2011 ел: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к r2.7.1) (робот кушты: ext:2011 |
Ripchip Bot (бәхәс | кертем) к r2.7.1) (робот бетерде: rmy:2011 |
||
Юл номеры - 253: | Юл номеры - 253: | ||
[[Төркем:2011 ел]] |
[[Төркем:2011 ел]] |
||
[[Төркем:Еллар]] |
[[Төркем:Еллар]] |
||
⚫ | |||
[[ab:2011]] |
[[ab:2011]] |
||
Юл номеры - 370: | Юл номеры - 368: | ||
[[no:2011]] |
[[no:2011]] |
||
[[nrm:2011]] |
[[nrm:2011]] |
||
⚫ | |||
[[oc:2011]] |
[[oc:2011]] |
||
[[or:୨୦୧୧]] |
[[or:୨୦୧୧]] |
||
Юл номеры - 382: | Юл номеры - 381: | ||
[[pt:2011]] |
[[pt:2011]] |
||
[[qu:2011]] |
[[qu:2011]] |
||
[[rmy:2011]] |
|||
[[ro:2011]] |
[[ro:2011]] |
||
[[ru:2011 год]] |
[[ru:2011 год]] |
17 фев 2012, 21:41 юрамасы
2011 ел — милади тәкъвимендә шимбә көненнән башланган кәбисә булмаган ел.
Еллар |
---|
2007 · 2008 · 2009 · 2010 — 2011 — 2012 · 2013 · 2014 · 2015 |
Унъеллык |
1990-еллар · 2000-еллар — 2010-еллар — 2020-еллар · 2030-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
- Хиҗри тәкъвимендә 1432–1433 еллар.
- ТЮРКСОЙ илләрендә һәм Татарстанда — Габдулла Тукай елы[1] [2].
- Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Шүрәле» елы [3].
- TIME журналы 2011 елның «Ел кешесе» дип «протест белдерүчене» атады[4].
Вакыйгалар
- Шулай ук кара: Төркем:2011 ел
Гыйнвар
- 1 гыйнвар — Эстония евро акча берәмлеген кабул итеп, «еврозона»ның 17 нче иле булды[5].
- 1 гыйнвар — Венгрия Аурупа Берлегендә рәислек итә башлый[6].
- 3 гыйнвар — Арнольд Шварцнеггер Калифорния штатының губернаторы мөддәтe тәмамлану сәбәпле вазифасыннан китә.
- 4 гыйнвар — Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев үзен 2020 елга кадәр президентлык мөддәтен озайту максатында илдә референдум уздырудан рәсми рәвештә баш тартты[7].
- 8 гыйнвар — АКШның Аризона штатында Тусон шәһәрендә сайлаучылар белән очрашуы вакытында АКШ Конгрессына Демократик партиядән сайланган Габриел Гиффордс һәм аның тарафдарларына һөҗүм ясала. Алты кеше вафат, Гиффордс белән 12 кеше яраланган[8].
- 13 гыйнвар — Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте пленумында Госман хәзрәт Исхакый мөфти вазифасыннан вакытыннан алда китүен хәбәр итте[9].
- 14 гыйнвар — Тунис президенты Зин әл-Абидин Бин Гали илдәге ризасызлык җыеннарыннан соң Согуд Гарәбстанына качты[10].
- 15 гыйнвар — Википедия проектына 10 ел тулды.
- 21 гыйнвар — Александр Лукашенко дүртенче тапкыр рәсми төстә Белорусия президенты вазифасына керешә [11].
- 24 гыйнвар — Домодедово һава аланында шартлау нәтиҗәсендә 35 кеше вафат була, 180 кеше җәрәхәтләнә.
- 26—30 гыйнвар — 41 нче Бөтендөнья икътисади форумы (Давос, Швейцария)[12].
- 28 гыйнвар — Русиянең Дәүләт Думасы Полиция турындагы канунны кабул итә [13].
- 28 гыйнвар — Төркиянең Эрзурум шәһәрендә XXV Кышкы Универсиада уеннары башланды[14].
- 29 гыйнвар — Мисырдагы тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә 2 фиргавен мумиясе юкка чыгарыла, Милли музейдан берничә кыйммәтле экспонат урлана[15].
