Йогырт: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йогырт latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 6: Юл номеры - 6:
== Төрләре==
== Төрләре==
Ризыкка тәм кертә торган өстәмәләр, хушисләткечләр һәм азык өстәмәләре кушуга бәйле рәвештә йогыртларның түбәндәге төрләре җитештерелә:
Ризыкка тәм кертә торган өстәмәләр, хушисләткечләр һәм азык өстәмәләре кушуга бәйле рәвештә йогыртларның түбәндәге төрләре җитештерелә:

1) составында [[җиләк-җимеш]] ([[яшелчә]]) кисәкләре яки җиләк-җимеш тутырылмалары булган җиләк-җимешле (яшелчәле) йогырт;
1) составында [[җиләк-җимеш]] ([[яшелчә]]) кисәкләре яки җиләк-җимеш тутырылмалары булган җиләк-җимешле (яшелчәле) йогырт;



20 гый 2012, 13:22 юрамасы

Япония ЭКСПО-2005ендә йогырт экспонаты (Болгариядан)

Йогырт — җылыту юлы белән эшкәртелгән һәм майсызландырылган яки нормальләштерелгән сөт яисә сөт ризыкларын термофиль сөт әчетү стрептококклары һәм болгар таякчыкларының чиста культуралары катнашмасы ярдәмендә әчетү юлы белән әзерләнгән әче сөт ризыгы.

Әлеге ризыкны җитештерү өчен иң башта аның нигезен әзерлиләр: сөт яки сөт ризыгын пастеризациялиләр, ягъни зарарлы микробларын бетерәләр. Бары шуннан соң гына микроорганизмнар катнашмасы ярдәмендә әчетәләр.

Төрләре

Ризыкка тәм кертә торган өстәмәләр, хушисләткечләр һәм азык өстәмәләре кушуга бәйле рәвештә йогыртларның түбәндәге төрләре җитештерелә:

1) составында җиләк-җимеш (яшелчә) кисәкләре яки җиләк-җимеш тутырылмалары булган җиләк-җимешле (яшелчәле) йогырт;

2) составына хушисләткечләр кертеп хушисләндерелгән йогырт;

3) составында Роспотребнадзор органнары тарафыннан кулланырга рөхсәт ителгән вита- миннар һәм витаминлы премикслар булган витаминлаштырылган йогырт.

Чыганаклар

  • Хаков В.Х., Латыпова А.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз.