Алтын Урда: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алтын Урда latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Luckas-bot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот кушты: os:Зæрин Орда
MystBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот үзгәртте: vi:Kim Trướng hãn quốc
Юл номеры - 203: Юл номеры - 203:
[[uk:Золота Орда]]
[[uk:Золота Орда]]
[[uz:Oltin Oʻrda]]
[[uz:Oltin Oʻrda]]
[[vi:Hãn quốc Kim Trướng]]
[[vi:Kim Trướng hãn quốc]]
[[zh:金帳汗國]]
[[zh:金帳汗國]]

10 гый 2012, 17:39 юрамасы

Алтын Урда
Олуг Олыс


1224 ел — 1481 ел



Башкала Сарай-Бату
Тел(ләр) татар теле
Дин Ислам
Мәйдан як. 6 млн. км²
Идарә итү төре монархия
Элгәр дәүләтләр:
Варислар:
Кыпчаклар дәүләте
Зур Урда
Казан ханлыгы
Кырым ханлыгы
Себер ханлыгы
Нугай Урдасы
Татарстан байрагы Татарстан тарихы

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы

Алтын Урда (Җучи олысы, Олуг Олыс) — 1240нчы елларда барлыкка килгән, Көнчыгыш Аурупа, Урал, Себер территорияләрендә урнашкан дәүләт.

Тарих

Барлыкка килүе

Монгол империясе Чыңгыз хан тарафыннан дүрт өлешкә бүленә. Аларның көнчыгышта урнашканы иң олы улына, Җүчи ханга бирелә. Әмма Җүчи хан Чыңгыз ханнан 6 айга иртәрәк үлгәч, аның өлеше Чыңгыз ханның оныгы, Җүчиның улы Батуга тия. Ләкин, Чыңгыз ханның васыятендә әйтелгәнчә, әлеге биләмә Җүчи улусы дигән исемдә йөртелә бирә. Хәер, Җүчи улусы дигән биләмә 1207 елдан ук гамәлдә була. Ул чагында аңа Монголиядән төньяктарак, Енисей Һәм Селенга елгалары буендагы, яңа яулап алынган җирләр дә кертелә. Аннары инде, Рәшидетдиннең мәшһүр хезмәтендә әйтелгәнчә, империянең көнбатышка таба киңәюе нәтиҗәсендә – «татар атларының тояклары таптап үткән» барлык җирләр дә өстәлә. Көнбатышка яу чыгу мәсьәләсе монголларның 1235 елда Каракорымда узган гомуми корылтаенда карала. Яуның башлыгы итеп Җүчиның 11 улы арасыннан иң сәләтле олы малае Батуны билгелиләр. 27 яшьлек хан карамагына монгол гаскәренең аеруча куәтле һәм сугышчан отрядлары туплана. 1236 елны монгол гаскәре Аурупага юнәлә. Җәй юлда үтә, көзен Иделдәге Болгар дәүләтенә килеп җитеп, бергә җыелалар. Берсе арты берсе Суар, Болгар, Бүләр, Җүкәтау һ. б. шәһәрләрне яулап алалар – Болгар илен буйсындыралар. Шул ук елны Дәшти Кыпчак өстенә ябырылалар. Кыпчак далаларына монголлар элегрәк тә берничә һөҗүм оештырган булалар, ә 12361238 елларда кыпчак дөньясын бөтенләй яулап алалар. Бу сугышлар дәверендә Бачман атлы әмирнең монголларга каршы каһарманлык күрсәтүе һәм батырларча һәлак булуы тарихка кереп кала. 1237 елны монголлар көнбатышка таба һөҗүмне дәвам иттерәләр һәм башта мордва җирләрен, аннары Русьны басып алалар: 1240 елны Русь дәүләте тулысынча җиңелә. Нәкъ шул елда ике болгар бие Баян белән Җик монголларга каршы фетнә дә күтәреп карыйлар, тик уңышка ирешә алмыйлар. Шуннан соң инде монгол гаскәрләре үзәк Аурупага барып җитә–Венгрияне яулап ала, хәтта бер өлеше Әдрән диңгезенә кадәр барып чыга. Әмма 1242 елда Чыңгыз ханнан соң Монгол империясенең бөек ханы булып калган Үгәдәйнең үлгән хәбәре килеп ирешә. Бату гаскәрендә сугышучы хан огланнары тизрәк Монголиягә кайтып җитәргә һәм яңа кахан сайлау корылтаенда катнашырга тиеш булалар. Венгриядән кайтышлый Бату хан 1242 елдан 1243 елга күчкәндә Иделнең түбәнге өлешендә, ягъни Дәшти Кыпчакның үзәгендә туктап кала. Аның янында гаскәр әллә ни зур булмый. Рәшидетдиннең әйтүенә караганда, Чыңгыз ханның Көнбатышны яулап алу өчен Жучи гаскәрендә булырга тиешле бу сан Бату заманында да үзгәрешсез кала–4000 кеше була. Тик алар гади сугышчылар гына булмыйча, төрлесе төрле дәрәҗәдәге түрә, башлык сыйфатында йөри. Ә гаскәр үзе, нигездә, яулап алынган халыклардан, шул ук бөек фарсы тарихчысы әйткәнчә, чиркәс, маҗар, кыпчак, хәтта русларның үзләреннән дә туплана. Озакламый Бату хан хозурына, кенәзлек итү өчен ярлык сорап, русның олы кенәзе Ярослав килә. Бу хәл 1243 елның башында була. Үзәк Евразиядә яңа дәүләт–Алтын Урда оешып китә.