- 30 гыйнвар — Казанның «Лепрекон» барында чыккан янгында дүрт кеше һәлак була[16].
- 30 гыйнвар — Астанада (Казакъстан) 7 нче Кышкы Азия уеннары старт алган[17].
- 31 гыйнвар — Ирек Мортазин шартлы рәвештә иреккә чыгарылды[18].
Февраль
- 6 февраль — Эрзурумда (Төркия) XXV Кышкы Универсиада тәмамланды [19].
- 8 февраль — Русия президенты Дмитрий Медведев «кышкы вакытка» күчүне гамәлдән чыгарды. 2011 елда Русия халкы соңгы тапкыр «җәйге вакытка» күчә[20].
- 11 февраль — Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк вазифасыннан китте[21].
- 22 февраль — Яңа Зеландиядә 6,3 дәрәҗәдәге көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә 98 вафат булды, йөзләрчә кеше җәрәхәтләгән[22][23].
- 24 февраль — «Интерфакс»ка биргән әңгәмәдә Миңтимер Шәймиев Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләп, милли республикаларын бетерү тәкъдименә каршы чыкты[24][25].
- 24 февраль — «Дискавери» шаттлы соңгы сәфәренә чыга[26].
- 28 февраль — Лос-Анджелеста (АКШ) 83 нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы үтте [27].
Март
- 1 март — Русиядә «Полиция» турындагы федераль канун үз көченә керде[28][29].
- 2 март — «Башкорт яшьләр иттифагы» әгъзалары ачлык чарасын башлады[30].
- 6 март — Эстониядә парламент сайлауларында Реформалар фиркасе җиңү яулады[31][32].
- 11 март — Япониядә көчле җир тетрәү[33] 8 мең кеше вафат, 3 мең җәрәхәтләнгән, 10 меңнән артык кеше язмышы хәбәрсез[34].
- 12 март — Япониянең «Фукусима-1» атом электр станциясендәге җир тетрәү нәтиҗәсендә шартлау. Реактор тирәсендә нурланыш дәрәҗәсе арткан [35].
- 18 март — Миңтимер Шәймиев «Ватаным Татарстан» газетасына биргән әңгәмәдә федераль хөкүмәт сәясәтен тәнкыйтьләп, «Бердәм Русия» фиркасенең Югары шурасы президиумыннан чыгу ниятен әйтте[36].
- 19 март — Мисырда конституцияне үзгәртү буенча референдум узды. Тавыш бирүчеләрнең күпчелеге төзәтмәләрне хуплады[37].
- 19 март — Франция, Бөекбритания һәм АКШ хәрби көчләре Каддафиның гыйсъянчыларга һөҗүмнәрен туктату өчен Ливиянең кайбер районнарында бомбардировка башлады[38].
- 26 март — Казанның Ирек мәйданында якынча 4 мең кеше җыелып, балык тотуны түләүле итүгә каршылык белдерде [39].
- 27 март — Русия соңгы тапкыр җәйге вакытка күчте [40].
Апрель
- 3 апрель — Казакъстанда узган президент сайлауларында 95,5 процент тавыш белән Нурсолтан Назарбаев җиңү яулый[41].
- 11 апрель — Минск шәһәренең «Октябрьская» метро станциясендә шартлау нәтиҗәсендә 13 кеше вафат[42].
- 12 апрель — Кешенең космоска чыгуына 50 ел[43].
- 13 апрель — Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзаратының Бишенче чираттан тыш корылтаенда мөфти вазифасына Илдус Фәиз сайланды. [44].
- 16 апрель — Русия белән Төркия арасында визалар бетерелде[45].
- 29 апрель — Бөекбританиядә шаһзадә Уильям һәм Кейт Миддлтон никахы үтте[46].
Май
- 2 май — АКШ президенты Барак Обама террорист, Әл-Каидә җитәкчесе Усама бин Ладенның үтерелүе турында игълан итте[47].
- 10—14 май — «Евровидение 2011» җыр бәйгесендә җиңүне Азәрбайҗан вәкилләре — Ell һәм Nikki яулый[48].
- 15 май — хоккей буенча дөнья беренчелеге тәмамлана. Финляндия җиңә.
