Дәрдемәнд: юрамалар арасында аерма
Рашат Якупов (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
к added Category:Эшмәкәрләр using HotCat |
||
Юл номеры - 50: | Юл номеры - 50: | ||
[[Төркем:Патша Думасы депутатлары]] |
[[Төркем:Патша Думасы депутатлары]] |
||
[[Төркем:Яхшы мәкаләләр]] |
[[Төркем:Яхшы мәкаләләр]] |
||
[[Төркем:Эшмәкәрләр]] |
|||
[[en:Därdemänd]] |
[[en:Därdemänd]] |
29 мар 2012, 15:59 юрамасы
Дәрдемәнд | |
---|---|
Файл:Дәрдемәнд.jpg | |
Туган телдә исем | Закир Рәмиев |
Туган | 23 ноябрь 1859 Җиргән, Эстәрлетамак өязе, Ырынбур губернасы |
Үлгән | 9 октябрь 1921 (61 яшь) Орск шәһәре |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе |
Җефет | Мәһүбә Борнаева |
Дәрдемәнд, чын исеме Закир Рәмиев — ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе.
Тормыш юлы
1859 елның 23 ноябрендә Ырынбур губернасы Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге Башкортостанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туа. 1862 елның җәендә әтисе, гаиләсен алып, Орск өязенең Юлык авылына күчеп китә. Закирне һәм аның абыйсын башта өйдә укыталар. Аннары Муллакай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр. Закир 1880-1881 елларда Истанбулда яши, төрек телен, әдәбиятын өйрәнә.
Орск сәүдәгәре Закир Борнаевның Мәһүбә исемле кызына өйләнә һәм Ырынбурга күчә. Анда җәмәгатьчелек эшенә, мәдәни-агарту шөгыленә керешә.
1905 елдан Шакир белән Закир Рәмиевләр Оренбургта матбугат чыгару эшен башлыйлар. 1906 елда «Вакыт» гәзите (башта атнасына өч тапкыр, аннары көн дә чыга башлый), 1908 елдан «Шура» журналын чыгара башлыйлар («Вакыт»ның мөхәррире Фатих Кәрими, "Шура"ныкы Риза Фәхретдин була). Бу ике басма да 1918 елда ябыла.
Октябрь инкыйлабыннан соң типографиясен, алтын приискаларын яңа хакимияткә тапшыра. З.Рәмиевның шәхси китапханәсен әрәм итеп, яндырып бетерәләр.
1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була.
Сылтамалар
- Мирас сайтында Дәрдемәнд биографиясе һәм иҗаты
- Дәрдемәнд шигырьләре
- Дәрдемәнд татар әдәбияты дәреслегендә
- Дәрдемәндне зурлый белмибез
- Дәрдмәнднең тууына 150 ел
- Дәрдмәнд – шагыйрьләр солтаны
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |