Санскрит: юрамалар арасында аерма
к r2.7.2) (робот кушты: kv:Санскрит |
Ripchip Bot (бәхәс | кертем) к r2.7.1) (робот бетерде: rmy:संस्कृतीकानी छीब |
||
Юл номеры - 138: | Юл номеры - 138: | ||
[[pt:Sânscrito]] |
[[pt:Sânscrito]] |
||
[[qu:Sanskrit simi]] |
[[qu:Sanskrit simi]] |
||
[[rmy:संस्कृतीकानी छीब]] |
|||
[[ro:Limba sanscrită]] |
[[ro:Limba sanscrită]] |
||
[[roa-tara:Lènga sanscrite]] |
[[roa-tara:Lènga sanscrite]] |
18 фев 2012, 04:03 юрамасы
Санскрит | |
Илләр: | |
---|---|
Сөйләшүчеләр саны: |
2212 кеше кеше (1971)[1], |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: |
деванагари һ.б. |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
сан 581 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Санскрит (संस्कृतम् saṃskṛtam [sə̃skɹ̩t̪əm], элегрәк संस्कृता वाक् saṃskṛtā vāk, "сафландырылган сөйләм") — тарихи Һинд-Ария теле, һәм Һиндуизм һәм Буддизмның беренче дини теле. Бүгенге көндә бу тел Һиндстанның 22 рәсми телнең берсе, һәм Уттараханд штатының рәсми теле булып тора.
Классик санскрит якынча безнең эрага кадәр 4-нче гасырда Панини грамматикасында күрсәтелгән. Зур Һиндстан мәдәниятләрендә бу телнең позициясе Европадагы грек һәм латин телләренә охшаш. Бу тел Һинд субконтинентының күп хәзерге телләренә, бигрәк тә Һиндстан, Пакистан һәм Непал телләренә, зур йогынты ясаган.
Санскритның пре-классик формасы Ведик Санскрит дип атала, шул вакытта Ригведа иң борынгы һәм архаик сакланган стадиясе, иң борынгы чыганак безнең эрага кадәр 1500 елга карый. Бу Ригведик Санскритның тарихта теркәлгән Һинд-Иран телләренең иң борынгысы, һәм инглиз һәм күпчелек Европа телләрен керткән Һинд-Европа телләренең иң элек теркәлгән әгзасы булуын күрсәтә.
Санскрит әдәбияты шигърият, драма белән бер рәттән фәнни, техник, философик һәм һиндуизм дини текстларын эченә кертә. Санскрит һиндуизм дини ритуалларында мантра һәм гимн формасында церемониаль тел буларак киң кулланыла. Сөйләм санскрит Һиндстанның кайбер традицион учреждениеләрендә кулланыла һәм бу телне торгызырга көч куела.
Башка телләр белән мөнәсәбәт
Санскрит Һинд-Европа телләр гаиләсенең Һинд-Иран суб-гаиләсе әгзасы. Аның иң якын борынгы "туганнары" булып иске фарсы һәм авеста телләре булып тора. Һинд-Европа телләре гаиләсендә, санскрит характеристик аваз үзгәреше ягыннан сатем теллләренә (бигрәк тә славян һәм балтик телләренә) һәм грек теленә охшаш.
Саннар
Бердән унга кадәр саннар:
- éka-
- dva-
- tri-
- catúr-
- páñcan-
- ṣáṣ-
- saptán-
- aṣṭá-
- návan-
- dáśan-