Якутия: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Якутия latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Glossologist (бәхәс | кертем)
JhsBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2+) (робот өстәде: lez:Саха Республика
Юл номеры - 1294: Юл номеры - 1294:
[[ky:Якутия]]
[[ky:Якутия]]
[[la:Iacutia]]
[[la:Iacutia]]
[[lez:Саха Республика]]
[[lt:Jakutija]]
[[lt:Jakutija]]
[[lv:Saha]]
[[lv:Saha]]

29 мар 2012, 22:36 юрамасы

Саха Җөмһүрияте (Якутия)
Саха Республиката
Республика Саха
Байрак Илтамга
байрагы гербы
урнашуы
Башкала Якутск
Президент Егор Борисов
Хөкүмәт җитәкчесе Галина Данчикова
Дәүләт Шурасы рәисе Виталий Басыгысов
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

3 103 200 км²
0,6%
Халык саны
– Барлыгы (2010)
– Тыгызлык

958 291[1] кеше
0,3 кеше/км²
Вакыт UTC MSK+6 (UTC+10)
MSK+7 (UTC+11)
MSK+8 (UTC+12)

Саха́ Җөмһүрияте́ (Яку́тия) (якут. Саха Республиката, Саха Сирэ) — Русия Федерациясе өчендә булган дәүләти корылма, Русия субъекты, Ерак Көнчыгыш федераль округына керә.

Мәйданы буенча Русиянең иң зур регионы; шуның өстенә, Якутия — дөньяда иң зур административ-территориаль берәмлек. Башкаласы — Якутск шәһәре.

1922 елның 27 апрелендә төзелгән.

География

Чиктәшлек

Як Русия Федерациясенең субъекты
Көнбатыш Красноярск крае
Көньяк-көнбатыш Иркутск өлкәсе
Көньяк Байкал арты крае, Амур өлкәсе
Көньяк-көнчыгыш Хабаровск крае
Көнчыгыш Магадан өлкәсе
Төньяк-көнчыгыш Чукотка автономияле округы

Якутиянең яр буе сызыгының озынлыгы — 4 500 километрдан артыграк. Якутиянең 2/5 өлеше төньяк поляр түгәрәк артында урнаша. Республиканың төньяктан көньякка озынлыгы — 2 500 км, көнчыгыштан көнбатышка — 2 000 км.

Рельеф

Якутск янында Лена елгасы

Якутиянең 2\3 өлешендә таулар урнашлалар. Иң бөек ноктасы — Победа тавы (3147 м, икенче мәгълүмәтләре буенча — 3 003 м; Черский тау сыртында урнаша), яки Мус-Хая тавы (2959 м, икенче мәгълүмәтләр буенча 3 011 м). Якутияыда шулай ук Верхоянск тау сырты урнаша.

Якутиянең көнбатыш өлешне иң зур яссы таулыкларның берсе — Урта Себер яссы таулыгы урнаша.

Эре түбәнлекләр: Үзәк Якутия түбәнлеге, Колыма түбәнлеге, Төньяк Себер түбәнлекнең көнчыгыш өлеше.

Гидрография

Амга елгасы

Якутия — иң елгалы (700 мең елгалар) һәм күлле (800 мең күлдән артыграк) регионнарның берсе. Иң зур елгалар: Лена (озынлык — 4 400 км), Вилюй (2650 км), Оленёк (2292 км), Алдан (2273 км), Колыма (2129 км), Индигирка (1726 км), Олёкма (1436 км), Анабар (939 км) һәм Яна (872 км).

Эре күлләр: Бустак, Лабыңкыр, һ.б.

Табигать

Якутиянең территориясе 4 географик зонасы чикләрендә урнаша: тайга урманнары, тундра, урманлы тундра һәм арктик чүлләре; Якутия күбесенчә мәңгелек туңлык зонасында урнаша.

Үсемлекләр

Тайгада даур карагач күпчелек тәшкил итә, шулай ук нарат, кедр стланикы, чыршы, каен, усак; көньяктагы районнарда — Себер кедры, таулы районнарда исле тирәк һәм чозения таратылган.

Хайваннар дөньясы

Якутия тайга-тундра зоогеографик зонасында урнаша. Монда морж, нерпа, тюлень, ак аю торалар (утраулы территориясендә); поши, төньяк боланы, кабарга, карлы тәкә, изюбр, көрән аю, бүре, кызыл төлке, ак төлке, кеш, ас, себер көзәне, чәшке һ. б.

