка бәйле, әмма бу юлы универсаль дөнья константасы ярдәмендә.

Мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр

Унарлы мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр стандарт СИ кушымчалары ярдәмендә ясала. Шулай ук системадан тыш үлчәү берәмлекләр бар: 1 мкм га тигез микрон һәм 0,1 нм га тигез ангстрем (Å), әмма аларны кулланырга киңәш ителми.

Мәртәбәле: Билгеләмәсе: Өлешле: Билгеләмәсе:
101 (дека) дам / dam 10-1 (деци) дм / dm
102 (гекто) гм / hm 10-2 санти cм / cm
103 кило км / km 10-3 милли мм / mm
106 мега Мм / Мm 10-6 микро мкм / μm
109 гига Гм / Gm 10-9 нано нм / nm
1012 тера Тм / Тm 10-12 пико пм / pm
1015 пета Пм / Pm 10-15 фемто фм / fm
1018 экса Эм / Em 10-18 атто aм / am
1021 зетта Зм / Zm 10-21 зепто зм / zm
1024 йотта Им / Ym 10-24 йокто им / ym

Искәрмә

Декаметр, гектометр, дециметр үлчәү берәмлекләрен кулланырга киңәш ителми.

Башка үлчәү берәмлекләре белән мөнәсәбәте

Халыкара Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән
берәмлек аша күрсәтелгән метрик берәмлек:
Метрик берәмлек аша күрсәтелгән Халыкара
Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән берәмлек:
Халыкара Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән
берәмлек аша күрсәтелгән метрик берәмлек:
Метрик берәмлек аша күрсәтелгән Халыкара
Үлчәү Системасына (СИ) кермәгән берәмлек:
1 метр ≈ 39,37 дюйм 1 дюйм = 0,0254 метр 1 метр =1*1010 ангстрем 1 ангстрем=1*10-10 метр
1 сантиметр≈ 0,3937 дюйм 1 дюйм = 2,54 сантиметр 1 нанометр =10 ангстрем 1 ангстрем=100 пикометров
1 миллиметр ≈ 0,03937 дюйм 1 дюйм=25,4 миллиметров

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Калып:Link GA