Берләшкән Гарәп Әмирлекләре: юрамалар арасында аерма
к r2.6.5) (робот кушты: ps:عربي متحده امارات |
к r2.6.5) (робот кушты: or:ୟୁନିଆଟେଡ ଆରବ ଏମରେଟସ |
||
Юл номеры - 218: | Юл номеры - 218: | ||
[[nv:Ásáí Bikéyah Yázhí Ałhidadiidzooígíí]] |
[[nv:Ásáí Bikéyah Yázhí Ałhidadiidzooígíí]] |
||
[[oc:Emirats Arabis Units]] |
[[oc:Emirats Arabis Units]] |
||
[[or:ୟୁନିଆଟେଡ ଆରବ ଏମରେଟସ]] |
|||
[[os:Араббы Иугонд Эмираттæ]] |
[[os:Араббы Иугонд Эмираттæ]] |
||
[[pa:ਸੰਯੁਕਤ ਅਰਬ ਅਮੀਰਾਤ]] |
[[pa:ਸੰਯੁਕਤ ਅਰਬ ਅਮੀਰਾਤ]] |
3 фев 2012, 17:03 юрамасы
|
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ, гарәп. الإمارات العربية المتحدة — ’Әл-’Има̄ра̄т ’әл-ʻАраби́йя ’әл-Мутта́һида) — көньяк-көнбатыш Азиядә, Гарәбстан ярымутравының көнчыгыш өлешендә урнашкан дәүләт. Көнбатышта һәм көньякта Согуд Гарәбстаны белән, көньяк-көнчыгышта һәм төньяк-көнчыгышта Оман белән чиктәш.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре халкының саны 4,8 млн. кеше, боларның 70 % кадәр — көньяк һәм көньяк-көнчыгыш Азиядән эшчеләр. Җирле халык күбесенчә суннит мөселманнары белән тәкъдим ителгән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре 7 әмирлектән тора: Әбү-Дәби, Әҗман, Дубай, Рас-әл-Хәйма, Өмм-әл-Кайвайн, Фуҗайра һәм Шарҗа. Башкала – Әбү-Дәби шәһәре.
География
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре көнбатышта һәм көньякта Согуд Гарәбстаны белән, көньяк-көнчыгышта һәм төньяк-көнчыгышта Оман белән чиктәш. Мәйданы 83,600 км².
Идарә-җир төзелеше
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре — җиде әмирлектән торган федерация дәүләте. Һәр бер әмирлек — тулы монархияле кечкенә дәүләт.
Әмирлек | Гарәп исеме |
Мәркәз | Мәйдан, км² |
Халык, кеше |
---|---|---|---|---|
Әбү-Дәби | أبو ظبي | Әбү-Дәби | 67 340 | 1 463 491 |
Әҗман | عجمان | Әҗман | 259 | 260 492 |
Дубай | دبي | Дубай | 3 885 | 2 262 000 |
Рас-әл-Хәйма | رأس الخيمة | Рас-әл-Хәйма | 1 683 | 191 753 |
Өмм-әл-Кайвайн | أم القيوين | Өмм-әл-Кайвайн | 777 | 59 098 |
Фуҗайра | الفجيرة | Фуҗайра | 1 166 | 118 933 |
Шарҗа | الشارقة | Шарҗа | 2 590 | 656 941 |
Тарих
VIIнче гасырда монда урнашкан кечкенә шейхлыклар Ислам динен кабул итеп, Гарәп халифатына керделәр. Шул чорда Дубай, Шарҗа, Әл-Фуҗайра шәһәрләре барлыкка килделәр. Халифат кечсезләнүе белән, шәехлыкларның автономиясе үсте. X-XIнче гасырларда Гарәбстан ярымутравының көнчыгыш өлеше карматлар дәүләтенә керде, ә аның таркалуыннан соң Оман шаукымы астына ләкте.
XVнче гасырның ахырында бу җирләрдә хуҗа булып Аурупа ныкланды.