Шәһит Әхмәдиев: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәһит Әхмәдиев latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 39: Юл номеры - 39:
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Татарстанның мәгариф министрлары]]
[[Төркем:Татарстанның мәгариф министрлары]]
[[Төркем:Татар революционерлары]]
{{DEFAULTSORT:Әхмәдиев, Шәһит}}
{{DEFAULTSORT:Әхмәдиев, Шәһит}}

25 мар 2012, 17:28 юрамасы

Шәһит Әхмәдиев
Туган телдә исем Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиев
Туган 29 декабрь 1889(1889-12-29)
Чистай губернасы, Татар Ялтаны авылы
Үлгән 12 август 1930(1930-08-12) (40 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре классик көрәш
Эш бирүче «Хокук вә хәят» һәм «Кызыл Армия»

 Шәһит Әхмәдиев Викиҗыентыкта

Шәһит Гыймадетдин Әхмәдиевтатар язучысы, журналист, күренекле җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1888 елның 29 декабрендә Татарстанның Чистай районы Татар Ялтаны авылында туа. Башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала, аннары Оренбургтагы Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә һәм Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый.

Ш. Әхмәдиевнең барлык әдәби әсәрләре, нигездә, 1917 елга кадәр язылган. Революция елларында һәм Бөек Октябрь революциясеннән соңгы чорда ул күбрәк публицистик мәкаләләр, истәлек язмалары авторы һәм бигрәк тә күренекле җәмәгать, дәүләт эшлеклесе буларак таныла. Февраль көннәрендә, ул Мулланур Вахитов белән бергә Үзәк Мөселман социалистлар комитетында зур оештыру эшләре алып бара, Казан сәүдә хезмәткәрләре һәм конторщиклары профсоюз оешмасына җитәкчелек итә, соңга таба «Аваз» исемле газета, оештыра.

1921 елда Урта Идел буе өлкәсендә каты ачлык башланып, аңа каршы, көрәш бөтен ил күләмендәге мөһим бер иҗтимагый эшкә әверелгәч, Ш. Әхмәдиев партия Үзәк Комитеты рөхсәте белән Татарстанга кире кайта һәм мәгариф халык комиссары булып эшли башлый. Ул сугыш елларында тәрбиячесез калган, ачлыктан интеккән ятимнәр өчен балалар йортлары, һөнәр мәктәпләре, производство мастерскойлары ачу, республикада мәгариф эшләрен юлга салу, эшче-крестьян дәүләте өчен белемле кадрлар әзерләү буенча зур оештыру эшләре башкара. Бу елларда ул партиянең Татарстан өлкә комитеты члены һәм СССР Үзәк Башкарма комитеты члены итеп сайлана.

1930 елның 12 августында Казанда вафат була. Кабере Казанның Үзәк ял итү паркындагы Туганнар каберлегендә.

Сылтамалар