Мөстәкыйльлек алуы һәм ислам динен кабул итүе

Хан тәхетенә Бәркә хан утырган дәвердә (12571266) Алтын Урдада ике зур вакыйга булып уза: Монгол империясеннән аерылып, Алтын Урда мөстәкыйль дәүләт буларак яши башлый һәм рәсми төстә ислам дине кабул ителә. Вакыйга болай була. Бату исән чакта ук Алтын Урда акрынлап мөстәкыйльлек ягына тарта, әмма Жучи улусы рәсми төстә империя составында яшәгәнлектән, ханнарны кахан куя һәм акча да кахан исеменнән суктырыла. Ә инде Хублай бөек хан булып алгач һәм башкаланы да Каракорымнан Ханбалыкка (Пекинга) күчергәч, ике башкаланың арасы тагын да ераклаша төшә. Бәркә моннан оста файдалана–бөек ханны санга сукмый башлый. Дин мәсьәләсенә килгәндә, Бату исән чакта ук мөселманнарга иркенлек туа; Бату хан, бүтәннәргә сиздермичә генә, ислам динен кабул иткән икән, дигән хәбәрләр дә була. Әмма Алтын Урда ислам динен рәсми рәвештә Бәркә заманында кабул итә. Бу хәлне Мисыр тарихчысы ән-Нүвәйри XIV йөз башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый: «Чыңгыз хан нәселеннән чыгучылар арасында ул Бәркә беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте».

Сәяси һәм икътисади ныгуы

Бәркә ханнан соң тәхеткә Батуның оныгы Мәнгүтимер утыра (12661282). Аның заманында татарлар үз акчаларын–жучи тәңкәләрен суга башлыйлар, Аурупа (итальяннар, алманнар) белән ике арада сәүдә эшләре җәелеп китә. Бәркә вакытында Үгәдәй һәм Чыгытай улуслары белән ара бозылган булса, яңа хан алар белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга ирешә. Мәнгүтимер Алтын Урданың дәүләт хакимиятен ныгыту юлында да шактый зур эшләр башкара.

