Яңа Чебенле: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Чебенле latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 10: Юл номеры - 10:
|lat_deg = 52 |lat_min = 11 |lat_sec = 60
|lat_deg = 52 |lat_min = 11 |lat_sec = 60
|lon_deg = 56 |lon_min = 21 |lon_sec = 19
|lon_deg = 56 |lon_min = 21 |lon_sec = 19
|CoordAddon = type:city_region:RU
|CoordAddon =type:city_region:RU
|CoordScale =
|CoordScale =
|ЯндексХарита =
|ЯндексХарита =
Юл номеры - 79: Юл номеры - 79:
|}
|}
==Мәгариф==
==Мәгариф==
Чебенледә 9-еллык мәктәп бар, ягни Инәк совхозы мәктәбенең Чебенле филиалы. Татар теле укытылу-укытылмау турында хәбәрләр юк. Чебенле балалары 9нчы сыйныфтан соң Ишемгул (элекке Инәк совхозы утары) мәктәбенә йөреп укый. Ул мәктәптә татар теленә урын юк.
Чебенледә 9-еллык мәктәп бар, ягъни Инәк совхозы мәктәбенең Чебенле филиалы. Татар теле укытылу-укытылмау турында хәбәрләр юк. Чебенле балалары 9нчы сыйныфтан соң Ишемгул (элекке Инәк совхозы утары) мәктәбенә йөреп укый. Ул мәктәптә татар теленә урын юк.
==Дин==
==Дин==
Авыл үзенчәлекле архитектуралы мәчете белән аерылып тора. Архитекторы - Сабитов, төзүчесе - Хәйдәр Гайсин.
Авыл үзенчәлекле архитектуралы мәчете белән аерылып тора. Архитекторы - Сабитов, төзүчесе - Хәйдәр Гайсин.

30 гый 2012, 17:41 юрамасы

Яңа Чебенле, Яманбулак
Карта
Ил Русия
Район Зиянчура районы
Координатлар 52°12'0"тн, 56°21'19"кнч
Нигезләнгән 1840
Халык саны 666 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Почта индексы 453380

Яңа ЧебенлеБашкортстанның Зиянчура районындагы татар авылы. Яңа Чебенле авыл советына керә (үзәге – Инәк совхозында). 2009 елның 1 гыйнварына 234 йортта 666 кеше яши.[1]

Тарихи сыйфатлама

Яңа Чебенле 1840 елда хәзерге Оренбург өлкәсендәге Югары һәм Түбән Чебенле кешеләре нигез сала. Исемнәре: Мөхәммәтрәхим, аның уллары Әбүбәкер, Усман, Гомәр.

Гани-бай Хөсәенов васыять акчасына биредә җәдитче мәктәп ачыла. Ул якын-тирә авыллары өчен югары үрнәкле уку йорты булып тора.

1924 елга кадәр – хәзерге Күгәрчен һәм Зиянчура районнарын колачлаган Бөрҗән-Кыпчак волосте үзәге була. Хәзер биредә хәтта авыл советы идарәсе юк. Совет заманында Яңа Чебенле 4км арадагы Инәк совхозына буйсындырылган. Күп гаиләләр шунда күченгән (Инәкнең 26% халкы – татарлар, 28% - урыслар, 42% башкортлар).

Демография

Яңа Чебенледә 1989 елда 595 кеше яши: ир-атлар – 288, хатын-кыз – 325; 2002 елда – 683: 325 һәм 358.

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр
Гомуми халык саны 2002—2009 елларда халык саны үзгәреше
2002 2009 кеше %
683 666 -17 -2,49

Мәгариф

Чебенледә 9-еллык мәктәп бар, ягъни Инәк совхозы мәктәбенең Чебенле филиалы. Татар теле укытылу-укытылмау турында хәбәрләр юк. Чебенле балалары 9нчы сыйныфтан соң Ишемгул (элекке Инәк совхозы утары) мәктәбенә йөреп укый. Ул мәктәптә татар теленә урын юк.

Дин

Авыл үзенчәлекле архитектуралы мәчете белән аерылып тора. Архитекторы - Сабитов, төзүчесе - Хәйдәр Гайсин.

Танылган шәхесләр

1900 елда биредә Габдрахманов Габдрахман — булачак башкорт әдәбиятының классигы Булат Ишемгул туа (1938 елда вафат).

Икътисад

234 хуҗалыкта 716 эре мөгезле терлек, 23 ат, 642 кәҗә-сарык, 17 трактор, 110 җиңел машина, 8 йөк машина (2008 ел саннары).[2]

Авылда 2008 елдан башлап 1280 баш сыерга исәпләнгән заманча сөтчелек фермасы төзелә.

Искәрмәләр

  1. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel
  2. http://www.zianchura.ru/?p=46

Сылтамалар