- 15 май — Нью-Йоркта Халыкара Валюта Фонды башлыгы Доминик Стросс-Кан кулга алынды[49].
- 18 май — Сергей Миронов Петербург думасы тарафыннан Федерация Шурасыннан чакыртылды[50].
- 19 май — АКШ президенты Барак Обама Якын Көнчыгышта барган үзгәрешләр турында чыгыш ясады[51].
- 31 май — Вануату Абхазия бәйсезлеген таныды һәм аның белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырды[52].
Июнь
- 2 июнь — Латвия президентын сайлауда Андрис Берзиньш җиңә.
- 3 июнь — Удмуртиянең Пугачево авылы янында урнашкан хәрби бүлектә янгын нәтиҗәсендә шартлаулар башланган[53].
- 3 июнь — Һаагта Ратко Младич эше башланды[54].
- 12 июнь — Төркиядә парламент сайлаулары үтә[55]. Гаделлек һәм үсеш фиркасе җиңү яулады[56].
- 18 июнь — Болгарда чираттагы Изге Болгар җыены узды[57]. Җыенда Болгарга Ислам динен китергән сәхабәләргә истәлек билгесе ачылды[58].
- 19 июнь — Казанда «KAZANHALAL-2011 II Халыкара күргәзмә-ярминкәсе» ачылды[59].
- 19 июнь — Сомали премьер-министры Мөхәммәд Габдуллаһ Мөхәммәд вазифасыннан китте[60].
- 20 июнь — Зинәтулла Билалетдинов хоккей буенча Русия җыелмасының яңа баш тренеры итеп билгеләнде[61]
- 20 июнь — Петрозаводск тирәсендә Ту-134 пассажир очкычы һәлакәткә очрады (44 кеше һәлак булды, 8-е исән)[62].
- 23 июнь—2 июль — 33 нче Халыкара Мәскәү кинофестивале[63].
- 24 июнь — Казанга Русия президенты Дмитрий Медведев, Азәрбайҗан президенты Илһам Әлиев һәм Әрмәнстан президенты Серж Саргсян килделәр. Казанда Таулы Карабах сөйләшүләре үтте[64]. Татар иҗтимагый үзәге үткәрергә теләгән пикет тыелды, активистлар тоткарланды[65].
- 25 июнь — Казанда Сабан туе һәм «Тынычлык яратылышы» фестивале узды. Чараларда Дмитрий Медведев та катнашты.[66][67].
- 29 июнь — Казанның IT-паркында татарча Microsoft Windows 7 һәм Microsoft Office 2010 программалары тәкъдим ителде[68].
- 29 июнь — Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Латин графикасына нигезләнгән татар әлифбасын кайтару турындагы канунга үзгәрешләр кертү хакында» канун өлгесе тикшерелде[69].
Июль
- 1 июль — Аурупа берлеге рәислеге Польшага күчә[70].
- 5 июль — Кристин Лагард Халыкара валюта фондын җитәкли башлады[71].
- 6 июль — 2018 елгы Кышкы Олимпия уеннары башкаласы булып Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәре игълан ителде[72].
- 8 июль — Татар Википедиясе 10 мең мәкалә чиген уза.
- 8 июль — Демократик Конго Җөмһүриятендә авиаһәлакәт нәтиҗәсендә 127 кеше вафат була[73].
- 9 июль — Көньяк Судан бәйсез дәүләт булып игълан ителә[74].
- 10 июль — Казан янында «Булгария» теплоходы бата. 122 кеше вафат.[75].
- 10 июль — News of The World британ газетасы ябылды[76].
- 14 июль — Көньяк Судан 193 нче әгъза буларак БМО оешмасына кабул ителә[77].
- 22 июль — Норвегия терактларында 92 кеше вафат[78].
- 25—31 июль — Казанда XXI Татар яшьләре көннәре узды[79][80].
- 31 июль — кояш бату белән Рамазан ае башлады[81].
Август
- 6 август — Бөекбританиядә чуалышлар башлана[82].
- 12—23 август — Шэньчжэньда (Кытай) XXVI җәйге универсиада узды[83].
- 13 август — Берлин дивары төзелә башлауга 50 ел тулды[84].
- 22 август — Ливиядә гыйсьянчылар Триполи шәһәренә бәреп керделәр[85].