Республиканың сулыкларда балыкларның 50 төре тора, кошларның 250 төре монда оя ясый.

Климат

Климат — кискен континенталь, кышның озын һәм җәйнең кыска преиоды белән аерылып тора.


Период Гый, °C Фев, °C Мар, °C Апр, °C Май, °C Июн, °C Июл, °C Авг, °C Сен, °C Окт, °C Ноя, °C Дек, °C Ел, °C Ел, % Ел, кВтч/м² Ел, м/с
Айхал −34,5 −30,5 −23,3 −13,7 −3,3 8,7 14,1 9,7 0,5 −12,9 −26,9 −32,3 −11,9 75,0 905,8 3,2
Алдан −26,3 −22,8 −15,0 −4,3 4,9 13,7 16,6 13,3 5,0 −6,4 −18,9 −25,1 −5,4 70,5 1095,8 1,9
Аллах-Юнь −34,6 −31,8 −24,5 −12,5 −1,4 9,7 12,7 9,1 0,7 −14,2 −28,0 −34,6 −12,3 76,2 1051,9 3,4
Алмазный −28,2 −24,4 −17,5 −8,0 3,9 14,0 18,2 14,2 4,4 −7,4 −20,5 −26,6 −6,4 66,4 1048,3 3,2
Амга −41,1 −36,4 −22,6 −5,5 7,2 15,5 18,6 14,3 5,7 −8,9 −28,7 −39,9 −10,0 73,0 1110,4 1,8
Артык −41,0 −38,2 −30,0 −16,9 −4,3 8,1 11,3 6,7 −2,2 −18,5 −33,7 −40,7 −16,5 79,3 1000,8 3,5
Бердигестях −28,9 −25,2 −18,7 −7,9 4,5 15,0 18,9 14,8 4,8 −7,9 −21,3 −28,2 −6,6 67,8 1081,1 3,0
Борогонцы −31,9 −28,1 −20,1 −7,5 5,4 15,7 19,0 14,9 5,1 −9,3 −23,6 −31,7 −7,6 67,2 1081,1 2,8
Верхоянск −47,0 −42,7 −29,8 −12,9 2,8 13,0 15,2 10,8 2,3 −14,9 −36,7 −43,6 −15,1 70,5 938,7 1,7
Вилюйск −36,8 −30,1 −19,0 −6,1 5,5 15,1 18,8 14,2 5,6 −7,8 −25,9 −34,3 −8,3 66,7 1048,3 2,0
Витим −28,8 −23,6 −14,0 −2,6 6,6 14,9 18,3 15,0 6,4 −3,5 −17,1 −26,5 −4,5 73,0 1077,5 2,5
Ленск −29,0 −24,0 −14,7 −3,7 6,2 14,5 17,9 13,9 5,8 −4,9 −19,2 −27,2 −5,3 70,4 1073,8 2,7
Майя −29,8 −26,1 −18,6 −6,6 5,8 15,8 19,3 15,3 5,5 −8,0 −21,6 −29,4 −6,4 66,4 1095,8 2,8
Мирный −28,6 −24,8 −17,7 −8,3 3,5 13,7 17,9 14,0 4,2 −7,6 −20,8 −27,0 −6,7 67,3 1033,7 3,2
Оймякон −47,0 −42,9 −32,4 −14,4 1,9 11,6 13,8 10,1 1,7 −16,1 −37,2 −45,6 −16,2 70,8 1106,7 1,3
Олёкминск −31,3 −25,4 −15,0 −3,1 7,1 15,1 18,4 14,7 6,2 −5,2 −20,9 −29,7 −5,7 70,7 1088,4 2,4
Андреев утравы −31,2 −31,1 −28,8 −22,6 −10,2 −1,2 2,9 2,2 −2,6 −15,0 −26,0 −28,2 −15,9 84,9 668,4 5,7
Покровск −39,7 −33,7 −21,1 −5,4 6,7 15,2 18,6 14,4 5,7 −8,1 −27,2 −38,1 −9,3 69,5 1092,1 2,4
Тикси −31,1 −29,2 −26,4 −18,9 −6,4 3,1 7,6 7,4 1,5 −11,0 −23,8 −28,2 −12,9 81,7 785,3 4,8
Томмот −32,3 −27,7 −19,3 −8,2 2,6 12,8 15,8 12,3 3,3 −10,0 −24,0 −31,2 −8,7 72,7 1073,8 3,2
Удачный −34,4 −30,4 −23,2 −13,6 −3,2 8,8 14,1 9,7 0,6 −12,8 −26,7 −32,1 −11,8 74,7 924,1 3,2
Чульман −30,9 −24,9 −15,6 −5,0 4,4 13,3 16,1 12,9 4,5 −7,4 −21,2 −29,6 −6,9 71,4 1117,7 2,7
Якутск −40,9 −35,9 −21,6 −6,1 6,7 15,4 18,7 14,9 5,7 −8,5 −29,2 −38,8 −9,8 68,9 1081,1 2,0