Тәхет өчен көрәш

Мәнгүтимер хан үлгәннән соң тәхет өчен көчле көрәш башлана. Васыятендә хан тәхетен үзенең туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның васыятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәнгү (12821287) менеп утыра. Ул йомшак холыклы, ихтыярсыз кеше була, Алтын Урданың иң дәрәҗәле төмәннәреннән берсе Нугай теләге белән хан булырга ризалык бирә. Туда-Мәнгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары – Мәнгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык хисе уята. Аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Васыятьне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә (12871291). Тик ул Нугай белән һич тыныша алмый. Низаг болай хәл ителә: Нугай Мәнгүтимернең Туктай дигән улы белән дуслашып ала да Түлә-Буганы да, Туктайның ир туганнарын да үтертеп бетерә. Шуннан соң тәхеткә утырган Туктай дәүләт белән шактый озак (12911312) еллар идарә итә. Гәрчә хан белән Нугай баштарак дустанә-тату яшәсәләр дә, тора-бара аларның аралары бозыла. Ханның үз белдеге белән генә идарә иткәнен күреп, төмән аңа каршы күтәрелә. Низаг 1300 елны Туктайның җиңүе белән тәмамлана. Элек Бәркә ханның бөтен гаскәренә баш булган, 1256 елгы бәрелештә Хулагуны да җиңгән, әмма инде картайган Нугай Днестр аръягындагы далада һәлак була. Мәнгүтимер үлгәннән соң 20 ел буена илдә барган ызгыш-талашның йогынтысы ерак төбәкләрдә дә үзен бик нык сиздерә. Көнчыгыштагы Күк Урда, Бату ханның энесе, улусның беренче башлыгы Урда-Ичен 1251 елны вафат булгач, Үгәдәй белән Чыгытайларга каршылык күрсәтә алмый – алар Урда исәбенә биләмәләрен киңәйтәләр. Туктайдан исә ярдәм көтәрлек түгел – Нугай белән низаглашу аның ике кулын бәйләгән. Үзәкнең дилбегәне йомшартуы аркасында көнбатыштагы төбәкләрдә дә, мәсәлән, Кырымда, аннары Урдага буйсынган Русьта төрле хәлләр булып ала. Моңарчы руслардан ясакны хан кешеләре җыеп йөргән булса, Мәнгүтимердән соң бу эш олы кенәзләргә йөкләтелә; үзләре җыеп, үзләре үк Сарайга илтеп тапшыруга калгач, ул ясак кимегәннән-кими.

Кодрәтле чоры

Аурупа hәм Урда сугышы символлары, XVI гасырларда
Аурупа hәм Урда сугышы символлары, XVI гасырларда

Соңгы елларында Туктай Алтын Урдада бераз тәртип урнаштырган була булуын, Күк Урданың эшләрен дә көйләп җибәрә. Әмма аның вафатыннан соң Сарайда хәлләр яңадан начарланып китә. Туктай хан тәхетен олы малае Илбасарга васыять итеп калдырган була, ләкин аны шаманлыкка табынучы күчмә феодаллар гына яклый. Ислам динен тотучы шәһәр аксөякләре Батунын оныгының оныгы, Мәнгүтимернең оныгы, Тугрылча улы Үзбәкне яклыйлар һәм аны тәхеткә утыртуга ирешәләр. Үзбәк хан – иң озак идарә иткән (13121342) һәм Алтын урда тарихында иң зур эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала. Әүвәл вак-вак илләрне бергә кушудан оешкан гади бер мәмләкәт Үзбәк хан заманында бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла. Тәхеткә утыру белән, Үзбәк хан ислам динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Ә шаманлыкны дәгъвалап үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә. Үзбәк хан үлгәч, варис булып калган олы малае Тәнибәк бик аз гына хан булып ала һәм аны энесе Җанибәк яклылар үтерәләр. Тәхеткә Җанибәк (134257) утыра. Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Шәрык тарихчыларының хезмәтләрендә һәм рус елъязмаларында ул олуг дәүләт эшлеклесе буларак телгә алына; мәмләкәттә ислам динен ныгыту өчен ул күп эшләр эшләгән, мәчетләр салдырган, шәһәрләрне тагын да ныгыта төшкән, төрле фәннәрнең үсешенә юл ачкан, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән. Мәсәлән, гомеренең актык елында ул Азәрбайҗанны Җучи улусына кушып калдырган. Җанибәк Кавказдан Сарайга авырып кайта да тиз арада үлеп тә китә. Бу хәлне төрлечә юрыйлар: берәүләр, улы Бәрдибәк яклылар ханның башына җиткәннәр, дигән фикердә торса, икенчеләре исә үз үлеме белән–авырып үлгән дип язалар. 1357 елны тәхеткә мәкерле, усал холыклы Бәрдибәк менеп утыра. Сарай халкы аның миһербансызлыгыннан күп җәфа чигә. 1359 елда аны үтереп, хан тәхетен энесе (?) Көлпә кулга төшерә. Бәрдибәк үлгәннән соң Бату хан токымы тәмамлана һәм Алтын Урда көчле-кодрәтле дәүләт булудан туктый.