- 22 август — Валентина Матвиенко Санкт-Петербург губернаторы вазифасыннан китте.
- 26 август — чираттан тыш Абхазия президенты сайлауларында Александр Анкваб җиңде[86].
- 30 август — Йосихико Нода Япониянең премьер-министры булып сайланды[87].
- 31 август—10 сентябрь — 68 нче Венеция кинофестивалендә җиңүне «Фауст» фильмы яулады[88].
Сентябрь
- 1 сентябрь — Русия тугыз вакыт бүлгесенә бүленде[89].
- 2 сентябрь — Чуашстанның дәүләт шурасы республика конституциясенә үзгәрешләргә күрә республика җитәкчесе президент түгел, ә «башлык» дип атала[90].
- 7 сентябрь — Русиянең «Локомотив» хоккей такымы уенчылары утырган Як-42 очкычы Ярославльдан күтәрелеп киткәндә казага очрады. Очкычтагы 45 кешенең 43е һәлак булды[91].
- 7 сентябрь — Казанның элекке мэры Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасында Русиянең даими вәкиле эшеннән алынды[92].
- 16 сентябрь — Франциядә урамда намаз укуны тыю көчкә керде[93].
- 21 сентябрь — Валентина Матвиенко Русиянең Федерация шурасы башлыгы булып сайланды[94].
- 23 сентябрь — Фәлестыйн башлыгы Мәхмүд Габбас БМОда әгъзалык сорап рәсми гариза тапшырды[95].
- 23—24 сентябрь — Бердәм Русия фиркасенең XII корылтае. Русия президентына намзәт булып Владимир Путин билгеләнә[96].
- 25 сентябрь — Согуд Гарәбстанында хатын-кызлар тавыш бирүдә катнашу һәм җирле сайлауда үз намзәтләрен чыгару хокукына ия булды[97].
- 27 сентябрь — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Австралиядәге сәфәре вакытында татар җәмгыяте вәкилләре белән дә очрашты[98].
- 27 сентябрь — Төркиянең Тарсус шәһәрендә Габдулла Тукай бульвары ачылды[99].
- 30 сентябрь—1 октябрь — Казанда II Бөтендөнья татар галимнәре форумы уза[100][101].
Октябрь
- 3 октябрь — 2011 елның Нобель бүләге ияләрен игълан итү башланды[102].
- 6 октябрь — Татарстан мөфтие Илдус Фәиз наркоманиягә каршы фәтва чыгарды[103].
- 9 октябрь — Польшадагы парламент сайлауларында Дональд Туск җитәкләгән «Ватандашлар платформы» фиркасе җиңә[104][105].
- 11 октябрь — Киев мәхкәмәсе Украина экс-премьеры Юлия Тимошенконы 2009 елда Русия белән газ килешүләрен төзегәндә вакаләтләренең кысаларыннан чыгуда гаепле дип табып, аны 7 елга иректән мәхрүм итү җәзасын бирде[106].
- 14 октябрь — Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Х корылтае үтте[107].
- 15 октябрь — Казанда егерме икенче тапкыр Хәтер көне оештырылды[108].
- 21-24 октябрь — Казанда Халыкара тюркология конференциясе узды[109].
- 22 октябрь — Казанның «Милләт» басмаханәсе татар эшкуары Рәүф Хәсәновка сатылды[110].
- 23 октябрь — Төркия көнчыгышындагы җир тетрәү нәтиҗәсендә 500 дән артык кеше һәлак булды[111].
- 27 октябрь — Ирландия президенты сайлауларында җиңүне Майкл Хиггинс яулады[112].
- 28 октябрь — Төзекләндерүдән соң Мәскәүдә Большой театр ачылды[113].
- 31 октябрь — БМО мәгълүматлары буенча Җир шарында халык саны җиде миллиардка җитте[114].
- 31 октябрь — Парижда ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Фәлестыйнны әлеге оешманың тулы хокуклы әгъзасы дип белдерде[115].
Ноябрь
- 3 ноябрь — «Яблоко» фиркасе Казанда татар телендәге сайлау алды платформасы белән таныштырды[116].
- 3-4 ноябрь — Франциянең Канн шәһәрендә G20 cаммиты уза[117].