Сәгать пояслары

Якутиядә сәгать пояслары

Якутия өч сәгать поясларда урнаша:

  1. Якутия сәгать зонасы (YAKT, UTC+10).
  2. Владивосток сәгать зонасы (VLAT, UTC+11)
  3. Магадан сәгать зонасы (MAGT, UTC+12)

Тарих

Беренче меңъеллыкның уртада эвенкларның һәм эвеннарның борынгы бабалары Якутиягә киләләр. Лена краена якутларның килүе аларны Ленадан көнбатышка һәм көнчыгышка китәргә мәҗбүр иткәннәр.

Русия составында

Моны да карагыз: Якутск өлкәсе

XVII гасырның беренче чирегендә рус сәяхәтчеләре Ленага барып җиткәннәр; Якутскны, Жиганскны, Верхоянскны, Зашиверскны, Среднеколымскны нигезләнәләр.

1632 елда Ленаның уң ягында Якутск острогы нигезләнә. 1638 елда Якутск өязе оештырыла, анна соң ул Иркутск губернасы составында Якутия провинциясенә һәм Якутск өлкәсенә үзгәртеп корылган.

Якутия тарихының аерым сәхифә — 1640-еллардан башланган сөрген. XIX гасырдан сөрген күпчелектә сәяси булган: монда декабритслар, 1863 елның күтәрелешнең катнашучылар, народниклар, эсерлар, социал-демократлар үз срогын тутырганнар.

1922 елның 27 аперелендә Якутия Автономияле Совет Социалистик Республикасы (Якутия АССР) оештырыла.

1920-елларда алтынлы Алдан чыганакларның эшкәртелеш башлана. 1930-елларда Көньяк диңгез юлның эксплуатация башлана, Лена тамагында Тикси порты төзелә. 1950-елларның уртасыа кадәр республикада Дальстрой һәм ГУЛагның хезмәт лагерьлары эшләгәннәр.

1950-елларда республиканың көнбатышында алмазлы чыганкларны, ә 1960-елларда республиканың көньягында уран рудалы чыганакларны тапканнар.

1990 елның 27 сентябрьдә республиканың суверенитеты турында декларациясе игълан ителә; 1991 елның октябрендә республикада президент посты оештырып җибәрелә, беренче президент Михаил Ефимов булган.

Халык

2010 елның җанисәбе буенча Якуиянең халык саны — 958 291 кеше. Халык тыгызлыгы — 0,31 кеше/км²; Русия Федерациясе субъектлары арасында халык тыгызлыгы буенча Якутия 80нче урынын ала.

Милли состав

Милләт 1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
Барлык 413 198 (100,0 %) 487 343 (100,0 %) 664 123 (100,0 %) 851 840 (100,0 %) 1 094 065 (100,0 %) 949 280 (100,0 %) 958 291 (100,0 %)
Якутлар 233 273 (56,5 %) 226 053 (46,4 %) 285 749 (43,0 %) 313 917 (36,9 %) 365 236 (33,4 %) 432 290 (45,5 %) 466 492 (49,9 %)
Урыслар 146 741 (35,5 %) 215 328 (44,2 %) 314 308 (47,3 %) 429 588 (50,4 %) 550 263 (50,3 %) 390 671 (41,1 %) 353 649 (37,8 %)
Эвенклар 10 432 (2,5 %) 9505 (2,0 %) 9097 (1,4 %) 11 584 (1,4 %) 14 428 (1,3 %) 18 232 (1,9 %) 21 008 (2,2 %)
Украиннар 4229 (1,0 %) 12 182 (2,5 %) 20 253 (3,0 %) 46 326 (5,4 %) 77 114 (7,0 %) 34 633 (3,65 %) 20 341 (2,2 %)
Эвеннар 3133 (0,8 %) 3537 (0,7 %) 6471 (1,0 %) 5763 (0,7 %) 8668 (0,8 %) 11 657 (1,2 %) 15 071 (1,6 %)
Татарлар 4420 (1,1 %) 5172 (1,1 %) 7678 (1,2 %) 10 976 (1,3 %) 17 478 (1,6 %) 10 768 (1,1 %) 8122 (0,9 %)