Дәүләт төзелеше

Алтын Урда феодаль дәүләт булган һәм ил белән хан идарә иткән. Монгол империясе белән Чыңгыз хан нәселе – чыңгызлылар идарә итсә, Алтын Урдага аның олы улы Җучи нәселе – жучилылар хаким була. Ә инде Җучи нәселеннән чыкмаган кешенең, нинди генә бөек шәхес саналмасын, барыбер хан тәхетенә утырырга хакы булмаган. XIII гасырның 60нчы елларында империя берничә мөстәкыйль дәүләткә бүленсә дә, юридик яктан алар барысы да Чыңгыз хан улуслары булып саналган.

Хан хозурында, аңа буйсынган, ләкин ил белән идарә итүдә зур булышлык күрсәткән диван булган. Аңа ханның ир туганнары, уллары – ханзадәләр, шулай ук эре җир биләүчеләр, иң зур дин әһелләре, атаклы гаскәр башлыклары кергән.

Ә менә хан хөкүмәтенең башлыгы булып вәзир саналган, ул дәүләт казнасына контрольне дә үз кулында тоткан. Диванда тагын битекче, ягъни дәүләт сәркатибе дигән дәрәҗә булган.

Гаскәрне урнаштыру, аны ашату-эчертү һ. б. шундый хуҗалык эшләрен бокавыл башкарган. Аңа хәтта улус әмирләре, ягъни сугыш чыккан очракта төмән булган шәхесләр дә буйсынган. Баш бокавылдан тыш, аерым өлкәләрнең дә бокавыллары булган.

Дин әһелләре түбәндәге дәрәҗәләргә бүленгәннәр: мөфти–бөтен мөселманнарның башлыгы; остаз вазифаларын үтәүче шәех; көн дими, төн дими дога кылучы әүлия җан суфи; шәригать кануннары кушканча эш итүче судья–казый.

Шул ук вакытта гражданлык хокуклары буенча–Чыңгыз ханның «Бөек яса» исемле законнар җыентыгы нигезендә хөкем иткән судьялар да булган, аларны «яргучы» дип атаганнар.

Алтын Урда дәүләтенең сәяси һәм иҗтимагый тормышында баскаклар белән дарухачылар (дарухалар) зур урын тотканнар. Баскаклар хәрби хезмәттә булып, хөкүмәтнең иминлеген саклау вазифасын үтәгәннәр; дарухаларның төп вазифалары исә ясак җыюның барышын күзәтеп тору булган. Ясак җыюда аларга ярдәмчеләре булышкан; боларын битекче дип йөрткәннәр.

Хан ярлыкларыннан безгә тагын күп санлы башка хезмәткәрләр булганлыгы мәгълүм: илче, тамгачы (ил чиген үткән әйберләргә тамга салучы, таможенник), тартанакчы (үлчәүче, салым җыючы), тоткавыл (ил чиген үтүчеләрне тотучы), каравыл, ямчы (почта атлары белән ям чабучы), кошчы (ау лачынын караучы), барсчы, кимәче (көймә, каек йөртүче), базарда торганлар (ягъни базарчылар; шунда тәртип булдыручылар).

Сәясәт

Алтын Урда ханнары

Сылтамалар