- 7 ноябрь — Греция премьер-министры Георгиос Папандреу вазифасыннан китте[118].
- 12 ноябрь — Италия премьер-министры Сильвио Берлускони вазифасыннан китте[119].
- 13 ноябрь — Көньяк Осетиядә президент сайлаулары уза[120].
- 17 ноябрь — Казанның Кол Шәриф мәчетендә дөньяның иң зур басма Коръән тәкъдим ителде[121].
- 17 ноябрь — Казанда Финляндиянең виза үзәге ачылды[122].
- 18 ноябрь — Казанда «Татар егете-2011» бәйгесе узды[123].
- 20 ноябрь — Чаллыда Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштырылды[124].
- 27 ноябрь — Бердәм Русия Русия президенты вазифасына Владимир Путин намзәтен хуплады[125].
Декабрь
- 4 декабрь — VI чакырылыш Русия Федерациясе Дәүләт Думасын сайлау.
- 4 декабрь — Русиядә Дәүләт Думасына сайлаулар вакытындагы фальсификацияләргә каршылык чаралары башлана.
- 9-10 декабрь — Казанның Камал театрында Мөхлисә Бубый турында «Үлеп яратты» спектакле премьерасы узды[126].
- 10 декабрь — Русия буйлап Дәүләт Думасына сайлаулар вакытындагы фальсификацияләргә каршы протест чаралары узды[127][128].
- 10 декабрь — Швециянең Стокһольм һәм Норвегиянең Осло шәһәрләрендә 2011 елның Нобель премияләрен тапшырү тантанасы үтте[129].
- 15 декабрь — рәсми рәвештә АКШ Гыйрактагы хәрби көчләрен чыгаруны тәмамлады[130].
- 16 декабрь — Казакъстанның Яңаүзән шәһәрендә чуалышларда ун кеше һәлак булды[131].
- 17-18 декабрь — Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Иранга барды, бер миллиард долларлык килешү төзеде[132].
Вафатлар
- Төп мәкалә: 2011 елда вафатлар исемлеге
- 1 гыйнвар — Георгий Балл, рус язучысы.
- 14 гыйнвар — Илдар Әхмәдиев - татар рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
- 17 гыйнвар — Жан Дютур, француз язучысы, Француз академиясе әгъзасы.
- 21 гыйнвар — Роза Хәбибрахманова, татар артисткасы.
- 6 февраль — Шамил Исхаков, татар имамы.
- 17 февраль — Радик Фәизов, татар язучысы, хикәяче.
- 1 март — Флера Зыятдинова, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче.
- 11 март — Булат Мансуров, режиссер, артист, сценарист.
- 23 март — Элизабет Тэйлор, АКШ һәм Бөекбритания актрисасы.
- 30 март — Людмила Гурченко, СССР һәм Русия актрисасы.
- 14 апрель — Усман Әлмиев, татар җырчысы.
- 14 апрель — Рафаэль Мостафин, татар язучысы.
- 7 май — Шәүкәт Галиев, татар шагыйре.
- 29 май — Сергей Багапш, Абхазия президенты.
- 31 май — Мөнирә Булатова, татар җырчысы, артист.
- 10 июнь — Юрий Буданов, җинаятьчел Русия офицеры, полковник[133].
- 18 июнь — Елена Боннэр, диссидент, җәмәгать эшлеклесе.
- 17 июль — Гали Акыш, Бөтендөнья Татарлар лигасының башлыгы, җәмәгать эшлеклесе, Төркия татары.
- 11 сентябрь — Рәфис Измайлов, татар журналисты[134].
- 20 сентябрь — Вера Минкина, татар артисткасы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты.
- 26 сентябрь — Вангари Маатаи, җәмәгать эшлеклесе, тынычлык өчен Нобель бүләге иясе.
- 5 октябрь — Стив Джобс, АКШ програмисты, Apple ширкәтенә нигез салучы.
- 8 октябрь — Тәнзилә Эрдоган, Рәҗәп Таййип Эрдоганның әнисе[135].
- 14 ноябрь — Гариф Солтан, күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, «Азатлык радиосы»ның татар-башкорт хезмәтен оештыручы.
- 6 декабрь — Флера Сафиуллина, татар тел галимәсе, филология фәннәре докторы.