Халкының табигый хәрәкәтенең статистиасы

Халык саны, мең кеше Туулар Үлемнәр Үзгәрешләр Туучылар саны (1000 кешегә) Үлүчеләр саны (1000 кешегә) Үзгәрешләр (1000 кешегә)
1970 674 13,899 5,700 8,199 20.6 8.5 12.2
1975 775 15,636 6,242 9,394 20.2 8.1 12.1
1980 887 18,132 7,501 10,631 20.4 8.5 12.0
1985 1,002 22,823 7,266 15,557 22.8 7.3 15.5
1990 1,115 21,662 7,470 14,192 19.4 6.7 12.7
1991 1,110 19,805 7,565 12,240 17.8 6.8 11.0
1992 1,090 17,796 8,710 9,086 16.3 8.0 8.3
1993 1,072 16,771 9,419 7,352 15.6 8.8 6.9
1994 1,051 16,434 10,371 6,063 15.6 9.9 5.8
1995 1,029 15,731 10,079 5,652 15.3 9.8 5.5
1996 1,015 14,584 9,638 4,946 14.4 9.5 4.9
1997 1,003 13,909 9,094 4,815 13.9 9.1 4.8
1998 986 13,640 8,856 4,784 13.8 9.0 4.9
1999 970 12,724 9,480 3,244 13.1 9.8 3.3
2000 960 13,147 9,325 3,822 13.7 9.7 4.0
2001 954 13,262 9,738 3,524 13.9 10.2 3.7
2002 950 13,887 9,700 4,187 14.6 10.2 4.4
2003 949 14,224 9,660 4,564 15.0 10.2 4.8
2004 950 14,716 9,692 5,024 15.5 10.2 5.3
2005 950 13,591 9,696 3,895 14.3 10.2 4.1
2006 950 13,713 9,245 4,468 14.4 9.7 4.7
2007 951 15,268 9,179 6,089 16.1 9.7 6.4
2008 953 15,363 9,579 5,784 16.1 10.1 6.1
2009 955 15,970 9,353 6,617 16.7 9.8 6.9
2010 957 16,109 9,402 6,707 16.8 9.8 7.0

Торак пунктлары

Якутиянең эре торак пунктлары

Торак пункты Якутча исеме Халык саны Торак пункты Якутча исеме Халык саны

Якутск
Якутск
Мирный (Якутия)
Мирный

1 Якутск Дьокуускай 269 486 11 Чульман Чульман 9 767
2 Нерюнгри Нүөрүҥгүрү 61 746 12 Жатай Жатай 9 502
3 Мирный Мирнэй 37 179 13 Покровск Покровскай 9 495
4 Ленск Ленскэй 24 955 14 Олекминск Өлүөхүмэ 9 487
5 Алдан Алдан 21 277 15 Намцы Нам 9 100
6 Айхал Айхал 13 724 16 Чурапча Чурапчы 8 400 (2007)
7 Удачный Удачнай 12 611 17 Томмот Томмот 8 054
8 Сунтар Сунтаар 10 303 18 Майя Майа 7 700 (2007)
9 Вилюйск Бүлүү 10 233 19 Борогонцы Бороҕон 7 350
10 Нюрба Ньурба 10 156 20 Мохсоголлох Мохсоҕоллох 6 698
2010 елның җанисәбе буенча













Административ бүленеш

Республика үз эчендә 36 муниципаль берәмлеккә бүленә: 34 муниципаль районы һәм 2 шәһәр округы.

