Нигерия: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нигерия latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
VolkovBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2) (робот үзгәртте: yi:ניגעריע
FoxBot (бәхәс | кертем)
к r2.6.5) (робот кушты: or:ନାଇଜେରିଆ
Юл номеры - 183: Юл номеры - 183:
[[nso:Nigeria]]
[[nso:Nigeria]]
[[oc:Nigèria]]
[[oc:Nigèria]]
[[or:ନାଇଜେରିଆ]]
[[os:Нигери]]
[[os:Нигери]]
[[pam:Nigeria]]
[[pam:Nigeria]]

3 фев 2012, 19:34 юрамасы

Нигерия Федератив Җөмһүрияте
Federal Republic of Nigeria (ингл.)
Republic ndi Naigeria Калып:Ref-ig
Orílẹ̀-èdè Olómìnira Àpapọ̀ ilẹ̀ Nàìjíríà Калып:Ref-yo
Jam-huriyar Taraiyar Nijeriya Калып:Ref-ha
Republik Federaal bu Niiseriya Калып:Ref-ff

Нигерия
Байрак Илтамга
Нигерия байрагы Нигерия гербы
Шигарь: «Unity and Faith, Peace and Progress»
Ил көе: Arise O Compatriots, Nigeria’s Call Obey
Нигерия урнашуы
Бәйсезлек 1930 елның 1 октябре( Бөек Британиядән)
Идарә итү формасы Президент республикасы
Рәсми тел Инглиз теле, Игбо теле, Йоруба теле, Хауса теле
Башкала Абуджа
Эре шәһәрләр Лагос, Абуджа
Президент Гудлак Джонатан
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

923 768 км²
1,4%
Халык саны
– Барлыгы (2010)
– Тыгызлык

152 217 341 кеше
167 кеше/км²
Акча [[найра]]
Вакыт UTC +1
Телефон коды +234

Ниге́рия (ингл. Nigeria [naɪˈdʒɪrɪə]), Нигерия Федератив Җөмһүрияте (ингл. Federal Republic of Nigeria) — Көнбатыш Африка дәүләте. Көнбатышта Бенин, төньякта — Нигер, төньяк-көнчыгышта — Чад, көнчыгышта — Камерун белән чиктәш. Ил мәйданы — 923 768 км². Халык саны — 149 млн (2009). Башкала — Абуджа шәһәре.

Халкының саны ягыннан бу ил — Африка илләре арасында иң зуры. Нигерия Нигер елгасының түбәнге агымы бассейнында урнашкан һәм Гвинея ярларыннан алып Чад күленә кадәр сузылган.

Башкала

Нигериянең башкаласы — Лагос — илнең диңгез капкасы; Африканың көнбатыш яр буйларындагы иң зур портларыннан берсе. Куе тропик яшеллеккә төренгән, рәсемдәге кебек матур бу шәһәр материкта һәм утрауларда җәелеп утырган.

Нигерия халыклары

Халык

Нигерия харитасы

Нигериядә 250 дән артык төрле халык һәм этник төркемнәр яши. Халыкның күпчелеге илнең көньяк-көнбатышына һәм океан яр буйларына урнашкан.

Илдәге кешеләрнең өчтән бере диярлек шәһәрләрдә яши.

Илнең көньягында киң мәйданнарны биләп торган зур авыллар күп. Тораклар каралты белән әйләндереп алынган һәм бер-берсеннән ерак торалар. Һәр өйдән үзәк мәйданга таба сукмак сузылган, бу мәйдан — базар да, җыелышлар урыны да. Тораклар төрле-төрле, күбесенчә бу — балчык алачыклар, алар турыпочмаклы яки түгәрәк, конуссыман түбәле.

Икътисад

Нигерия — сәнәгать үсеп килә торган авыл хуҗалыгы иле. Авыл җирендә игенчелек эшләре ел буена алып барыла. Илнең портларына дөньяның күп илләреннән суднолар җиләк-җимеш, агач, тимер рудасы, нефть алып китәр өчен киләләр. Нигерия аларга бай.

Хуҗалыкта һөнәрчелек зур роль уйный, аның белән бөтен-бөтен гаиләләр, авыллар, шәһәр кварталлары шөгыльләнә. Кулдан ясалганстанокларда тукыма сугалар, пальма җепселләреннән чыпта, кәрзиннәр үрәләр, тире эшкәртәләр. Кызыл сафьян (юка йомшак күн) дөнья базарларында яхшы билгеле.

Агачны юнып бизәк ясаучылар, чүлмәкчеләр эшләгән әйберләр бик югары бәяләнә.

Табигать

Нигериянең табигате бик бай һәм төрле-төрле. Географлар бу илне Көнбатыш Африканың кечерәйтелгән варианты дип йөртәләр. Нигер елгасы һәм аның кушылдыгы Бенуа илне ике өлешкә бүлә: елга китерелмәләреннән барлыкка килгән тигезлекле көньякка һәм тәбәнәк яссы таулыклары булган калку төньяк өлешләргә. Нигериянең җир асты нефть, тимер рудасы һәм төсле металл рудаларына бай.

Экология

Кешенең күп гасырлар буена алып барылган эшчәнлеге, халыкның артуы илнең табигате үзгәрүгә китергән. Мәңге яшел чын урманнар бары тик урыны-урыны белән генә сакланган; туфрак ярлылана, елгаларда һәлакәтле су басулар, корылыклар ешрак кабатлана. Шәһәрләр тирәсендә чүп-чар таулары өелә, аның бер өлеше диңгез култыгына эләгә, балыкларны һәлак итә.

Чыганаклар

ak:Nigeria