- 8 декабрь — Фәнис Яруллин, татар шагыйре, язучы, драматург.
- 17 декабрь — Ким Чен Ир, КХДҖ башлыгы.
- 18 декабрь — Вацлав Һавел, чех дәүләт эшлеклесе, язучы, драматург, диссидент, хокук яклаучы.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары [136]
- Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан.
- Шагыйрь Илфак Ибраһимов.
- Опера җырчысы Альбина Шаһиморатова.
- Рәссамнар гаиләсе — Рөстәм һәм Мария Килдебәковлар.
Нобель премиясе лауреатлары
- Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Брюс Бетлер, Жуль Һоффман, Ральф Стейнман (вафат булганнан соң[137]) [138]
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Сол Перлмуттер, Адам Райсс һәм Брайан Шмидт[139].
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Даниэл Шехтман[140].
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Томас Транстремер[141].
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Томас Сэрджент, Кристофер Симска[142].
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Эллен Серлиф, Лейма Гбоуэ, Тәвәккүл Карман[143].
Шулай ук кара
Искәрмәләр
- ↑ Әнкарада Тукай елына старт бирелде
- ↑ Татарстан Республикасында 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде
- ↑ "Азатлык" радиосы Шүрәле елын игълан итте
- ↑ TIME 2011 ел кешесе дип "протестчыны" атады
- ↑ Эстониядә кулланышка евро керде
- ↑ Европа Берлеген Маҗарстанга тапшырдылар
- ↑ Назарбаев президентлыгын озайтудан баш тартты
- ↑ Аризонада АКШ Конгрессы вәкиле Габриел Гиффордска һөҗүмне тикшерү бара
- ↑ Госман Исхакый мөфтилектән китте
- ↑ Тунис президенты Согуд Гарәбстанына качты
- ↑ Лукашенка дүртенче мәртәбә президентлыкка кереште
- ↑ Русия Давоста кабат "мәйдан тота"
- ↑ Закон "О полиции" принят Думой в третьем чтении (рус.)
- ↑ Төркиядә XXV Универсиада кышкы уеннары старт алды
- ↑ Мисырда каршылык хәлиткеч ноктасына җитте
- ↑ Казанда янгында дүрт кеше һәлак булган
- ↑ Репортаж о ходе церемонии открытия Игр (рус.)
- ↑ Ирек Мортазин шартлы рәвештә иреккә чыгарылды
- ↑ Эрзурум шәһәрендә XXV Универсиада кышкы уеннары тәмамланды
- ↑ Русия “кышкы” вакытка күчмиячәк
- ↑ Мөбәрәк вазифасыннан китте
- ↑ Яңа Зеландиядә 200ләп кеше әле дә җимерекләр астында кала
- ↑ Яңа Зеландиядә сишәмбедәге җир тетрәү нәтиҗәләре: 98 кеше һәлак булган, 226 кеше табылмаган
- ↑ "Россиянин" бәхәсенә Шәймиев тә кушылды
- ↑ Шәймиев:“Чыгышы белән татар булган россияле” дигән сүзтезмә була алмый”
- ↑ Шаттл «Дискавери» отправился в последний полет. (рус.)
- ↑ Стали известны лауреаты премии «Оскар» за 2010 год (рус.)
- ↑ Милиция Полицейскига әйләнде
- ↑ Ишек ачыгыз, полиция!
- ↑ Башкорт яшьләр иттифагы егетләре ачлык гамәлен башлады
- ↑ Эстониядә парламент сайлау
- ↑ Партия реформ победила на выборах в парламент Эстонии (рус.)
- ↑ Япониядә җир тетрәү (фото, видео)
- ↑ Япония Юстиция министрлыгы репорты (ингл.)
- ↑ Япониянең “Фукусима-1” атом электр станциясендәге шартлауда реактор зыян күрмәгән
- ↑ Минтимер Шәймиев: "Төп Закон нигезендә Татарстан – тулы вәкаләтле Президент республикасы"
- ↑ Мисыр референдумында халык күпләп катнаша
- ↑ Саркози: Халыкара көчләр очкычлары Либиягә китте
- ↑ Каршылык чаралары да, анда катнашучылар да арта
- ↑ Россиядә «кышкы вакыт»ка күчүне бетерәләр
- ↑ Назарбаев инаугурациясе 8 апрельгә билгеләнде
- ↑ Мински метросында шартлау: корбаннар бар
- ↑ КДТУда Гагаринның галәмгә очуына 50 ел тулуны студентлар флешмобы белән билгеләп үтәләр
- ↑ Избран муфтий Татарстана (рус.)