Картада № Исеме Якутча исеме Халык саны,
мең кеше
Мәйдан,
мең. км²
Административ
үзәге
Городские округа
I Жатай Жатай 9,1
II Якутск Дьокуускай 274,9
Муниципаль районнар (улуслар)
1 Абый Абый улууһа 4,8 69,4 Белая Гора
2 Алдан Алдан улууһа 49,4 156,8 Алдан
3 Аллаих Аллайыаха улууhа 3,2 107,3 Чокурдах
4 Амга Амма улууһа 17,3 29,4 Амга
5 Анабара Анаабыр улууhа 3,7 55,6 Саскылах
6 Булун Булуҥ улууһа 9,7 235,1 Тикси
7 Верхневилюйск Үөһээ Бүлүү улууһа 21,2 43,2 Верхневилюйск
8 Югары Колыма Үөһээ Халыма улууһа 6,9 67,8 Зырянка
9 Верхоянск Үөһээ Дьааҥы улууһа 13,7 24,7 Батагай
10 Вилюй Бүлүү улууһа 27,6 55,2 Вилюйск
11 Таулы Горнай улууhа 11,2 45,6 Бердигестях
12 Жиганск Эдьигээн улууһа 3,98 140,2 Жиганск
13 Кобяй Кэбээйи улууһа 14,0 107,8 Сангар
14 Ленск Ленскэй улууһа 38,8 77,0 Ленск
15 Мегино-Кангалас Мэҥэ Хаҥалас улууһа 32,1 11,7 Түбән Бестях
16 Мирный Мирнэй улууһа 86,0 165,8 Мирный
17 Мома Муома улууһа 4,5 101,7 Хонуу
18 Намцы Нам улууһа 24,3 11,9 Намцы
19 Нерюнгри Нүөрүҥгүрү улууhа 85,8 93,0 Нерюнгри
20 Нижнеколымск Аллараа Халыма улууhа 5,3 86,8 Черский
21 Нюрба Ньурба улууһа 25,9 52,4 Нюрба
22 Оймякон Өймөкөөн улууhа 13,4 92,2 Усть-Нера
23 Оленёк милли Өлөөн улууһа 4,1 318,1 Оленёк
24 Олёкминск Өлүөхүмэ улууһа 29,6 166,7 Олёкминск
25 Среднеколымск Орто Халыма улууhа 7,9 125,2 Среднеколымск
26 Сунтар Сунтаар улууһа 25,5 57,8 Сунтар
27 Татта Таатта улууһа 17,3 18,98 Ытык-Кюёль
28 Томпо Томпо улууhа 15,1 135,8 Хандыга
29 Усть-Алдан Уус-Алдан улууһа 22,4 18,3 Борогонцы
30 Усть-Майя Уус-Маайа улууhа 10,6 95,3 Усть-Мая
31 Усть-Яна Усуйаана улууһа 8,7 120,3 Депутатский
32 Хангалас Хаҥалас улууhа 34,7 24,7 Покровск
33 Чурапча Чурапчы улууhа 19,9 12,6 Чурапча
34 Эвен-Бытантай милли Эбээн-Бытантай улууhа 2,8 55,6 Батагай-Алыта

Икътисад

«Удачная» кимберлит трубкасы

Сәнәгать

Сәнәгатьнең төп секторлары

  • Чыгару (алмаз, нефть, алтын, газ, күмер, һ.б. файдалы казылмалар).
  • Эшкәртү
  • Ягулык-энергетика комплексы
  • Агач сәнәгате
  • Җиңел сәнәгате
  • Азык-төлек промышленносте

Авыл хуҗалыгы

  • Ит, сөт терлекчелеге
  • Ат үрчетүчелеге
  • Бәрәңге-яшелчә хуҗалыгы
  • Кыйммәтле мех хуҗалыгы
  • Боланчылык

Транспорт

Йөкләр хәрәкәте күбесенчә су транспортына туры килә. Навигация периодында Лена, (Вилюй и Алдан кушылдыклары белән), Яна, Индигирка, Колыма елгалары республиканың төп транспорт артерияләр булалар.

Автомобиль юллар

М56 «Колыма» федераль әһәмиятле автомобиль юлы (Якутск — Магадан), М56 «Лена» федераль әһәмиятле автомобиль юлы; «Вилюй» автомобиль юлы (Якутск — Вилюйск — Мирный — Ленск — Усть-Кут — Тулун). Планларда: «Амга» (Якутск — Амга — Усть-Мая) автомобиль юлның Аянга кадәр озынайту, «Яна» (Хандыга — Батагай — Усть-Куйга) һәм «Анабар» (Мирный — Удачный — Оленёк — Юрюнг-Хая) трассаларны төзү.

Һава транспорты

Республикада 32 аэропорт бар.

Тимер юл транспорты

Амур-Якутск магисральнең Беркакит — Түбән Бестях өлеше эшли; планларда — бу юлны Магаданга кадәр озынайту.

Искәрмәләр

Сылтамалар


Калып:Төрки илләр