- ↑ Русия белән Төркия арасында визалар бетерелде
- ↑ Шаһзадә Уильям Кейт Миддлтон белән никахлашты
- ↑ Барак Обама: Осама бин Ладен үтерелде
- ↑ Eurovision 2011 җыр бәйгесендә Азәрбайҗан җиңде
- ↑ Нью-Йоркта Халыкара Валюта Фонды башлыгы кулга алынды
- ↑ Миронов Федерация Шурасы рәислегеннән алынды
- ↑ Обама "Гарәп язын" яклап чыгыш ясады
- ↑ Абхазия и Вануату установили дипломатические отношения (рус.)
- ↑ Удмуртия арсеналында шартлаулар. Халык читкә чыгарыла
- ↑ Һаагта Младич эше башланды
- ↑ Төркиядә парламентка сайлау бара
- ↑ 2011 елгы сайлаулар Төркия тарихында иң күп хатын-кызның депутат булып Бөек Милләт Мәҗлесенә керүе белән истә калыр
- ↑ Болгар Җыеныннан ФОТОлар
- ↑ Болгарга сәхабәләр исеме кайтты
- ↑ Татарстанда хәләл бизнес белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар
- ↑ Somalia: PM Mohamed Abdullahi Mohamed resigns, BBC (19.06.2011) (ингл.)
- ↑ Сборная России по хоккею получила нового тренера (рус.)
- ↑ Петрозаводски янында очкыч казасында 44 кеше һәлак булды
- ↑ Мәскәү кинофестивале “Дулкыннар”га өстенлек бирде
- ↑ Казанда Таулы Карабах сөйләшүләре үтте
- ↑ Казан Медведевны татар пикетын тыеп каршылады
- ↑ Медведев: "Сабан туе – Русиянең иң матур бәйрәмнәренең берсе"
- ↑ “Тынычлык яратылышы”: кирәкме-юкмы?
- ↑ Компьютерлар татарча сөйләшергә өйрәнә
- ↑ Латин әлифбасы кайтарыла. Әлегә фән өлкәсендә
- ↑ Европа берлеге рәислеге Польшага күчә
- ↑ Кристин Лагард вступила в должность главы МВФ (рус.)
- ↑ Южнокорейский Пхёнчхан получил право провести зимние ОИ 2018 года (рус.)
- ↑ Российский президент направил соболезнования президенту республики Конго (рус.)
- ↑ Көньяк Судан бәйсезлек игълан итүен бәйрәм итә
- ↑ Татарстанда кораб батып бер кеше үлгән
- ↑ News of the Worldның соңгы саны чыкты
- ↑ Получивший независимость Южный Судан принят в ООН (рус.)
- ↑ Норвегиядәге һөҗүмнәрдә 92 кеше һәлак булды
- ↑ Яшьләр көннәре яңа йортта үтәчәк
- ↑ “Татар яшьләре көннәренең төп максаты – милләтне саклап калу”
- ↑ Татарстан мөфтияте Рамазан аенда сәхәр һәм ифтар, намаз вакытларын игълан итте
- ↑ Британиядә чуалышлар башка шәһәрләргә дә күчте
- ↑ Шынҗэн Универсиадасы ачылды
- ↑ Берлин дивары төзелә башлауга 50 ел тулды
- ↑ Триполи взят. Что дальше? (рус.)
- ↑ Абхазиядә чираттан тыш президент сайлавында Александр Анкваб җиңгән
- ↑ Япония парламенты хөкүмәтнең яңа башлыгын сайлады
- ↑ Венеция 2011: “Алтын арыслан” “Фауст”ка эләкте
- ↑ 1 сентябрьдән Русия тугыз вакыт бүлгесенә бүленде
- ↑ Чуашстанда президент атамасы гамәлдән чыгарыла
- ↑ "Локомотив" такымы очкыч казасында һәлак булды
- ↑ Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасыннан алынды
- ↑ Франциядә урамда намаз укуны тыю көчкә керде
- ↑ Матвиенко Русия Федерация шурасы башлыгы итеп сайланды
- ↑ Фәләстин башлыгы БМОда әгъзалык сорап рәсми гариза тапшырды
- ↑ Путин кабат Кремльгә кайтырга әзерләнә
- ↑ Cогуди хатыннары сайлау хокукыны ия булды
- ↑ Миңнеханов Австралия татарлары белән очрашты
- ↑ Төркиянең Тарсус шәһәрендә Габдулла Тукай бульвары ачылды
- ↑ Казанда татар галимнәре җыены үтте
- ↑ “Татар галимнәренең виртуаль музей-китапханәсен булдырырга кирәк”
- ↑ 2011 ел Нобель бүләге ияләрен игълан итү башлана
- ↑ Мөфти наркоманиягә каршы фәтва чыгарды
- ↑ Польша бүген яңа парламентны сайлый
- ↑ Польшада узган сайлауларда хакимият фиркасе җиңә
- ↑ Тимошенко җиде ел төрмәгә хөкем ителде
- ↑ Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең корылтае үтте
- ↑ Казанда Хәтер көне: “Русия президенты Татарстан бәйсезлеген танысын”
- ↑ Казан дөнья тюркологларын җыя
- ↑ “Милләт” басмаханәсе үз милләтендә калды
- ↑ Төркиядә зилзилә корбаннары 500 дән артты
- ↑ Поэт укротил «кельтского тигра» (рус.)
- ↑ Большой театр билетлар тирәсендә җәнҗал белән ачылды
- ↑ Дөнья җиде миллиардынчы баланы көтә. Алты миллиардынчы булып туганы ни хәлдә?
- ↑ Фәләстинне тану ЮНЕСКО-га кыйбатка чыга
- ↑ “Яблоко” фиркасе: “Татар теленең Русиядә дәүләт теле булуы зыян китермәс”
- ↑ G20 Европа бурычлар кризисын чишү юлларын эзли
- ↑ Греция премьер вазыйфасына кеше эзли
- ↑ Италия премьер-министры Сильвио Берлускони вазифасыннан китте
- ↑ Көньяк Осетиядә президент сайлавы үтә
- ↑ Казанга дөньяның иң зур Коръәне кайтты
- ↑ Казанда Финляндиянең виза үзәге ачылды
- ↑ Казанда “Татар егете-2011” билгеле булды
- ↑ Чаллыда Тукайга һәйкәл урнаштырылды
- ↑ "Бердәм Русия" Путинны президентлыкка намзәт итеп раслады
- ↑ Камаллар Мөхлисә Бубыйны мәңгеләштерде
- ↑ Мәскәүдә Путин чорының иң күләмле каршылык чарасы үтте
- ↑ 10 декабрь, Казан, Ирек мәйданы
- ↑ 2011 елның Нобель бүләкләре тапшырылды
- ↑ АКШ Гыйрактагы көчләрен чыгаруны рәсми рәвештә тәмамлады
- ↑ Казакъстандагы чуалышларда ун кеше һәлак булды
- ↑ Миңнеханов Тәһранда миллиардлы килешү төзеде, Әхмәдинеҗат белән очрашты
- ↑ Мәскәүдә полковник Юрий Буданов үтерелде
- ↑ Журналист Рәфис Измайлов вафат булды
- ↑ Рәҗәп Эрдоганның әнисе вафат булды
- ↑ Тукай бүләге лауреатлары билгеле булды
- ↑ Нобель бүләге иясенең вафат булганы ачыкланды
- ↑ Медицина өлкәсендәге Нобель бүләге ияләре билгеле булды
- ↑ Физика өлкәсендәге Нобель бүләген Галәмне өйрәнүче галимнәр алды
- ↑ Химия өлкәсендәге Нобель бүләге Израиль галименә тапшырылачак
- ↑ Нобель әдәбият бүләгенә швед шагыйре ия булды
- ↑ Нобель икътисад бүләге ияләре мәгълүм булды
- ↑ Нобель Тынычлык бүләгенә өч хатын-кыз лаек булды
Сылтамалар
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |